Журнал «Безнең мирас»

Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: «Ир бала һәм кыз бала арасында аерма зур»

Хәзер яшьләр әти-әнисеннән аерым яшәргә омтыла. Яшь кешенең, балигъ булгач, мөстәкыйль тормыш корырга тырышуы табигый сыман. Тик әти-әниләрнең күпчелеге моңа риза түгел. Бу хәлгә динебез ничек карый, дип Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Нурулла хәзрәт, соңгы вакытта кайбер яшьләр, бигрәк тә студентлар, әйтик, Казанда туып-үсүгә карамастан, әти-әнисе өеннән чыгып китеп, аерым торырга тели. Әмма әти-әниләрнең күпчелеге: «Сиңа аерым яшәргә иртә әле», – дип нарасыен бу нияттән туктатмакчы…

– Бисмилләһир-рахманиррәхим! Әлбәттә, мондый хәлгә – баласының мөстәкыйль яшәргә омтылуына әти-әнисе әзер булырга тиеш, – дип сөйли башлады Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин. – Без болай да аларны кечкенәдән мөстәкыйльлеккә өйрәтәбез. Үсеп буйга җиткәч, аерым яшәргә телиләр икән, акча сорап ятмасалар, миңа калса, бу ниятләрен хупларга гына кирәк.

Әмма аерым фатир алып, тормышларына акча биреп тора башласаң, әлбәттә, бу мөстәкыйльлек булмый. Мөстәкыйльлекнең чын мәгънәсе өйдән чыгып китү генә түгел, ә әти-әнидән акча алмау һәм, киресенчә, аларга булыша башлау. Әгәр аерым тормыш кора, үзләренә ашарга пешереп, киемнәрен юып, дөнья көтәргә акча табып яши алсалар, ризалык бирергә кирәк. Болай булганда элек әти-әниләр куанган. Кыз кияүгә китте икән, Аллаһка шөкер, ашатырга, киендерергә, укытырга кирәкми. Әгәр малай эш табып, эшли башласа, Аллаһка шөкер, өстебездән төште, дип шатланырга кирәк. Аерым яшисе килә дип әйтәләр икән, әйдә, яшәсеннәр.

Дөрес, аерым яшәгәндә алар хаталанырга, гөнаһ кылырга мөмкин дигән куркыныч бар. Монысы инде синең тәрбияңә бәйле. Нинди тәрбия биргән булсаң, алар шуның белән яшәячәк. Хаталанган, гөнаһ кылган икән, димәк, тәрбияң шундый булган. Тәрбиясе дөрес булмаса, яныңда торса да, син аны хаталардан саклап бетерә алмыйсың.

Әмма өйләнгәндә, кияүгә чыкканда балаларның тормышында барыбер бераз катнашырга кирәк. Аларны өйдән чыгарып җибәреп, барыгыз, берәр кемне табыгыз, дип битараф карап торырга ярамый. Ир-егетләргә дә, кызларга да тиң ярын табарга булышырга кирәк. Таныш кешеләр арасыннан белешергә мөмкин. Кечкенә чактан ук чамалап, кара моның кызы, тегенең малае үсә икән, дип фаразлап торуың мәслихәт. Бу бит берике айда, бер-ике елда гына тормышка ашырып була торган эш тә булмавы ихтимал. Хәтта кайбер кешеләр балалары тууга эзли-чамалый. Кызымны кемгә бирим, улымны кемгә өйләндерим икән, дип уйлана. Кайвакыт, безнең кыз, сезнең малай бар, үскәчтен, әйдәгез, аларны кавыштырыйк әле, дип сөйләшеп тә куялар. Шәригать буенча андый гадәт бар. Мондый очракта әти-әни катнашырга тиеш. Инде бала, үзем аякка басып, мөстәкыйль тормыш корам, дип әйтә икән, «әлһәмделиллаһ», дияргә кирәк.

Хәзер әле әти-әниләр, киресенчә, баланы өйдән чыгарып җибәреп булмый, дип зарлана. 30-40 яшькә җиткәннәр, өйләнмиләр дә, кияүгә дә чыкмыйлар, безнең белән рәхәтләнеп торалар, өйдән чыгара алмыйбыз, диләр. Шуңа күрә бу актуаль мәсьәлә. Ә инде ниндидер бунтарьлык белән: «Өйдән чыгып китәм!» – дип әйтәләр икән. Бу – мөстәкыйльлек түгел, үпкәләп чыгып китү теләге генә. Иреклек белән мөстәкыйльлекнең аермасы зур.

Әгәр кешене диңгез уртасына ыргытасың икән, ул батып үләргә ирекле. Кыскасы, яшьләр иреклек белән мөстәкыйльлекне бутарга мөмкин.

– Бәлки, бу хәл хәзерге студентларның эшләп укуына бәйледер. Эшләгәч, кулга акча керә башлый, әти-әнидән сорыйсы юк, үзләрен инде мөстәкыйль хис итә.

– Бик әйбәт! Әти-әнигә сөенеч кенә бу! Мондый очракта, ярар, үзең генә тор, укы да, эшлә дә, дип әйтергә генә кала. Андый очраклар бар. Өйдән чыгып китәләр дә фатир юнәтеп тора башлыйлар. Үзләре пешереп ашыйлар, киемнәрен юалар. Тик студент чорында эшләгән хезмәт хакының гына җитмәячәге ачыклана. Хәзер түләп укучылар да шактый. Киредән әти-әни янына кайтырга мәҗбүр булалар. Шуңа күрә теләк белдергәндә, яшәп карасыннар әле, дип җибәрергә кирәк. Чыгып китсәң, син минем кызым яки улым түгел, дип кистереп әйтеп, озатырга ярамый.

Дөрес, ир һәм кыз балалар арасында аерма бар. Кызларны берүзләрен чыгарып җибәрергә ярамый. Шәригать буенча кызлар аерым гына тора алмый. Иптәш кызы белән дә тормыйлар. Ул туган түгел бит инде. Кызлар ир туганы белән торырга тиеш. Әтисе, дәү әтисе белән торырга мөмкин. Әти-әнисе ягыннан булган абзыйлары, энекәшләре белән тора ала. Кияүгә биргәндә генә кызны өйдән чыгарып җибәрергә була.

Кызны чит илгә, чит шәһәргә ялгызы гына укырга җибәрү дә дөрес гамәл түгел. Чөнки чыгып киткәч, кемдер аның янына килеп, «яратам» дигән булып, башын әйләндерергә мөмкин. Шундый күп очраклар була. Каядыр ял итәргә баргач, кем беләндер танышып кайталар. Ә ул нинди кеше, юньлеме – билгесез. Күптән түгел бер ерак танышым кызын Чехиягә укырга җибәргән. Шунда чех егете белән танышып, балага узган бу. Хәзер нәрсә эшләргә инде, дип башлары каткан. Никах укытырга кирәк, әмма теге егет мөселман түгел. Яшьләр, бер-беребезне яратабыз, диләр. Аптыраш! Шуның өчен кыз баланы читкә җибәрмәү хәерлерәк.

– Тыңламыйча, җыенып чыгып китсә?

– Кыз бала тыңламыйча чыгып китә алмый. Хәтта хатын да иреннән сорамыйча чыгып китәргә тиеш түгел. Бала очрагында сүз дә юк. Әгәр кыз бала әти-әнисен тыңламыйча өйдән чыгып китә икән, ул Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм кала. Әти-әнисе ризалыгын, хәерфатихасын алмаган, ачуына тарыган бала бәхетле була алмас.

– Әти кеше усал, кырыс булса?

– Әтиләр төрле булырга мөмкин. Балага ярап бетеп булмый. Балага ярыйсың килсә, башыннан сыйпап, чипси гына ашатып, көн буе телевизор каратып кына утыртырга, каршы дәшмәскә, эш тә кушмаска кирәк. Туйганчы йокласыннар, бакчага, мәктәпкә йөрмәсеннәр. Алай булмый бит инде. Әти-әни усал, таләпчән булырга мөмкин. Әмма әти-әнигә үпкәләү дөрес түгел. Әлбәттә, дөрес тәрбия бирергә, рәхим-шәфкать белән карарга, хәленә керергә тырышырга кирәк. Инде 13-14 яшькә җиткәч, олы кешеләр белән аралашкан кебек, аңлатып, кычкырмыйча сөйләшү мәслихәт. Әтиәни белән торасым килми дип әйтү, өйдән чыгып китү, әлбәттә, яхшылыкка китерми.

 

 

«Мәдәни җомга» газетасы 

 

 

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз. 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру