Журнал «Безнең мирас»

Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) хәдисләре

Әбү Һөрәйра разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Җомгадан җомгага, Рамазаннан икенче Рамазанга хәтле зур гөнаһлардан саклану булса, биш вакыт намаз – шуларның араларында булган гөнаһларга кәффарәт».
Ибн Мәсгуд разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Аллаһ каршында гамәлләрнең сөеклесе – вакытында укылган намаз, аннан кала, Аллаһ юлында җиһад».
Җәбир разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Гыйбадәт итүче бәндәне кяфердән аеручы гамәл – намаз уку».
Әбү Өмамә разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Биш вакыт намазыгызны укыгыз, Рамазан ае уразасын тотыгыз, малыгыздан зәкят бирегез, имамыгызга итагать кылыгыз. Раббыгызның җәннәтенә керерсез».
Гамру бин Шөгаиб разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Җиде яшьлек балаларыгызны намазга өйрәтегез. Ун яшьлек булсалар, мәҗбүр итеп булса да намазга кушыгыз һәм ятакларында кызлардан аерыгыз».
Гобадә бине әс-Самит разыйаллаһу ганһү риваять итә. Рәсүлуллаһ салләллаһу галәйһи вәсәллам әйткән: «Фатиха» сүрәсен укымаган кешенең намазы камил булмас».

Текстны басмага Айсылу Вәлиева әзерләде.


«Безнең мирас». — 2022. — №7. — 73 б. 


Фото: pixabay

Теги: Әхмәдвәли Рәхими Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру