Журнал «Безнең мирас»

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әнәс разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам бәдрәфкә кергәндә әйткән: «Аллааһуммә инни әгуузубикә минәл хубси вәл хабә’ис» («Йә Аллаһ! Сыенамын Сиңа ир шайтаннар зарарыннан һәм хатын шайтаннар явызлыгыннан»).


Әбү Әюб, Җәбир һәм Әнәс разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам: «Әй әнсар кавеме! Аллаһы Тәгалә сезне, тәһарәтегез хакында, тәһарәткә игътибарлы ирләр дип мактады. Сезнең тәһарәтегез ничек?» – дип сорады. Әнсарлар: «Намаз өчен тәһарәт алабыз, җөнебтән (җенси мөнәсәбәт аркасында госелсез булу сәбәпле) госел коенабыз, су белән истинҗа (зур һәм кече йомыштан соң гаурәтне нәҗестән су белән пакьләү) кылабыз», – дигәч, Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам: «Макталган тәһарәт шул, аннан аерылмагыз», – диде.


Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Госел бозылгач, һәр төк төбендә җөнеб бар. Һәр төкне юыгыз. Шуңа күрә чәчләрегезне һәм тәнегезне тулысынча пакьләгез (җентекләп юыгыз)».


Гайшә разыйаллаһу ганһә риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Ике сөннәт җире бер-береннән үтсә (әгәр ир кеше хатын-кыз белән җенси якынлык кылса), госел ваҗиб (мәҗбүри) булыр.


Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Һичберегез акмый туктап торган суга хаҗәтен үтәмәсен. Соңра үзе шул суда госел коеныр».


Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


«Безнең мирас». — 2022. — №5. — 89 б. 


Фото: pixabay




Хәдисләр Шәех әл-Камил Вәли әд-Динмөхәммәд бине Габделхатыйб әт-Тәбризинең «Мишкәтүль мәсабих» китабы буенча әзерләнгән һәм 1913 елда 3 китапта басылып чыккан.

Теги: Әхмәдвәли Рәхими Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру