Журнал «Безнең мирас»

Исмәгыйль хәзрәт Сәлимшин нәсыйхәтләре

Күркәм дога


Әллаһуммәхфазил-исламә вәл-иманә галәйнә гындәл-мәмәти вәл-хәяти бирахмәтикә йә әрхамәр-рахимиин. «Йә, Аллаһ! Сакла исламны һәм иманны үлгәндә һәм исән вакытта, Синең рәхмәтең белән, ий, Рәхимлеләрнең Рәхимлесе».


Хикәя


Мөэминнәрдән зур җәмәгать Гомәр хәлифә булган заманда Гали радыаллаһу ганһу (Аллаһ аннан разый булсын) янына килде. Ул мөселманнар хәзрәти Муса белән хәзрәти Хозыр баргач, кунак итмәгән яһүдләрнең нәселеннән иделәр һәм әйттеләр: «Ий, мөэминнәрнең хуҗасы! Без Аллаһы Тәгаләнең берлеге һәм Мөхәммәд саллалаһу галәйһис вәсәлламнең пәйгамбәрлеге белән икърар итүчеләрбез. Сиңа бер хаҗәт белән килдек. Әгәр шул хаҗәтебезне үтәсәң, сиңа ун дөя алтын бирербез», – диделәр.


Гали радыаллаһу ганһу: «Хаҗәтегез нәрсә булыр?» – дип сорады.


«Ий, мөэминнәрнең түрәсе! Һәрбер Коръән укучы безнең бабаларыбызны шелтәли», – диделәр.


Гали хәзрәт: «Бәс, ул авыл халкы Хозыр белән Муса галәйһиссәламне кунак итүдән баш тартты. Бабаларыгыз заманнарының иң сараннары булганнар. Хәзрәти Муса берлә Хозырга ярты күмәч тә бирмәделәр. Мин Аллаһы Тәгаләнең сүзен үзгәртеп, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән сөрелергә кәфер яисә монафикълардан түгелмен», – диде.



Тәнбиһ (кисәтү)


Карендәшләр, белегез, Аллаһы Тәгаләнең юлы мәшәкатьледер. Кабул ителмешләр җөмләсенә керү бик авырдыр. Вакытында кабуллык аз гына нәрсә белән булыр. Әмма вакытыннан соң бик кыйммәтле нәрсә белән дә табылмас. Вакытында ярты күмәч бирсәләр, максудлары (теләкләре) була иде. Әмма вакытыннан соң ун дөядәге алтын белән дә булмады. Бәс, әй, мөэмин, изгелекне вакытында кылырга тырыш. Терек (исән) вакытыңда ярты күмәч берлә тапкан нәрсәне, үлгәч, үзеңне һәм җаныңны биреп тә таба алмассың. Дөньядагы бер изгелеккә ун савап булганда хәзерләнмәсәң, ахирәттә кырык еллык хәзинә берлә дә бер савап таба алмассың.


Вәгазьләнүне теләүче хакында



Бер ир (ул заманының галиме булган) олуг бер галим янына килде һәм: «Әй, мөселманнарның имамы, миңа вәгазь кыл, дәхи Аллаһы Тәгаләгә якын була торган нәрсә өйрәт», – дип сорады. Галим әйтте: «Вәгазь кылганчы синең үзеңнән ике мәсьәлә сорамакчы буламын. Әгәр җавап бирсәң, теләгәнчә өйрәтермен», – диде. Бу ир: «Сора», – диде. Галим әйтте: «Аллаһы Тәгалә дөньяны ахирәттән артык иттеме?» – диде. Бу ир: «Аллаһы Тәгалә ахирәтне дөньядан артык кылды», – диде. Шуннан галим: «Әй, ир, син дөньяны ихтыяр итәсеңме (сайлыйсыңмы) яисә ахирәтнеме?» – дип сорады. Бу ир: «Дөньяны ахирәттән күбрәк сөямен», – диде. Шуннан соң галим: «Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәсәллам байлыкны сөя идеме яисә фәкыйрьлекне сөя идеме?» – дип сорады кабаттан. Бу ир: «Рәсүлемез фәкыйрьлекне байлыктан артык күрде һәм фәкыйрьлекне сөйде», – диде. Галим әйтте: «Әй, ир, син фәкыйрьлекне сөясеңме яисә байлыкнымы?» Бу ир: «Мин байлыкны сөямен, фәкыйрьлектән артык күрәмен», – диде. Галим әйтте: «Аллаһы Тәгалә рәхмәт кылсын, хәзер мин сораган нәрсәләргә Аллаһы Тәгалә һәм рәсүлемез теләмәгәнчә җавап бирдең. Бәс, үгет-вәгазь сиңа бик муафыйк булсын, бар кайт, эшеңне төзәт, гадәтеңне алмаштыр. Ахирәтне сөй, дөньяны ким тот, фәкыйрьлекне сөй, байлыкны ким тот. Шайтанны дошман тот. Бу рәвештә эшләсәң, Аллаһы Тәгаләнең сөеклеләреннән булып, җәннәт әһеленнән булырсың», – диде. Бу турыда Аллаһы Тәгалә: «Сез хатыннарыгыз белән шатланып җәннәткә керегез», – дигән («Зүхъруф», 70).


Хикәя


Нуширван залим, патша атасы үлгәннән соң, патша булып утырды. Көннәрнең берендә галимнәрне, акыллыларны һәм хакимнәрне җыйды һәм: «Дөньяда күркәмрәк ни нәрсәдер?» – дип сорады. Бу кешеләрдән һәр кайсысы бертөрле нәрсәне әйттеләр. Әмма Нуширванга берсе дә ошамады. Болар арасында бик әдәпле заманаларның артыграк булган бер галим ире бар иде. Шул ир: «Дөньяда өч нәрсәдән артык күркәм нәрсә юк», – диде. Нуширван: «Ни нәрсәләр?» – диде. Бу ир әйтте: «Әүвәл – үлем, икенчесе – хатыннар, өченчесе – мохтаҗлык», – диде. Нуширван: «Дөньяда болардан начар нәрсә юк», – диде. Һәм: «Нинди дәлил белән әйтәсең?» – дип сорады. Бу галим әйтте: «Үлем яхшы, чөнки син үлем сәбәпле патша булдың. Әгәр үлем булмаса, атаң үлмәс иде һәм син патша була алмас идең. Хатыннар яхшы, чөнки хатыннар булмаса, син бар булып патша булмас идең. Һәм мохтаҗлык яхшы шуның өчен: мохтаҗлык булмаса, олуг галимнәр һәм гаскәрләр сиңа буйсынмаслар иде», – диде. Патша, рас (дөрес) әйттең, дип теге галимгә йөз мең алтын бирде һәм өч сүз өчен яхшы киемнәр кидерде. Әй, мөэмин, бик бел син, бу олуг галим патшасы каршында җавапны биреп, мохтаҗлыкны белдерткәндә, ул патшадан йөз мең алтын алды. Бәс, мөэмин кол хөрмәтле булган Аллаһы Тәгалә каршында хаҗәтне белдерсә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтеннән булган вакытта сөенеч, кабердә сәламәтлек табар. Бу турыда Аллаһы Тәгалә: «Ий, минем колларым, сезгә бүген курку булмас һәм сез кайгырмассыз», – дигән («Зүхъруф», 70).


Дәхи җәннәттә мөлекне (байлыкны) табар, чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән: «Әгәр җәннәткә карасаң, анда нигъмәт вә бөек мөлкәт күрерсең», – дигән («Инсан», 20).


Текстны басмага Сиринә Сәлимшина-Шаһимәрданова әзерләде.


Безнең мирас. - 2021. - №9. - 89-91 б.


Фото: pixabay 


Теги: Исмәгыйль Сәлимшин Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру