Журнал «Безнең мирас»

Кәрим Тинчуринның тормышы һәм иҗатына багышланган очрашу үтте

Казан татарлары арасында зур популярлыкка ирешкән мәлендә, нахак яла ягылып, Әстерханга озатылган, бер елдан театр кичәләре ярлылану сәбәпле кире кайтартылган, соңрак "халык дошманы" дигән нахак донос белән тоткарланып, Казан төрмәсендә һәлак ителгән драматург, режиссёр, артист Кәрим Тинчуринның тууына быел 135 ел була.


Мәшһүребезне искә алу, аның тормыш сәхифәләрен, иҗат үзенчәлекләрен яшь буынга җиткерү максатыннан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән дәрес-очрашулар циклын башлап җибәрде. Бүгенге очрашуда Казанның 4 нче гимназия укучылары һәм махсус чакырылган кунак — "Безнең мирас" журналының баш мөхәррире, шагыйрь Ләбиб Лерон катнашты.
Очрашу барышында шагыйрь Кәрим Тинчуринның тормышы һәм иҗаты турындагы шигырьләрен укыды, ә гимназия кызлары драматургның хатыны Заһидә Әхмәрова истәлекләрен сәхнәләштерделәр.


Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру