Айга кырын карама (24-30 май)
Халык медицинасы чаралары белән дәвалануга керешкәнче, табиб белән киңәшү зарур!
24 май (шимбә). Зөлкагдә аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.48 сәгатьтә калка, 16.49 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.49 сәгать.
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
Кәбестә согы
Яңа сыгылган яшь кәбестә согы түбән кислоталы гастрит, колит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтен дәвалауда кулланыла. Аны көненә 4 тапкыр, ашарга 40-50 минут кала, яртышар стакан эчәргә кирәк. Дәва курсы – 1 ай. Болай дәваланудан соң кайвакыт җәрәхәт тулысынча төзәлә.
25 май (якшәмбе). Зөлкагдә аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 1.58 сәгатьтә калка, 18.29 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.50 сәгать.
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
Баш әйләнсә – мәтрүшкә
2 аш кашыгы мәтрүшкәне 1 стакан суда 5 минут пешерәләр, ярты сәгать төнәтәләр дә, көненә 3-4 тапкыр, ашарга 20 минут кала, җылы килеш чирегешәр стакан эчәләр.
26 май (дүшәмбе). Зөлкагдә аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 2.32 сәгатьтә калка, 21.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 16.53 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
Әнис сихәте
Ашкайнатуны яхшырту өчен, 1 чәй кашыгы әнис орлыгын 1 стакан кайнар суда төнәтәләр һәм ашарга 30 минут кала чирек стакан эчәләр. Тирләтә торган чәй әзерләү өчен исә тал кайрысы, үги ана яфрагы үләне, юкә чәчәге, кура җиләге, әнисне тигез микъдарда кушып, шуның 1 аш кашыгын 2 стакан суда 5 минут кайнаталар да, сөзеп, йоклар алдыннан кайнар килеш эчәләр. Әнис шулай ук бала имезүче хатыннарның сөтен арттыру, тын кысуны җиңеләйтү, сусауны басу өчен дә кулланыла.
27 май (сишәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Игезәкләр йолдызлыгында, 3.08 сәгатьтә калка, 22.57 сәгатьтә бата. 6 сәгать 02 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 16.55 сәгать.
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризык ашарга ярамый.
Шифалы сөт
1 аш кашыгы вакланган чебен кунмас гөл (шалфей) яфрагын 1 стакан кайнар сөттә 30 минут төнәтәләр, сөзәләр, көненә 3 тапкыр, соңгысын йокларга ятар алдыннан эчәләр - мондый сөт изрәп йоклата.
28 май (чәршәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 3.08 сәгатьтә калка, 22.57 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 16.58 сәгать.
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышка, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
Баллы сок
Кандагы гемоглобин микъдарын арттыру өчен, елына 2 тапкыр 1әр ай буе менә болай дәвалану нәтиҗәле: 400 г кишер, 300 г кара торма, 200 г кызыл чөгендер, 2 стакан мүк җиләге согын сыгып, шуңа 1 стакан бал кушалар да, ашар алдыннан 1әр аш кашыгы эчәләр.
29 май (пәнҗешәмбе). Зөлхиҗҗә аеның 2 нче көне. 3 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 4.06 сәгатьтә калка, 23.44 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.01 сәгать.
Бик актив көн, хәвеф-хәтәр инстинкты, агрессия белән бәйле. Бүген чирләп китү ихтыяр көченең җитәрлек булмавын күрсәтә. Күзне арытмаска кирәк.
Шампунь урынына – горчица
Чәч майлы булганда, 1 аш кашыгы горчица порошогын 2 литр җылы суда эретәләр һәм башны шуның белән генә юалар. Аннары тигез микъдарда кушылган үги ана яфрагы, бака яфрагы, кычыткан, сары мәтрүшкә җыелмасының 4 аш кашыгын 2 литр кайнар суда төнәтеп, сөзеп, чәчне шуның белән чайкыйлар.
30 май (җомга). Зөлхиҗҗә аеның 3 нче көне. 4 нче Ай тәүлеге. Ай Кысла йолдызлыгында, 5.23 сәгатьтә калка, 23.56 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 17.04 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Теләсә нинди танышулар, күмәк эш бүген кыен кичерелә. Тәмлерәк һәм күбрәк ашау теләге зур булса да, чаманы югалтмаска кирәк. Ач торырга ярамый.
Караҗимешле пирог
Камыр өчен 100 әр г җылы кибет каймагы һәм атланмай, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр, чирек чәй кашыгы тоз, 1,5 чәй кашыгы коры чүпрә, он; эчлек өчен 200 г төшсез караҗимеш, 200 г кибет каймагы, 150 г куертылган сөт, 50 г әстерхан чикләвеге, 2 йомырка кирәк. Яхшылап юылган караҗимешне, бераз җылы суда тоткач, иттарткычтан чыгаралар, куе булса, бераз шикәр, кайнаган су кушып болгаталар. Камыр басып, бер 15 минут өстен каплап торалар. Аннары җәеп, майланган табага куялар, өстенә караҗимешне тигезләп җәяләр. Йомыркаларны туглап, каймак, куертылган сөт кушып, яхшылап болгаталар да, караҗимеш өстенә агызалар, өстенә вакланган чикләвек сибәләр. 200 градуслы газ мичендә 40-50 минут пешерәләр.
Алсу Зәйдуллина
«Мәдәни җомга» газетасы
Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА