Журнал «Безнең мирас»

Хәлил хан

Хәлил хан (?-1467) – Казан ханлыгының өченче идарәчесе. Ул 1465 елдан алып 1467 елга кадәр хакимлек иткән.

 

«Мәхмүд ханның ике улы – Хәлил белән Ибраһим кала. Тәхеткә Хәлил хан менә. Ул бик кыска вакытта ханлык итә, һәм аның идарәсе турында без берни белмибез. Хәлилнең ханлык итүенә шикләнүчеләр дә бар, әмма Казан ханнарының борынгы шәҗәрәләрендә аның исеме теркәлгән. Рус елъязмаларында исә бу турыда хәбәр-хәтер юк».

Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)

 

 

«Мәхмүд хан вафаты соңында угылы Хәлил хан тәхеткә чыккан иде, ләкин 1467 елда үзенең бер тумасы шаһзадә Ибраһим моңа каршы чыкты. Шуннан башка хәле мәгълүм түгелдер».

Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)

 

 

«Хәлил хан бине Мәхмүд хан. Атасыннан соң Казан тәхетенә утырып хан була, ләкин 872 (1467) елда бертуганы – Ибраһим тарафыннан җиңелеп, патшалык вакыты тиз бетә. Аның турында язылган хәбәрләр табылмады».

Шиһабетдин Мәрҗани «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» (1880)

 

 

 

  1. Хәлил – Мәхмүд ханның өлкән улы. Казан шәһәрендә туган һәм биредә үскән беренче хан.
  2. Хәлил хан исеме XVI гасыр сәяхәтчесе Сигизмунд Герберштейнның «Rerum Moscoviticarum Commentarii» («Записки о Московии») дигән хезмәтендә «Chelealek» («Хелеалек») рәвешендә телгә алына. Шулай ук К.Ф.Фукс та үзенен әсәрендә, Казан ханнарының борынгы татарча исемлегеннән файдаланып, Хәлил хан исемен телгә ала.
  3. Һади Атласи «Мәхмүд белән Ибраһим арасында Хәлилнең булуында hич шөбһә юктыр», – дип белдерә, аның Олуг Мөхәммәд оныгы икәнен, өч ел чамасы хакимлек итүен искәртә. Шул ук мәгълүматны Ш.Маржанинең «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» хезмәтендә дә очратып була.
  4. Хәлил хан чорында ике сәяси юнәлеш төсмерләнә башлый: берсе хакимиятне якласа, икенчесе аңа оппозициядә булган. Оппозиция башында Габделмөэмин бәк торган.
  5. Хәлил хан нугай бәге Тимернең кызы Нурсолтанга өйләнгән. Хәлил хан 1467 елда дөнья куя, аның балалары булмый. Шул сәбәпле, тәхеткә аның энесе Ибраһим утыра. Йоланы үтәп, Нурсолтан ханәкә мәрхүм иренең энесенә – Ибраһимга кияүгә чыга. Габделмөэмин фиркасе хан тәхетенә Хәлилнең абзыйсы Касыйм ханзадәне утыртырга тели.

 

Рәсемнәр:

 

  1. Сигизмунд фон Герберштейнның «Rerum Moscoviticarum Commentarii» хезмәте. 1549 ел
  2. Сигизмунд фон Герберштейн (1486-1566)
  3. «Нурсолтан». Рушан Шәмсетдинов рәсеме
  4. «Нурсолтан». Рушан Шәмсетдинов рәсеме

 

«Безнең мирас». – 2025. – №4. – Б.22-23.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру