Журнал «Безнең мирас»

Намазны татарча укыйкмы? – "Ватаным Татарстан" газетасы

Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Батровның 25 февраль көнне мәгълүм бер электрон газетада рус телендә дөнья күргән “Учение Абу Ханифы попало в ДУМ РТ под негласный запрет?” дигән мәкаләсе күпләрне аптырашта калдырды. Автор анда Әбү Хәнифә өйрәтүләре белән хәнәфичелек мәзһәбе бер үк нәрсә түгел, урта гасыр дин галимнәре Әбү Хәнифә тәгълиматын шактый нык үзгәрткән дигән фикер уздыра. “Хәтта Әбү Хәнифәнең типогра­фиядә җыелган китабы да басылмый ята”, – дип мөфтияткә дәгъва бел­дерә ул анда. Мәкаләдә укучыны аптырашта калдыра торган баш­ка фикерләр дә бар. Әлеге дәгъ­валарны ничек аңларга соң, дип мөфти урынбасары, Россия Ислам университеты ректоры, сәясәт фәннәре докторы Рә­фыйк Мөхәммәтшингә мөрә­җә­­гать иттек.



– Әйе, илаһият өлкәсендә төрле фикерләр булырга мөмкин. Бер командада булу бер үк сүзне гел кабатлап утыру дип аңламаска кирәк. Чыннан да, Әбү Хәнифә мәзһәбен тәнкыйть итүче кайбер авторлар, революциягә хәтле чыккан хез­мәт­ләрдә Әбү Хәнифә, Матуриди га­кый­дәсе турында бик аз язылган, дип белдерә. Ул чакта өммәттәш­ләребез шушы мәзһәб, Матуриди гакыйдәсе белән яшәгәнгә, шуннан тайпылмаска кирәк, дип язып торуның мәгънәсе дә булмаган бит. Бүген исә вәзгыять башкача. Сер түгел, узган гасырның туксанынчы елларында көнкүрмешебезгә ислам дине башка традицияләр ни­ге­зендә үтеп керде. Шуңа күрә хәзер Диния нәзарәтебез Әбү Хә­нифә мәзһәбен бөтен ваклыклары белән мөселманнарыбыз күңеленә сең­де­рергә тиеш. Татарлар шушы мәз­һәб нигезендә яшәргә тиеш. Рөстәм Батыров ”урта гасыр караңгылыгы” кебек гыйбарәләр кулланып яза. Ислам дине тәгълимат-өйрәтү­ләр­дән тора. Моны ваклык, вак-төяк дип карарга ярамый. Алар бөтенесе урта гасырда формалашкан. Имеш, Әбү Хәнифә өйрәтүен искергән урта гасыр традицияләренә кайтарып калдырмаска, яңача аңлатырга кирәк. Әмма мәзһәби җирлек булдырмыйча, реформаторлык идея­ләре белән мавыгу – шактый куркыныч нәрсә, минемчә. Чөнки заманга яраклашабыз дип, ислам диненең нигез ташларыннан читләшсәк, Алла сакласын, сектантлыкка күчүе­без ихтимал. Бу – иң зур проб­лемаларның берсе.


– Димәк, нигез ташларына тияр­гә ярамый?


– Тияргә ярамый гына түгел, бу нечкәлек-төсмерләрне мөселман­нарыбызның күңеленә сеңдерергә, бөтенесен шартына туры китереп эшләргә кирәк. Әйтик, мәчеткә кереп, намазга бастың икән, кулыңны кендектән түбән куеп укырга тиеш­сең. Аминыңны ничек әйтәсең, намаз кылганда бармагыңны селкетә­сеңме, тәһарәтеңне ничек аласың, доганы ничек кыласың, тәсбихне ничек тартасың, кыскасы, дини йолаларны ничек башкаруың мөһим. Бу проблемалар – беренче планда. Шуңа багышланган хезмәтләр күбрәк басыла. Бөтенесе күңелеңдә булырга, автомат рәвештә үтәлергә, бу нәрсәләр бернинди бәхәс уят­мас­ка тиеш. Кызганыч, шул җәһәттә әледән-әле бәхәс чыгарып торалар. Бүген, Әбү Хәнифә башка яссылыкта фикер йөрткән, дип язу да – шуның бер мисалы. Рөстәм хәзрәт: “Нишләп Әбү Хәнифә хезмәтләрен бастырмыйлар?” – дип дәгъва бел­дерә. Аны тыю дигән нәрсә һич тә юк. Беренчедән, аның хезмәтләре бик аз. Алары да үзе язганмы икән, шәкертләреме, дип шик астына куела. Икенчедән, иң мөһиме, ул үз укучыларын, шәкертләрен фикер­ләүгә, төрле вәзгыятьләр тудырып, шун­дый-шундый очраклардан чыгу юлларын эзләргә өйрәткән. Имам Мәлик исә барча тәгаен со­рау­ларга хәдисләргә таянып җавап биргән. Шуңа күрә аның методологиясе башка. Дин ул – методология генә түгел. Әбү Хәнифә методологиясе, беренче чиратта, дөньяви галим­нәргә кызык. Мәзһәб үзеңне борчыган һәрбер сорауга җавап бирергә тиеш. Әбү Хәнифә мәзһәбе ул – беренче чиратта методология. Хәнәфичелек мәзһәбе дип әйтәбез икән, ул инде – бер мәктәп, бер юл. Аерма шунда. Әбү Хәнифә биргән методологиягә таянып, Әбү Йосыф, Шәйбани дигән мәшһүр шәкертлә­ре аны мәзһәб буларак формалаштырган. Шул методологиягә таянып, алар барча тәгаен сорауга да җавап биргән.


– Кодури дигән галимне дә Әбү Хәнифә шәкерте дип белә­без. Рөстәм хәзрәт аның өй­рәтүләре безнең заманга туры килми дип исәпли.


– Чынлап та, Кодури хезмәтен без шәкертләребезгә дәреслек буларак тәкъдим иттек. Әйе, ул – Әбү Хәнифә традицияләрен дәвам ит­тергән мәшһүр урта гасыр авторы. Ата-бабаларыбыз аның хезмәтләре буенча укыган. Әгәр без бүген ислам динен шәкертләребезгә шундый классик хезмәтләргә таянмыйча өйрәтсәк, аларның берсе дә мөселман дөньясында абруй яулап ала алмаячак. Шул ук вакытта әлеге әсәрләр арасында урта гасыр чорында язылып, бүген актуальлеген югалткан хезмәтләр бар. Менә шуларны шәкертләргә аңлатырга ки­рәк. Рөстәм хәзрәт исә, алар ни­гезендә ничек яшьләрне тәрбия­ләргә мөм­кин, дип яза. Нәкъ менә шулар ни­гезендә яшьләрне тәр­бияләргә, алар­ның хезмәтләрен бүген дә белергә кирәк. Чөнки ул – классика. Без шундый шәкертләр әзерләргә тиеш. Без, һичшиксез, Кодури хез­мәтләре буенча укытачакбыз, шул ук вакытта остазларыбыз җиһад, кәферләр белән мөнәсәбәт проблемаларын бүгенге күзлектән, Коръән, хәдисләргә таянып аң­ла­тырга тиеш. Кая гына барып эләксә дә, ниндидер дини сорауга күчкән­че, шәкертләребезнең нинди борынгы китаплардан белем алуы белән кызыксынмый калмаячак­лар. Алар, мин РИУ остазлары – Нургалиев, Шаһавиев, Әдһәмов язган китап-дәреслек­ләр­дән белем алдым, дип әйтсә, тыңлап та тормаячаклар. Әгәр дә инде ул, мин классик хезмәтләрне – Әбү Йосыф, Кодури һәм башкаларның хезмәт­ләрен укыдым, дип аңлатса, беренче сорауга җавап табыла. Икенче сорау, әлбәттә, син аларны дөрес аңладыңмы, булачак. Әл­бәт­тә, бү­ген дәреслек язганда, классик­лар­ның әсәрләрен бастырганда, әлеге авторларның бүгенге көн таләп­ләренә туры килмәгән фикер­ләрен төшереп калдырыргамы, юкмы дигән проблема бар. Алып таш­ласаң, кызыксынган шәкерт барыбер әлеге өлешне табып алып укыячак бит. Шуннан соң ул алып ташлаган урынга үз белеменнән чыгып бәя бирергә тырышачак. Дөрес җавап бирерме, юкмы – анысы икенче мәсьәлә. Димәк, хәзер шик-шөбһә уята торган урыннарын яхшылап аңлатырга кирәк.


– Рөстәм хәзрәт Батров әлеге мәкаләсендә, Әбү Хә­нифә хәзрәт тә, Галимҗан хәзрәт Баруди да намазны үз телеңдә укырга рөх­сәт иткән, дигән фикер уздыра.


– Чыннан да, Әбү Хәнифә фарсыларга намазны үз телләрендә укырга рөхсәт иткән дигән хәбәр­ләр бар. Ул үзе дә фарсы кешесе булган. Ул вакытта гарәп телен үзләштерүеңә караганда Аллаһыга гыйбадәт кылуың күпкә кыйммәт­рәк, дигән фикер алга сөрелгән. Искәрмәдән чыгарма гына бу. Әйе, бүген изге китабыбызның урысчага Кулиев, Порохова тәрҗемәләре бар. Тик ул чын мәгънәсендә Коръән түгел. Яхшымы-начармы, аның мәгънәләрен тәрҗемә итү генә. Коръән ул – илаһи сүзләр те­зелмәсе. Биредәге гарәп хәреф­ләренең һәрберсе изге һәм аның язылыш тәртибе бар. Мәгънәсен аңламыйча да, гарәпчә укыйсың икән, аның изгелеген, серлелеген саклыйсың. Намаз вакытында аять­ләрне татарча, урысча яки инглизчә укыйсың икән, аның Аллаһ сүз­ләренә салынган илаһи серлелеге югала. Имам Әбү Хәнифә тора-бара үзе үк бу фәтвасыннан баш тарткан. Илаһият галимнәре, кеше кимендә өч аять белсә, намаз укый башларга мөмкин, диләр. Барча татар ке­ше­сенә билгеле булган аять – бис­милләһир-рахманир-рахим. Әгәр шушы аятьне өч мәртәбә укысаң, савабы азрак булса да, бу инде намаз укуга керә. Әлеге минимумны укуның нинди авырлыгы бар соң?!

"Татар-информ", "Ватаным Татарстан"

Теги: Рәшит Минһаҗ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру