Нәкый Исәнбәт вафаты (1899-1992)

Н.Исәнбәт хакында сүз барганда аның җәмәгате Нәҗибә ханым турында берни дә әйтмичә китү гаделсезлек булыр иде. Чөнки Нәкый абзыйның шундый өлкән яшьтә дә исән-сау булуы, фәнни эш һәм иҗат белән шөгыльләнә алуы Нәҗибә ханымның фидакярлегенә бәйле. Нәҗибә ханым үзе һөнәре буенча рәссам кеше. Ләкин ул, Нәкый абзыйның элекке хатыны Гөлсем ханымның вафатыннан соң Нәкый Исәнбәткә кияүгә чыккач, бөтен тырышлыгын гына түгел, бөтен гомерен Нәкый Исәнбәтнең сәламәтлеген саклауга, аның әдәби иҗатын, фәнни эшчәнлеген дәвам иттерүгә багышлады. Нәкый Исәнбәт астма белән авырый, аның ун төрле чире бар, гомумән, ул тормышын бик кыенлык белән генә дәвам иттерә иде. Нәкыйнең сәламәтлеген ныгыту өчен, Нәҗибә ханым ниләр генә эшләмәде! Ул аны Башкортстанга ниндидер махсус курортка, Казакъстанга җир астындагы тоз шахтасында дәвалану өчен алып барды. Нәҗибә ханым, аны үләннәр ярдәмендә дәвалау өчен, бөтен республикадан гына дип әйтмим, хәтта Мари-Эл Республикасына чыгып, дару үләннәре белән сихәтләндерү чараларын күрә. Ул Н.Исәнбәтнең үзен генә беркая да җибәрми, һәрчак озата бара, аны балалар кебек кайгырта, дәвалый, аңа һәртөрле иҗат мөмкинлекләре тудыра. Нәтиҗәдә, Нәкый абзый хәзер элеккегә караганда тазарак яши, күбрәк эшли ала. Бу – бик зур бәхет.

Гомумән, без, Нәкый Исәнбәтнең татар әдәбиятына, аның культурасына керткән зур өлешен телгә алганда, Нәҗибә ханымны да ихтирам белән искә алырга тиешбез.

1984, 4 ноябрь

Сентябрь аеның икенче дистәсе тулып килгәндә, Нәкый Исәнбәт, элеккечә әйткәндә, фани дөньядан мәңгелек дөньяга күчте. Аның кырыгы тулган көндә мин Нәкый Исәнбәтне искә алу мәҗлесендә булдым, аны озату митингында (Татар академия театры бинасында) нотык белән чыктым, 29 октябрьдә «Татарстан хәбәрләре»ндә «Йолдыз кебек» дип исемләнгән мәкалә белән чыктым. Әмма ничек вафат булуын, кайда һәм ничек күмелүен, ул вакытта ниләр хис итүемне бу дәфтәргә язарга һаман да кулым бармады.

Нәкый ага миннән яшь ярымга өлкәнрәк иде. Моннан бер ел чамасы элек мин, аның янында булып, аңа өч имза белән газетада басылачак мәкаләне укып күрсәткән идем. Ул вакытта ук Нәкый ага бик начар күрә, бик кыенлык белән генә ишетә иде. Чәче-сакалы агарган, кыенлык белән генә аягында йөри. Аңа соңгы егерме ел эчендә чын-чыннан ярдәм иткән, аны кадерен белеп тәрбияләгән кеше – беренче җәмәгате Гөлсем ханым үлгәннән соң өйләнгән яшь хатыны Нәҗибә ханым булды. <…> Гомумән, Нәҗибә ханым Нәкый Исәнбәтнең гомерен байтакка озайтты, дип әйтергә мөмкин.

Быелгы җәйне алар, һәрвакыттагыча, Мари-Элның Яльчик дигән матур урынында уздырдылар. Сентябрьнең икенче яртысына кергәч (Нәҗибә ханым сөйләвенчә), Нәкый ага, нигәдер, борчыла башлаган, Казанга кайтырга теләвен белдергән. Теләге үтәлеп, үз фатирларына кайтканнан соң, бик куанган.

– Үз өебездә нинди рәхәт бит! Әйдә, чәй әзерлә әле, бер рәхәтләнеп чәй эчик! – дигән һәм шулай булган да. Нәкый ага ул көнне үзен яхшы хис иткән, вакытында йоклаган.

Икенче көнне дә ни дә булса сизелмәгән әле. Әмма өченче көнне ул инде урыныннан тора алмаган. Табиб чакырганнар. Ниндидер дарулар кулланганнар. Күрәсең, организм тәмам тузып җиткән булган, ул күзен мәңгегә йомган.

Нәкый Исәнбәтне озату митингына (Татар академия театры бинасына) халык күп җыелган иде. Аны, табутка салып, биек урынга куйганнар иде. Төрле оешмалардан һәм бигрәк тә аерым шәхесләрдән веноклар һәм чәчәкләр күп куелды. Сөйләүчеләр дә күп булды.

Табутны, күтәреп, Мәрҗани мәчетенә алып бардылар. Анда да халык күп иде. Ишегалдында тагын берничә мәеткә җеназа укылды. <…>

1992, 6 декабрь

Журналга Рүзәл Мөхәммәтшин әзерләде.

*Бәширов Г.Б. Күңел дәфтәре: көндәлек язмалар [төзүчесе, кулъязмаларны һәм искәрмәләрне әзерләүчесе – Зөфәр Бәширов]. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. – 464 б.

 

Комментарий

  1. Спасибо за достоверную информацию

Комментарий язарга