Журнал «Безнең мирас»

«Йөрәгем кубып өйгә йөгердем»

1921 елның җәе бик эссе булып, июль аенда ук, яңгыр яумаганлыктан, җир йөзе сары төскә керде. Чәчкән ашлыклар чыкмады. Алар урынына чүп үләннәре, урыны белән алабута үләне бик нык уңды. Эшләр кешеләре булгач, көчле кешеләр алабутаны урып алып, сугып, орлыгыннан ярма, он кебек нәрсәләр ясадылар. Саф орлыгыннан гына ясаган ярмасы тәмле, оны бик ачы иде. Кайбер кешеләр имән чикләвегеннән, юкә кайрысыннан он ясыйлар. Ул елның кышы да бик салкын иде. Суыклар, бураннар март азагына кадәр өзлексез булып кына торды. Бөтен җирне тирән кар басты. Безнең әни андый нәрсәләрнең берсен дә әзерли алмады. Эш кешесе булмагач, куркуыннан, әз булса да запас азык булдырган. Шул кышны нәрсәдер суйган. Булган азыкларны бик әзләп, ачтан үлмәслек итеп киләсе ашлыкка кадәре җиткерде.


1921 елның язында бердәнбер җирән биябезне абзардан ат караклары алып чыгып суялар. Җәй сыерны ашлыкка кергән өчен бер аягын балта белән чабып өзәләр.


Авыл, бөтен кеше үлеп беткән кебек, тып-тын. Менә бервакыт капка ярыгыннан нинди тавыш икән дип карасам, коточкыч күренеш шаһиты булдым. Түбән оч Гилүән исемле кешенең һәм хатынының да аркаларына ниндидер тиреләр асканнар да, аларны урам буенча мыскыллап, кыйнап, нәрсәләрдер кычкырып узып баралар. Хатыны да, ире дә яланбаш, пычранып беткәннәр. Йөрәгем кубып өйгә йөгердем.


Кышны чыгып, 1922 елның җәендә бик ачыккан чак та булды. Кемдер Ташкент икмәкле икән дигән сүз тараткандыр. 1921 елның җәендә кайбер кешеләр булган азыгын, балаларын алып, бәләкәй арба белән Ташкентка яки Әмриккә барабыз, дип, юлда бераз баргач та, ачлыктан үлеп бетәләр.


Мин җәйге каникулда булам да яңадан үземнең гомум торагыма китәм. Балалар йортыннан безне күчергәннәр иде инде. Бу торактан безне яңадан Ленин урамындагы төрле буяулы тәрәзәле өйгә урнаштырдылар. Моңа кадәр анда беспризорный балалар яшәгән. Стеналарында кеше каннары каткан, кайбер тәрәзәләр ватык. Укучылар беренче чирек беткәнче укыдылар да кайтып киттеләр. Торакта бары 35 кеше калды. Кызлардан мин берүзем калдым. Шуңа кадәрле Рәйхан исемле бер кыз, ачлык газабыннан котылу өчен, төнлә тышка чыккан да, яланаяк чыгудан суык тидереп, каты авырып, теге дөньяга – тыныч дөньяга китте.


Васфи абый мине карават сыярлык кечкенә бүлмәгә урнаштырды. Караватым ватык тәрәзә янында булганга, аны такта белән кадаклап куйды. Иптәшкә Сәлмәнне бирде. Соңыннан тегүче кызы Сараны әнисе минем янга китереп, бергә тора башладык.


Безгә, ачтан интегеп үлмәс өчен генә (күпме грамм икәнен хәтерләмим), ипи бирәләр. Шуны үзебез иртән бер мәртәбә, кич икенче мәртәбә ашыйбыз. Минем организм көчле булгандыр, ашказаным шуңа күнегеп, ач икәнемне дә белмичә яши бирә идем.


Шул ипине малайлар, түбән базарга төшеп, алабута ярмасына алыштырып менәләр иде. Кич пичтә котелок белән пешерәләр. Алыштырган ипидән бер котелок ботка чыга иде. Ипине дежурлар бүлеп: «Бу кемгә?» – дип кычкырып бирәләр.


Тәрәзәләр ватык, карын ач булганлыктан, аякка киез итек, өстемә тунымны киеп ята идем. Төннәрен бик куркыныч, тышкы ишекләр ачык кала. Бервакыт коридордан узып барганда, пич эченнән 12 яшь чамасы бер ир баланы тартып чыгардык. Ул анда җылынып йоклар өчен кереп яткан, шуңа күрә төнлә куркып, кычкырып уяна идем. Яз көне урамнан сулар акканда зур арба җиккән ат белән канау буендагы үлекләрне җыеп йөриләр.


1922 елның җәендә ашлыклар бик уңа. Үләннәр, какылар өлгергәч, кешеләр бераз хәл ала. Үлми калган кешеләр ашлык өлгерү белән ашый башлыйлар.


Ул елны без класста өчәү генә укыдык: Кручев, Узбеков һәм мин. Алар базарга ипи алыштыру өчен алмашлап йөриләр. Шуның өчен дәрестә икәү генә калган көннәр күп була иде.


Кручев: «Ач та түгел, тук та түгел, бер өйрәнгәч – чурт та түгел», – дип җырлый иде.


Иртән бирелгән ипи белән кайнаган су эчәбез, төшкә «тозлы шулпа» – йә балыктан, йә кәбестәдән, кич – бүлеп куйган ипи белән тагын кайнаган су. Ул елларны чын чәй юк иде.


Җәй авылга кайткач, әрәмәдән кура җиләге яфрагын җыеп, капчыгы белән өелгән ястык, мендәр астына салып кыздырабыз, аннан кайнаган суда кыздырып, пичтә киптерәбез. Сөт белән эчкәндә тәмле чәй була...


Башта теләсә нинди йортта укыдык. Соңыннан «Реальное училище»ны бетереп, зданиесен педтехникумга бирделәр, иркен сулыш алып шунда укый башладык.


Укытучылар югары белемле, тәҗрибәле, бик яхшы укыталар һәм таләпчән иде. Без, кызлар, математика, физика, химия кагыйдәләрен ятка бикләп, сорасалар чатнатып әйтә идек. Үзем русча әз белгәнлектән, ул фәннәрне уртача гына укып, ана теле, җыр дәресләрен яхшы укый идем.


1922 елның җәендә ашлыклар бик уңганлыктан, әнинең әз генә чәчкән җирен уру, җыештыру да бик авыр иде. Шул җәйне арыш урган җиремнән авырып кайттым һәм күпмедер вакыт ятканнан соң терелдем.


Текстны басмага Ләйсән Данилова һәм Гөлнара Халморадова әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №2. - 37-39 б. 

Теги: Шәкүрә Юзеева Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру