Журнал «Безнең мирас»

Рөстәм Шәфигуллин: «Бүрек татарны затлы итеп күрсәтергә тиеш!»

– Рөстәм әфәнде, бүрек тегү һөнәренә кайда өйрәндегез?


– Әтием Казан шәһәрендә танылган сәгать төзәтү остасы иде. Әмма, үзгәртеп кору елларында, СССРда җитештерелә торган сәгатьләрне Кытайның электрон сәгатьләре алмаштырды. Шулай итеп, кешеләр, сәгатьләрне төзәттермичә, яңаны сатып ала башлады. Әтием алдында: «Нәрсә эшләргә? Нинди хезмәткә керешергә?» – дигән сораулар туа. Гаиләне тәрбияләргә, тормышны алып барырга кирәк... Белгәнегезчә, татарлар кул кушырып утыра торган халык түгел! Әтием энесе белән үзлегеннән бүрек тегү кәсебен үзләштерде. 1990 нчы елларда мех фабрикалары акрынлап ябылды, шул ук вакытта милли әйберләр белән кызыксыну башланды. Ул заманда Татарстанда хәзерге кебек затлы каракүл мехлар юк иде әле. Әтием бүрекләрне байбак, су күсесе, төлке, хәтта бозау белән ат тиресеннән дә текте. Сирәк кенә нерпа, чәшке мехлары да була иде. Соңыннан чәшке бүрекләрнең модасы бетте. Әтием өйдә эшли иде. Шулай итеп, мин бу һөнәргә кечкенәдән өйрәнеп үстем һәм 16 яшемдә беренче бүрекне тектем. Һөнәри осталыкны арттыру өчен, әти мине Минскидагы остаханәгә җибәрде. Шунда бер ай цехта яшәп һәм эшләп, колакчын бүрекләр тегәргә өйрәндем. Биредә бик тәҗрибәле, совет чорыннан ук эшләүче атаклы белгечләр бар иде. Казанга кайтып, тарих китапларын укый торгач, бүрекне, аеруча каракүл бүрекләрне борынгы бабаларыбыз яратып кигәнен белдем һәм әтиемнең эшен дәвам иттем.



– Тирене читтән китерәсез, бездә үрчетелә торган сарыкларныкы ярамыймы?


– Колакчын бүрекләр тегәр өчен бездә җитештерелгән тиреләр дә ярый. Әмма каракүл бүрек өчен өч айлык яшь бәрән тиреләрен Үзбәкстаннан һәм Молдовадан сатып алабыз. Шундый ук тиреләр Төньяк Кавказда да бар. Безнең якта үскән бәрән тиреләре гади бүрекләр өчен генә ярый, ә каракүл формалашсын өчен, аерым токым сарыклар һәм җылы климат кирәк. Салкын климатта тире калын була һәм ул нәфис бүрекләр өчен яраксыз. Яхшы, затлы, матур бүрекләр килеп чыксын өчен, мехның да өлгергән һәм сыйфатлы булуы мөһим. Тире начар булса – зур проблема. Шуңа күрә, аны үзебезгә барып карап алырга кирәк. Бер тире якынча 3 мең сум чамасы торса, аеруча затлы тиреләрнең бәясе 10 мең сумнан артып китә. Татарстанда иске туннардан да бүрек тегүчеләр бар, әмма миңа мехның яңа һәм яхшы сыйфатлы булуы шарт.


– Белүебезчә, калыпларны ясар өчен дә аерым талант кирәк...


– Калыплар – бүрек эшендә иң мөһим әйбер. Бүрекнең башка таман килүе өчен, калыплар төгәл эшләнгән булырга тиеш. Аларның күбесе миңа әтидән калды. «Бер калыпны ясар өчен бер атна чамасы вакыт үтә», – дип сөйли иде ул. Ул аларны үзе ясамады, ә махсус осталардан сатып алды. Күрүегезчә, алар тоташ бүрәнә түгел, ә бер-берсенә ябыштырып эшләнгән аерым такта кисәкләреннән гыйбарәт. Бүрек эше өчен кирәкле эш коралларының, кайчыларның, чүкечләрнең күбесе әтиемнән калды. Әти эшнең барлык этабын да диярлек кулдан башкара иде. Соңгы елларда заманча тегү машиналары сатып алдым. Хәзер исә бүрекнең почмакларын тегү эше генә кулдан башкарыла.


– Тире остаханәгә килеп кергәннән соң иң беренче эш нидән гыйбарәт?


– Иң әүвәл – сортларга аерабыз, папахага һәм колакчын бүреккә яраклы мехларны барлыйбыз. Эчке ягын эшләгәндә заманча синтепон материалларны файдаланам. Аларны Новосибирскидан махсус кайтартам. Формага китерер өчен элегрәк җилем файдаланылса, хәзер исә каты материалларны тиешле үлчәмгә туры китереп, катыргы ясыйбыз. Шуннан соң тегү процессы башлана.


– Сезнең бүрек башка төрки халыкларныкыннан нәрсәсе белән аерыла?


– Дагестанлыларның бүреге биек, ә татарныкы кәләпүш кебек тәбәнәк. Казакъларныкының өстендә бизәкле тукыма материал урын алса, безнеке тулысынча мехтан тегелә һәм җылырак.


– Сатып алучыларыгыз кемнәр?


– Офицерлар, полковниклар «папаха» һәм «ушанка»ларны күпләп сорый. Алар биегрәк итеп, калынрак тиредән эшләнә. Бүрекләрне әле яңа гына Новосибирскига җибәрдем. Кире кайтаручылар юк, яхшы фикерләр калдыралар, чөнки һәр бүрекне җиренә җиткереп, намус белән тегәм. Хәтта Казакъстаннан да заказлар була. Белгәнегезчә, бу һөнәр буенча аларның үзләрендә дә осталар җитәрлек, әмма алар безнекен югарырак бәяли.


Милли әйберләр, шул исәптән каракүл бүрекләр белән кызыксыну елдан-ел арта бара. Шагыйрь Ләбиб Леронга рәхмәт! Аның тырышлыгы белән, күп кенә татар зыялылары татар бүреге – каракүл бүрек кия башлады.


Татар конгрессы оештырган төрле күргәзмә һәм Сабан туйлары вакытында да сатып алучыларыбыз бар. Соңгы елларда бүрек тегү эшенә кайбер үзгәрешләр дә керттек. Әйтик, аеруча авыл бабайлары зиратта йөргәндә салкын була, дип, колакны каплый торган махсус тукыма белән тектерә башлады. Бүрекне әтиләргә, бабайларга бүләк итеп сатып алучыларның артуы бигрәк тә сөендерә. Каракүл бүрекләр яшь егетләрне затлы һәм эшлекле итеп күрсәтә. Шулай ук миллилекне, милли киемне, гореф-гадәтләрне саклау да мөһим.


Бүрек тегүне мин көндәлек эш буларак түгел, ә хобби, күңел тынычлыгы өчен кирәкле шөгыль буларак кабул итәм. Бу эштә ашыгырга кирәкми. Иң мөһиме – бүрекнең сыйфаты һәм матурлыгы. Бүрек татарны затлы итеп күрсәтергә тиеш!


Әңгәмәдәш – Ленар Гобәйдуллин


"Безнең мирас". - 2022. - №3. - 26-29 б. 

Теги: Яңалыклар Татар гаме

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру