Журнал «Безнең мирас»

Кияү коймагы – табын байлыгы

Гаилә татар халкында элекэлектән тормышның иң мөһим һәм иң югары кыйммәте булып саналган. Шуңа күрә гаилә кору, гаилә эчендә булган мөнәсәбәтләрне саклап калу һәм ныгыту серләре буыннан-буынга күчкән, кагыйдәләре тарих битләреннән әле дә югалып бетмәгән, үзгәрешсез калган.


Татар туйларын электән үк йоласыз күз алдына китереп булмаган. Мендәргә бастырып кәләшне каршы алу дисеңме, ипи тешләтеп йортның хуҗасын билгеләү, киленнең чишмәдән су алып кайтуы, иртән яшьләргә мунча ягу һәм кияү коймагы пешереп ашату – болар барысы да төгәл итеп башкарылып килгән. Иң кызыгы – атап үткән соңгы икесенең бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә булуы.


Никах һәм туйдан соң иртән яшьләр өчен мунча ягылган. Яшь кияү аннан килен теккән яңа киемнәрне киеп кайткан, ә ул, үз чиратында, хатынына кыйммәтле бүләк – алтын йөзек, балдак яки шәлъяулык биргән. Бу йола кыз куенына салу дип аталган. Яшьләр мунчадан кайтуга, аларны гадәти коймактан кечерәк булган кияү коймагы көткән. Без дә әлеге сыйны Юныс Әхмәтҗанов авторлыгындагы «Татар халык ашлары» китабындагы рецепт буенча пешереп, тәмен татып карау бәхетенә ирештек. Сез дә безгә кушылыгыз!


Кирәкле ингредиентлар:


• 1 кг бодай оны (безнең очракта – гади белен оны);
• 1,6-1,7 л сөт;
• 60-70 г шикәр комы;


• 5-6 йомырка;
• тоз;
• сары май.


Эш барышы:


1. Сөткә йомырка, тоз, сары май (безнең очракта – сыек май), шикәр комы салып, күперткәнче яхшылап туглыйбыз. (Камырның күперүе мөһим, чөнки бу коймакка чүпрә салынмый.)


2. Иләгән он салып, төерләре калмаслык итеп сары каймак сыман хәлгә килгәнче тагын яхшылап болгатабыз.


3. Кызган майлы табага аш кашыгы белән бераз камыр салып, диаметры 4-5 см чамасындагы кечкенә генә күпереп торган коймак пешерәбез.


4. Әзер коймакны тәлинкәгә өеп, каймак яисә катык белән табынга чыгарабыз.



Нәтиҗәбез куандырырлык булды. Мондый ысул белән пешерелгән кияү коймагының тәмле, кояш кебек алтынсу-саргылт, әкиятләрдәге сыман ымсындыргыч икәне ачыкланды. Әлбәттә, кияү коймагын күп итеп пешергәннәр. Беренчедән, татарлар тулы табын артында утырырга күнеккән, икенчедән, бу күренеш кыз әнисенең кияүгә карата ачык йөзен күрсәткән. Шуңа рецепт буенча бирелгән ингредиентларның күләмен үзегезгә яраклаштырырга киңәш итәбез. Ләкин кияү коймагына йомырка күп итеп салынырга тиеш, шуны онытмаска кирәк!


Кияү коймагы кияүне тәмле камыр ризыгы белән сыйлар өчен генә пешерелмәгән, ә кайбер очракларда яшерен сүзләрне җиткерү ысулы буларак та кабул ителгән.


Бу йола турында безгә Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла сөйләде: «Кияү белән кәләш махсус әзерләнгән «ак келәт»кә кереп китә, анда бит инде интим нәрсәләр дә була. Мәсәлән, кәләшнең кыз булмавы ачыклана. Ир-егет берни дә эндәшми, хатынны ярата, гауга куптармый. Икенче көнне мунчадан чыгуларына кияү коймагы әзер була. Әйтергә теләгән фикерен белдерер өчен, кияү коймакны бөкләп төрә дә уртасын тешләп каба, нәтиҗәдә, уртасы тишек коймак барлыкка килә. Шуннан соң әлеге тишек коймакны самавыр янына төпсәгә кыстырып куя. Бу: «Кызыгыз сафлыгын җуйган иде инде, әмма мин аның белән яшәргә риза», – дигәнне аңлата. Ул бер сүз дә әйтми, ләкин аны шуннан аңлыйлар. Менә шул тишек коймак кияү коймагы була инде».


Әнә шундый нечкә темаларны татар халкы, үзенең тыйнаклыгы аркасында, төрле символ-билгеләр ярдәмендә белгертергә мәҗбүр булган. Асылы югалса да, ул йола гади коймак ашау буларак сакланып калган.


Сәхифәне Айзилә Сабирова әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №8. - 110-111 б.


 

Теги: Яңалыклар Татар ризыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру