Журнал «Безнең мирас»

Айга кырын карама

Бәрәңге сихәте

 

Бәрәңгедә калий, фосфор, кальций, тимер, магний, йод, С, В1, В2, В6, РР витаминнары, фолий кислотасы, А провитамины күп. Иң кыйммәтле үзлеге - С витамины булу: кабыгы белән пешерелгән 200 г бәрәңгедә әлеге витаминның тәүлеклек нормасы бар, тик язга таба ул азая бара. Температура югары булганда, чи бәрәңгене кабыгы белән бергә угычта уалар, ярты аш кашыгы серкә кушалар, марляга җәеп, маңгайга компресс итеп куялар. Ютәлләгәндә, бәрәңгене кабыгы белән пешерәләр, бераз төяләр, киндер капчыкка салып, 1 сәгатькә күкрәккә куеп яталар, өстеннән сөлге урыйлар. Буыннарны чистарту, бөер ташы авыруыннан котылу өчен, көн саен бәрәңге пешкән суны эчәргә кирәк. 2 атнадан соң 1 атна ял итәләр.

 

Бәрәңге сихәте

 

Экземалы, пешкән тирегә уылган чи бәрәңге ябалар. Чи бәрәңге согы организмны яхшы чистарта, әмма аны февральгә кадәр генә эчәргә ярый, соңрак бүлбеләрдә соланин артык күбәя, ә ул агулы. Бәрәңге согын гастрит, ашказаны җәрәхәте, шикәр чире, гипертония, геморрой булганда, бермә-бер суга кушып, көненә 3 тапкыр, ашарга 30 минут кала, яртышар стакан эчәләр. Метеоризм булганда, көн саен ач карынга 1 стакан бәрәңге согы эчәргә, аннан соң 1 сәгать буе ашамаска, ятып торырга кирәк. Дәва курсы - 10 көн. Кан тамырлары варикоз киңәйгән урыннарга да көненә берничә тапкыр бәрәңге согы сөртәләр, сокны эчәләр дә.

 

Миләш аша!

 

Миләштә А провитамины кишердәгедән, ә С витамины лимондагыдан күбрәк. Бавырдагы һәм үт юлларындагы ташлардан котылу өчен, урман миләшен ай ярым буе ашарга кирәк – көненә 1 стакан җиләкне икмәк, чәй, шикәр, бал яки башка нәрсәгә кушып ашап бетерәләр. Геморрой интектергәндә, көненә 3 тапкыр яртышар стакан яңа сыгылган миләш согы эчү булыша, артыннан салкын су эчәләр. Эч кипкәндә, миләш җиләкләрен иттарткычтан чыгарып, шулкадәр үк шикәр кушалар да, көненә 2-3 тапкыр 1-2 шәр аш кашыгы кабалар, артыннан су эчәләр. Сөялне бетерү өчен, аңа миләш сытып сөртергә кирәк.

 

Чахохбили

 

1 тавык, 2 суган, 4 бүлем сарымсак, 5 помидор, 1 дәфнә яфрагы, 1 чәй кашыгы хмели-сунели тәмләткече, 20 г атланмай, 1 бәйләм кинза, тәменчә тоз кирәк. Тавыкны кисәкләргә бүләләр. Помидорны вак шакмаклап, суганны ярымбоҗралап, сарымсакны бик вак итеп турыйлар. Казанны кыздырып, майсыз килеш тавык кисәкләрен 5 минут кыздыралар, гел болгатып торалар. Аерым табада суганны кыздырып, сарымсак кушалар да, тавык янына салалар. Помидор, хмели-сунели, тоз өстәп, 25 минут кайнаталар. Туралган кинза (булса, ярты стакан төелгән әстерхан чикләвеге) кушып, 2 минуттан соң сүндерәләр. Чахохбилины ләвәш белән ашыйлар.

 

«Мәдәни җомга» газетасы

 

 

 

 

Кызыклы һәм файдалы язмалар белән танышып бару  өчен «Вконтакте» төркеменә кушылыгыз.

 

 

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру