«Киллер»
Назыймның кәбестәсен сул як күршесе Касыймның кәҗәсе ашап чыкты.
— Бетерәм! – дип кычкырды Назыйм ярсуына чыдый алмыйча.
— Киллер яллыйм! Соңгы кәбестәнең дә башына җитте бит, юньсез.
Шулчак аңа арткы урамнан кемдер сүз кушты:
— Нихәл, Назыйм абзый! Кемне яллыйм дисең?
— Әй, син икәнсең әле. — Назыйм бакча арты рәшәткәсенә тотынып басып торучы сәрхүш Ирекне шәйләп алды. — Бар, юлыңда бул, торма эчемне пошырып.
Өйгә кереп китмәкче иде, кинәт башына уй керде:
— Юк, тукта, китми тор. Хәзер яныңа чыгам. — Назыйм, тиз-тиз атлап, арткы ишектән Ирек янына чыкты да аның колагына пышылдап кына нидер әйтте.
— Була ул, Назыйм абзый! – диде Ирек авызын колакларына кадәр ерып. — Синең өчен җан да җәл түгел. Тик бәясе югарырак булыр: кәҗә хәтле кәҗә бит ул!
— Риза. Әйт бәяңне?
— Монда ярты белән генә булмас. Берне алырсың. Эше бик хәтәр бит. Җавап тотарга туры килүе бар!
— Нәрсә өчен? «Кәҗә мал түгел, баҗа туган түгел», – дип юкка гына әйтәләрмени?!
— Син алай димә, Назыйм абзый. Кәҗә булса да, аяклы мал бит ул. Җитмәсә, шәхси милек. Ә шәхси милекне юк иткән өчен нәрсә буласын беләсеңме?! — Ирек, бик җитди кыяфәт алып, имән бармагын югары күтәрде.
— Беләм, чуртым да булмый. Әгәр егет икәнсең, син аны беркем дә сизмәслек итеп эшлә.
— Ничек итеп?
— Соң, ничек итеп дип, переездда дустың Илсур тора бугай.
— Шуннан, торса ни?
— Менә шул переездда шлагбаум бар.
— Булса соң.
— Тавык мие эчкән нәрсә, шуңа да башың җитмиме?
— Син алай мыскыл итмә. Шалиш, брат, ун класс бетергән грамоталы кеше мин!
— Йә, ярый, шаярттым гына, – диде Назыйм аның җилкәсенә кулын салып. — Шул тирәдә казыкка Касыйм кәҗәсен бәйләп куя. Син болай ит. — Назыйм Ирекнең колагына үрелде.
— Ну баш та инде үзеңдә, Назыйм абзый. Киттем. Бер аягым монда, икенчесе анда булыр. Кәҗәнең эше беткән дип исәплә. Бер сәгатьтән сугылырмын.
Көтеп-көтеп тә күренмәгәч, Назыйм, күрше авылга барган булып, карап кайтырга уйлады. Матаен ындыр артына боруга, өзелгән бауны сөйрәп каршысына атыла-бәрелә чабучы күрше кәҗәсен күрде. Югары күтәрелгән шлагбаумда бау кисәге генә эленеп тора иде.
Теги: Фирдәвес Зариф

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА