Журнал «Безнең мирас»

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Адәм углы сәҗдә аятен укып сәҗдә кылса, шайтан читкә аерылып китеп елар һәм әйтер: «Нинди зур нәдамәт (үкенеч), Адәм углы сәҗдә белән боерылды, сәҗдә дә кылды, аңарга җәннәт булды. Мин дә сәҗдә белән боерылдым, тыңламадым. Миңа тәмуг булды», – дияр».


Таләкъ бине Гали әл-Хәнәфи разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Рөкүгъ һәм сәҗдә дөрес итеп кылынмаган һәм хошуг (түбәнчелек) белән укылмаган намазга Аллаһ карамас».


Әнәс бине Мәлик разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Берәү намазын онытса яки йокыда калдырса, кәффарәт кылсын, хәтеренә килгәч, намазын укысын».


Рафигъ бине Хадиҗ разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Сабәх намазын (иртәнге намаз) кичектермичә, яктырганчы укыгыз. Кичектермәүнең савабы олугтыр».


Гомәр бине Руәйбә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Кояш чыкканчы (иртәнге) һәм кояш батудан элек (икенде) намаз укыган адәм утка керәчәк түгел».


Ибне Мәсгуд һәм Сәмир бине Җүндәб разыйаллаһу ганһүмә риваять итәләр. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Коръәндә: «Хәфизу галәссаләүәти үәс-саләтил вуста» («Намазларны вә урта намазны калдырмыйча дәвам итегез»), – дигән аятьтә «саләтүл вуста» (урта намаз) ул — икенде намазы» («Бәкара» сүрәсе, 238 аять.)


Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


"Безнең мирас". - 2022. - №9. - Б. 75.


Фото: pixabay

Теги: Әхмәдвәли Рәхими Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру