Муллахмәтов Нургаян Муллахмәт улы

Муллахмәтов Нургаян Муллахмәт улы 1942 елның декабрендә, 17 яшендә сугышка китә. 512 нче укчы полкта 1942 елның гыйнварыннан апрельгә кадәр Мәскәүне саклау сугышларында катнаша. Ул бу вакытта сугышка керүләрен сөйләгәндә, йөрәге әрнеп, сыкрап куя иде. “Без сугышка өч кешегә бер мылтык белән кердек. Иң читене, коралын алу өчен, янәшәдәге иптәшеңнең яралануын яки үлеп калуын көтү иде.”-дип еш кына күз яшьләре белән искә төшергәне хәтердә аның. 1942 елның февралендә, алар хезмәт иткән часть чолганышта кала.

Бабам турындагы хатирәләр

Туфрак, төтен, кан исе белән аралашкан соры көннәр – рухи һәм тән гариплеге алып килгән сугыш тәмамлануга 70 ел. Бүген заман баласын сугыш темасына уйландыру авыр. Сәбәбе: муллык белән үскән, михнәт күрмәгәннәр бу темадан читтә. Кайгы авырлыгын тоя, үз йөрәге аша үткәрүчән түгелләр.

Хәниф Нәҗмехәмәт улы Тякин

Укытучы, хезмәт һәм сугыш ветераны, РСФСР ның халык мәгарифе отличнигы,Барда районының почетлы гражданины Хәниф Нәҗмехәмәт улы Тякин… Бу исем бик таныш һәм якын, чөнки аның укучылары бөтен дөньяга таралган.

Хөрмәтулла бабам

Бөек Ватан сугышы турында без тарих китапларыннан укып, кинофильмнар карап кына беләбез. Бу сугыш — туган җир азатлыгы, халыклар иреге, газиз Ватан өчен барган изге сугыш. Илебезне дошманнардан азат итүдә катнашкан Хөрмәтулла (Габдуллин) бабам язмышына тукталырга телим. Бөек Ватан сугышы башлану белән Хөрмәтулла бабама военкоматтан чакыру кәгазе килә.

Минем шәҗәрәм

Һәркемнең үз иле газиз. Һәркем үзен туган җирендә генә бәхетле сизә. Туган туфрагында кеше аягына баса, шунда аның теле ачыла. Нәкъ менә туган җирендә кеше Ватанының иксез-чиксез гүзәллеген торган саен ныграк аңлый, бихисап байлыкларын да күз алдына ачыграк китерә.

Бабам яулаган җиңү

1941 елның 22 июнь иртәсе. Бөтен дөньяның астын-өскә китергән каһәр суккан сугыш башлана. Дошман өч юнәлештә һөҗүм итә:Мәскәү, Ленинград, Киев. Ленинград өчен сугыш 1941 елның 10 июленнән 1944 елның 9 августына кадәр бара. Шәһәр блокада боҗрасында кала.

Зур әтием

Мин кем? Ата-бабаларым нинди нәселдән? Тамырларым кая барып тоташа?Әнә шул сорауларга җавап эзләгән кеше,мөгаен моңарчы һич кирәге булмаган саргаеп беткән иске кәгазьләрне,инде таушала башлаган фотоларны актарырга керешәдер.Инде ихтыяр көче җитеп ,эзләнүләрне алга таба дәвам итсә,матди мөмкинлекләр табып,архивларда да казына алса,үзенең нәсел шәҗәрәсе буенча әллә никадәр кызыклы да,гыйбрәтле дә мәгълүматлар күреп таң каладыр.

Бабамның яралары

Минем бабамның әтисе Муллагали 1896 елның 10 апрелендә Пучы авылында дөньяга килә. Муллагали бабайның яшьлек вакыты сугыш чорына туры килә. Ул өч нәниен калдырып сугышка китә. Аны каһәрле сугыш Украина чигенә кадәр алып барып җиткерә.