Журнал «Безнең мирас»

Мәхмүд хан

Мәхмүд хан (?-1465)– Казан ханлыгының икенче идарәчесе. Ул 1445 елдан алып 1465 елга кадәр хакимлек иткән.

 

«Олуг Мөхәммәднең үлеменнән соң, тәхеткә аның улы Мәхмүд утыра. Мәхмүд солтан, әтисе оештырган эшләрдә катнашып, үзен күренекле шәхес итеп таныткан була инде. Мәскәүнең бөек кенәзе Василий Икенче әсирлеккә алынган атаклы Сүздәл сугышында чирү башы булып Мөхмүд торган. Рус елъязмаларында Мәхмүд еш кына әтисе белән берге искә алына. Биләүдәге җиңүне дә кайбер елъязмалар Мөхәммәд «улы Мәмәтүк белән бергә» яулаган, дип әйтәләр».

 

Михаил Худяков «Очерки по истории Казанского ханства» (1923)

 

«Русларның иске тарихчылары үз диннәренә якын hәм үз милләтләренә карата шәфкатьле вә яклаучан булган ханнар турында: «Болар христианнарны дошман күрәләр һәм христианнарга карата бик каты иделер», – дип билгеләп үтәләр. Бу аларда бер гадәттер. Алар карашынча, гакыллы вә яхшы хан булыр өчен, үз мәмләкәтендә христиан руханиларына чикләнмәгән ирек белән йөрергә ихтыяр бирелергә тиешле. Руханилар да, хәтта ханнарның сарайларына кадәр кереп, хатын вә кызларны өшкереп йөрсеннәр. Шул сәбәпле, Рычков, Карамзин вә башкалар Мәхмүд хан хакында: «Христианнарга бик дошман, аларны бер дә сөйми иде», – дип белдерәләр, әмма христианнарга нинди золым күрсәткәндер, аны исә әйтә алмыйлар. Шуның өчен, русларның иске тарихчыларының сүзләренә һарвакыт сак килергә һәм һәрьяклы тикшереп хөкем йөртергә тиешле. Тиешенчә әһәмият бирелмәсә, алдану бик җиңелдер».

 

Ризаэддин Фәхреддин «Казан ханнары» (1995)

 

 

  1. Урыс чыганакларында Мәхмүднең исеме еш кына кечерәйтелгән исем белән «Махмутек» дип йөртелә.
  2. Мәскәү Казанга 1445 елда җиңелгәннән соң, берничә дистә ел дәвамында ясак түләгән һәм шул акча сәүдә эшләрен киңәйтергә җай тудырган. Мәхмүд хан, зур акча туплап, Казан кирмәнен ныгытып төзи башлаган.
  3. Бөек Идел юлы өчен 1446, 1448 нче елларда Мәскәү кенәзлегенә каршы сугыша. Сугышлар нәтиҗәсендә татар-болгар чирүе рус гаскәрләрен җиңгән. Мәскәү янында Касыйм ханлыгы барлыкка килгән.
  4. Шул ике сугыштан башка Мәхмүд әллә ни зур орышлар куптармаган. Димәк, гаярь сәргаскәр булуына карамастан, Мәхмүд тынычлыкны ярата торган хан булган. Сугышмыйча, үз дәүләтенең икътисади үсешен тәэмин итәргә тырышкан.
  5. Мәхмүт хан чорында Казан тулысынча халыкара сәүдә үзәгенә әверелә. Бирегә Урта Азиядән, Себердән, Фарсы иленнән, Кавказ аръягыннан, Идел буеннан һәм Русиядән сәүдәгәрләр һәм товарлар агылган.
  6. Казанда ел саен халыкара ярминкә үздырыла торган булган. Ул җәй көне Казан янындагы утрауда үткәрелгән. Руслар аны «Гостинный остров» дип атаган.
  7. Мәхмүд хан идарә иткән чорда Казан ханлыгының дәүләт идарәсе тәртибе формалашып беткән. Казан ханлыгы ныклы тотрыклы дәүләткә әверелгән.
  8. 1977 елда Казан кирмәнендә археологик казынулар алып барылган һәм Сөембикә манарасы янәшәсендә төрбә нигезләре табылган. Анализлардан соң, биредә җирләнгән затлар ачыкланган. Шуларның берсе – Мәхмүд хан.
  9. 2017 елның 19 маенда Мәхмүд хан белән Мөхәммәд Әмин хан Казан кирмәнендә урнашкан Ханнар төрбәсендә махсус җеназа йолалары буенча җирләнгән.
  10. 1994 елда Мәскәү антропологлары Мәхмүд ханның кыяфәтен торгызып караган: мәрхүм монголоид антропологик тибының Үзәк Азия вариантының вәкиле булган. Бите зур яңаклы, күз кабагы салынып тора, төз, әз генә чыгып торган борынлы. Кул сөякләренең һәм баш сөягенең арткы өлеше төзелешендәге үзенчәлекләр атта йөргәндә барлыкка килә торган физик йөкләнешнең озакка сузылуын күрсәтә: иңбашлары артка чигерелгән аркасы турайган һәм башы бераз артка салынган. Кайбер билгеләр туклануның күчмә тормышка хас сезонлылыгы турында сөйли.

 

Рәсем астлары: 1. Мәхмүд хан бюсты

2. «Мәхмүд хан». Рушан Шәмсетдинов рәсеме

3. Казан кирмәнендәге Ханнар төрбәсе

4. Казан кирмәнендәге Ханнар төрбәсе

 

«Безнең мирас». – 2025. – №3. – Б.12-14.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру