Журнал «Безнең мирас»

Муса Җәлил турнирында баш батыр ачыкланырмы?

Татарча көрәш ярышлары арасында иң-иңнәреннән саналган Муса Җәлил истәлегенә узачак турнирда күптән көтелгән вакыйга — абсолют батыр өчен көрәш узарга мөмкин.

Бу хакта татарча көрәш буенча Татарстан чемпионатынан соң билгеле булды. Әлегә форматы, кайсы үлчәүләр көрәшәчәге билгеле түгел. Кайберәүләр үз үлчәү авырлыкларында җиңүчеләрне кертү фикерен якласа, теләүчеләр катнашсын дигән тәкъдимне җиткерүчеләр дә бар.
Татарның иң легендар көрәшчеләреннән берсе Рәкыйп Хәмитов белдергәнчә, бу инде күптән көтелгән гамәл. «Батырларның батыры һәр ярыш саен ачыкланырга тиеш. Бу көрәшебезнең дәрәҗәсен күтәрүгә китерер, ярышларны тагын да мавыктыргычрак, кызыклырак итәр иде. Мин «авыр үлчәүдәгеләр җиңә бит барыбер» дигән фикер белән килешмим. Мин дә үземнән авырракларны отып тәкәләр алдым, мине дә миннән җиңелрәкләр откалады. Шунысын да әйтим: абсолют батыр өчен көрәш вакыты җиткәч, 70-80 килолылар белән көрәшәчәге билгеле булгач, күңелдә курку катыш борчу да туа иде», диде ул.
Ә чираттагы Муса Җәлил турниры исә Актанышта февраль уртасында узачак, дип яза "Идел" журналы.

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру