Ислам. Дини сүзлек
Мөхәммәд Габдеһү
Мөхәммәд Габдеһү (1849-1905) – Мисырда мөселман яңарышының күренекле галиме. Ул Әл-Әзһәр университетын тәмамлаган (1866-1870). Үзлегеннән Европаның мәдәни мирасын өйрәнгән. Панисламизмга нигез салучы, сәет Җамалетдин Әфганинең (1839-1897) шәкерте һәм көрәштәше.
Мөхәммәд Габдеһү Мисырда баш мөфти (1899-1905) һәм хөкүмәт газетасының баш мөхәррире вазыйфаларын башкара, Кануннар чыгару шурасы әгъзасы булып тора, кайчандыр үзе белем алган Әл-Әзһәр университетында укыта. «Рисалә әттәүхид» («Аллаһның берлеге турындагы трактат», 1897) һәм «Тәфсир әл-Коръән әл-хәким» («Коръән тәфсире», 1898-1905 нче еллар) дигән хезмәтләрендә исламга реформа ясарга, аны җәмгыятьтәге яңа мөнәсәбәтләргә яраклаштырырга омтыла, дини йолаларны гадиләштерергә тәкъдим итә. Хәзерге заман Коръән тәфсиренең күренекле мөәллифләреннән берсе, шулай ук шәригатькә яңарыш кертүгә дә зур тырышлык куя.
Мөхәммәд Габдеһүнең тарафдарлары арасында татар мәшһүрләре Габделбари Баттал (1880-1969), Муса Бигиев (1874-1949), Закир Кадыйри (1878-1954), Зыя Камали (1873-1942) да бар.
Язманы, «Ислам. Белешмә сүзлек» (төзүчесе – Заһид Шәфигый,
фәнни редакторы – Равил Үтәбәй-Кәрими)
китабын (1993) файдаланып, Ләбиб Лерон әзерләде.
"Безнең мирас". – 2023. – №4. – Б. 66.
КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА