Журнал «Безнең мирас»

Нәзер (гыйбрәтле хикәят)

Әүвәл заманда бер кеше нәзер әйткән икән:
Әгәр Аллаһу Тәгалә миңа мал бирсә, фәкыйрьләргә сәдака бирер идем, – дип.
Бу кешегә Аллаһу Тәгаләнең әмере белән бер кеше бер алтын тәңкә бирде.
Бу нәзер әйтүче кеше бу бер алтын тәңкәне алгач, күңеленнән уйлады:
– Бу акчага бервакыт мохтаҗ булырмын, фәкыйрьләргә бирмим әле, – дип, җыеп куйды.
Бераз көннәр үткәннән соң, бу кешенең теше сызлый башлады, көч-хәл белән түзеп йөрде дә ахырда, түзә алмагач, тешен алдырды. Бу тешен алдыргач, янә икенче теше сызлый башлады, янә бу тешен дә алдырды.
Шул арада бер тавыш ишетелде:
– Әгәр теге алтынны фәкыйрьләргә бирмәсәң, бер тешеңне калдырмый суыртып бетерербез, – диде.
Бу кеше әлеге тавышны ишеткәч, кылган эшенә тәүбә итеп, алтын тәңкәне фәкыйрьләргә сәдака итеп биреп бетерде.
Инде бу кыйссадан беленде: нәзер иткән нәрсә фәкыйрьләр хакы була, ә ул фәкыйрьләр хакын бирмәсәң, малыңа, яки малың булмаса, тәнеңә зарар ирешә икән. Һәм шуның кебек зәкәт вә гошер тиеш булып, бирмәгән кешенең дә малына яки тәненә зарар ирешер.
«Безнең мирас», 2 сан (2017)
Фото: pixabay

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру