Журнал «Безнең мирас»

Бер рәсем тарихы

Бу рәсемгә күз салгач, журнал укучыбызның: «Нинди хәрабәләр уртасында басып тора икән болар?» – дип уйлап куюы бар. Юк, ялгышасыз, хөрмәтлем. Г.Камал театрының Кабан күле буенда төзелүче, киләчәктә җилкәнле корабны хәтерләтеп торачак матур яңа бинасы төзелешендә өмә көнне, 1985 елның апрелендә алынган рәсем бу. Ә анда мин (сулдан икенче) обкомда бергә эшләгән хезмәттәшләрем Равил Йосыпов (сулдан беренче), Салих Гарипов һәм Дина Свирская белән бер-ике минут ял итеп алган мизгелдә сурәтләнгәнбез. Ул заманда Ленин туган көнне өмәләр ел саен, илнең һәр шәһәрендә һәм авылында үткәрелә иде.



Рәсемне әле дә кадерләп саклыйм. Ул миңа яшьлегемдә театр әһелләре белән аралашкан елларны искә төшерә. Университетны 1959 елда «Шәриф Камалның «Козгыннар оясында» драмасының сәхнә тарихы» дигән темага диплом эше яклап тәмамладым. Моның алдыннан миңа театрда күренекле артистларыбыз Хәлил ага Әбҗәлилов, Хөсәен ага Уразиков, Нәҗип ага Гайнуллин, режиссёр Ширияздан ага Сарымсаков белән очрашып сөйләшергә туры килде. Чөнки аларның әлеге драманы сәхнәләштерүдә турыдан-туры катнашы булган.


Ни кызганыч, аларның барысына да М.Горький урамыннан яңа бинага күчеп, иҗади эшчәнлеген дәвам итәргә насыйп булмады. Сәхнәдә өлкәннәрне Мәскәүдә укып кайткан щепкинчылар, яшь талантлар алмаштырды.


Театр-сәхнә җене үземә дә кагылган иде. Укуымны бетереп, Камышлыга эшкә баргач (Самара өлкәсе), авыл яшьләре белән өч татар драматургының пьесасын сәхнәгә куйдык. Без яшь чакта спектакльләр уйнап торган театр бүген дә исән, аңа хәтта халык театры исеме бирелгән.


Г.Камал театры бинасының ишеген ачып кергәндә, кылт итеп әлеге өмә көне, дусларым-хезмәттәшләрем, студент чакта аралашкан бөек артистларыбыз хәтергә төшә.


Минвәгыйз Зәйнетдинов


Безнең мирас. - 2016. - №12. - 90 б. 

Теги: Минвәгыйз Зәйнетдинов Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру