Айдар Фәйзрахмановның "Олы юл" дип аталган яңа китабы басылып чыкты
Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт филармониясенең һәм ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның "Олы юл" дип аталган яңа китабы басылыпчыкты.

"Олы юл" дип аталган яңа китапта Айдар Фәйзрахмановның Г.Морат, И. Юзеев, М. Әгъләмов, Р.Әхмәтҗанов, И. Иксанова, Р.Корбан, Х. Әюп, Р. Әхмәтҗанов, Ф. Сафин, М. Әгъләмов, Р. Бакиров, С. Әхмәтҗанова, Ш. Биккол, Р. Мингалим сүзләренә язган 35 җыры тупланган.
Ике басманың да төзүчесе һәм мөхәррире – Татарстанның атказанган артисткасы Гөлшат Шәрәпова. Ноталарны Илнар Фәйзетдинов язган.
Китап 1000 данә тираж белән «Татмедиа» АҖ филиалы «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексында басылган.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА