Журнал «Безнең мирас»

Дин дәресләре

Тугызынчы дәрес
Адәмнең тәүбәсе. Пәйгамбәр булуы.
Ширек вә потпәрәслек (потка табыну). Могҗиза


Мөгаллим: Иблиснең сөрелүе белән Адәм вә Хәваның җәннәттән чыгарылулары арасында аерма бар. Иблис тәкәбберлек кылган, Аллаһы Тәгаләгә карышкан. Аннан соң үзенең начар эш эшләвенә, гөнаһка төшүенә үкенмәгән. Икенче төрле әйтсәк, тәүбә кылмаган, шунлыктан, ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән мәңгегә сөрелгән. Ә атабыз Адәм белән анабыз Хәваның Аллаһы Тәгаләнең боерыгыннан чыгулары тәкәбберлек кылып карышу булмаган. Бәлки, Иблиснең сүзенә ышанып, алданып кына эшләнгән. Алар аның татлы теленә, матур сүзләренә алданып, Аллаһы Тәгаләнең әмерен онытканнар. Шунлыктан, алар да җәннәттән чыгарга мәҗбүр булганнар. Аның соңында атабыз Адәм белән анабыз Хәва үзләренең кылган эшләренә бик нык үкенгәннәр, тәүбә кылганнар. Аллаһы Тәгаләдән үзләренең гөнаһларын җуюын, икенче төрле әйтсәк, ярлыкавын үтенгәннәр. Бәндәләренә бик мәрхәмәтле булган Аллаһы Тәгалә аларның үтенечләрен, ялыну-ялваруларын, ягъни тәүбәләрен кабул иткән, гөнаһларын ярлыкаган. Атабыз Адәмне әүвәлгечә изгеләрдән кылган. Аңа үзеннән таралган кешеләрне туры юлга күндерергә, аларга үзенең боерыкларын аңлатырга, тыйган нәрсәләрен белдерергә, кыскасы, аларга юлбашчылык кылырга кушкан. Беләсезме, Аллаһы Тәгалә тарафыннан бәндәләргә үзенең боерыкларын, тыйган эшләрен белдерергә кушылган кешегә
кем диләр?


Шәкерт: Кем диләр?


Мөгаллим: Менә мин сезгә аны аңлатыйм. Аллаһы Тәгалә бәндәләренә бик мәрхәмәтле. Аның рәхмәтенең иге-чиге юк дигән идек. Әнә шул рәхмәте сәбәпле, Ул адәм балаларын болай юлбашчысыз калдырмаган, аларга әледән-әле юлбашчылар җибәреп торган. Ул юлбашчылар адәм балаларына Аллаһы Тәгаләнең нинди эшләр эшләргә кушканлыгын, нинди нәрсәләрдән тыйганлыгын, икенче төрле әйтсәк, аларга дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәткәннәр. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бәндәләргә дин вә шәригать өйрәтергә кушылган кешеләргә пәйгамбәр диләр. Менә безнең атабыз Адәм, Аллаһы Тәгаләгә тәүбә кылгач, Аллаһы Тәгалә аны үзеннән туган балаларга пәйгамбәр кылган. Аңа аларны туры юлдан алып барырга, аларга дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәтергә кушкан.


Сезгә пәйгамбәрләр хакында тагы бераз сөйлим әле. Пәйгамбәрләр алар – безнең кебек үк кешеләр, тик бик яхшылар. Алар Аллаһы Тәгалә кушкан гамәлләрне генә кылалар, аның әмеренә бер дә каршы килмиләр. Аз-маз гына кимчелек кылсалар да, ул эшләренә үкенеп, Аллаһы Тәгаләгә кайталар. Без әүвәл дә: «Иблис вә шайтаннар Адәм балаларына бик дошманнар», – дип әйткән идек бит. Шулай түгелме?


Шәкерт: Шулай, хәлфә, шулай.


Мөгаллим: Әнә шул Иблис вә шайтаннар адәм балаларын һәрвакыт котыртканнар. Шулай итеп адәм балалары әледән-әле туры юлдан язып киткәннәр. Менә шундый туры юлдан язган кешеләрне туры юлга күндерү, онытылган дин вә шәригать хөкемнәрен яңадан торгызу өчен, пәйгамбәрләр җибәрелгәннәр. Пәйгамбәрләргә дә бөтен кешеләр иярмәгән. Пәйгамбәр үлгәч, халык тагы туры юлдан язган, яхшы-начарны бер дә аермый башлаган, Аллаһны да оныткан. Кояш, ай һәм йолдызларны, хәтта бәгъзе бер таш, агачларны да Аллаһы дип таный башлаганнар. Таш вә агачлардан сурәтләр ясап, шуңа гыйбадәт кыла торган булганнар. Мондый «Аллаһ» дип табынган нәрсәләрне пот, потка табынучыга мөшрик диләр. Аларны мондый нәрсәләргә табынырга шайтан котырткан, шайтан алдаган. Шунлыктан, рәхмәте киң булган Аллаһы Тәгалә, юлдан язган бәндәләрен яңадан туры юлга кертер өчен, әледән-әле пәйгамбәрләр җибәреп торган. Пәйгамбәрләр күп булганнар. Дөнья яралтылганнан бирле ничә пәйгамбәр килгәнлеген без төгәл белмибез. (Коръән Кәримдә 25 пәйгамбәр (г.с.) искә алына. – Ред.) Шунысы безгә билгеле ки: Аллаһы Тәгалә һәр кавемгә, һәр халыкка пәйгамбәр җибәргән. Аларга дин вә шәригать хөкемнәрен өйрәтә торган китаплар да биргән.


Пәйгамбәрләр, Аллаһы Тәгаләнең боерыгыннан чыгып, туры юлдан адашкан халыкларны яхшылыкка, тугры юлга өндәгәннәр. Ай һәм йолдызларга, кояшка, таш вә агачларга коллык кылуның ялгышу икәнлеген аңлатканнар. Бары күк һәм җирне, бөтен дөньяны яралткан Аллаһыга гына коллык кылырга тиешлеген белдергәннәр. Пәйгамбәрләр үзләренең Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгәнлекләрен сөйләгәннәр. Күп вакыт халыклар пәйгамбәрләргә каршы төшкәннәр, алардан көлгәннәр, аларны мәсхәрә кылганнар: «Син дә бит безнең кебек үк бер кеше. Ничек син Аллаһы тарафыннан җибәрелергә мөмкин? Синең белән Аллаһы арасында ничек якынлык булырга кирәк? Пәйгамбәр булсаң, безгә пәйгамбәрлегеңнең галәмәтен күрсәт!» – дигәннәр. Моңа каршы пәйгамбәрләр пәйгамбәрлекләренең галәмәтләрен күрсәткәннәр, бәндәләрнең кулыннан Аллаһы Тәгаләнең ярдәменнән башка гына килми торган гамәлләр кылганнар. Бәндәләрнең үз кулларыннан гына килми торган, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән генә эшләнә торган мондый эшләргә могҗиза диләр. Менә пәйгамбәрләр үзләренә ышанмаган кешеләргә могҗизалар күрсәткәннәр. Мәсәлән, кайберсе таякны елан ясаган, икенчеләре тумыштан сукырларны күрә торган иткән. Шулай була торып та, кайбер халыклар пәйгамбәрләргә һаман ышанмаганнар. Шуннан соң инде Аллаһы Тәгалә, башка халыкларга, соңгы буыннарга гыйбрәт булсын өчен, аларны һәлак кылган. Киләчәктә мондый һәлак кылынган халыклар хакында сүз булыр әле.


Текстны басмага Мәдинә Әбделганиева әзерләде.


«Безнең мирас» . — №3. — 88-89 б .


Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру