Журнал «Безнең мирас»

Мөслим турында уймак уйлар


  • Дин – кешелекнең, тормышның нигезе. Татар халкы дингә килми, ә дингә кайта. Чөнки милләтебезнең үткәне иманлы, әби-бабаларыбыздан калган бай дини-рухи мирасыбыз бар.

  • Кайсы гына гасыр әдәбиятын укысак та, мәңгелек төшенчәләр белән очрашабыз: мәхәббәт һәм нәфрәт, югалту һәм табышлар... Бу табигый, чөнки кешенең эчке дөньясы үзгәрми, тышкы тирәлеге генә үзгәрә.

  • Районда иң кадерлесе – кеше. Аның биредә – кендек каны тамган туган җирендә калуы киләчәгебез өчен бик мөһим.

  • Демография – иң актуаль проблема. Пьянобор чорында ук Мөслим җирендә кеше яшәгән икән, моннан соң да төбәк гөрләп торырга тиеш. Шәһәрдә яшәү җиңел, ләкин кеше анда үз-үзен, хәтта кешелеген дә югалтырга мөмкин. Милли рухны, мирасыбызны саклауда авылларның урыны бик зур.

  • Идеологиянең массаларга йогынтысы бүгенге заман күзлегеннән тикшерелмәгән зур мирас әле ул! Моны өйрәнеп, хәзерге тормышка да кулланышка кертәсе иде. Халыкның, дәүләтчелекнең идеологик кыйбласы булмаса, ул таралып бетә. Тел, гореф-гадәт кенә аңа нигез була алмый.

  • Аллаһы Тәгалә күпме хезмәт куйган колхозларны ни сәбәпле юкка чыгарды? Болар барысы да – рәнҗетелгәннәрнең күз яше, каргышы нәтиҗәсе. Кеше хакына керү, килешүләрне үтәмәү дә булгандыр... Кеше хакы, җәмгыять, милләт хакы дигән төшенчәләр бар! Алар – кагылгысыз!

  • Мөслимдә «Курай», «Пушкин» һәм «Тукай» скверлары, «Кояшлы Ык» паркы эшләнде. Максатыбыз – бөтен традицияләрне саклап, яңалыкны кертү. «Әлеге эшләрнең бәясе күпме?» – диләр. Мин: «Моны акчага эшләп булмый!» – дип җавап җирәм. Бу – күмәк хезмәт. Ә күмәк хезмәт таулар күчерә.

  • Табыннар мул, йортлар әйбәт, ләкин кешеләрдән зар-интизарны еш ишетәбез. Ни өчен зарлана? Чөнки шөкер итми! Шөкер итми икән, аның күңеле тыныч булмый. Күңеле тыныч түгел икән, җаны да бәргәләнә. Җаны тыныч булмагач – ул бәхетсез! Мал бар, әмма тынычлык юк! Кеше һәрвакыт нәрсәдер эзли, аңа һаман нидер җитми...

  • Мөслим матурлык үзәгенә әйләнде. Миңа кайчакта, тәнкыйтьләп: «Нигә матурлыкка ул кадәр игътибар итәргә кирәк инде?!» – диләр. Аллаһ матурлыкны ярата. Аның бер исеме – Җәмил, мәгънәсе – күркәм дигән сүз. Без матур җирдә бәхетле яшәргә тиеш.

  • Матурлык матурлыкка өнди! Матурлыкны күреп үскән бала гына киләчәктә гүзәллеккә омтылачак. Аларга дөрес нәсыйхәт тә бирелсә, безнең киләчәгебез өметле булачак.

  • Матурлык инвестиция китерә ала. Без моңа үз мисалыбызда инандык. Матурлыкны тудыручы – тырыш, тугры һәм намуслы кеше. Аңа ышанырга була.

  • Тарихын, телен, динен белмәгән халыкның киләчәге юк. Мөслим халкы үзенә генә хас күркәм милли йолалары, милли киеме, милли ашлары белән тормышны алып барырга, башкалардан аерылып торырга тиеш.

  • Бүгенге авыл хуҗалыгы «ДТ» тракторы түгел, ә заманча, комфортлы машиналар, югары технология! Хәзер кешене интектерергә кирәкми, максатыбыз – аз көч кулланып, мул табыш алу.

  • Иң мөһиме – кешенең рухи дөньясы! Матди дөнья матур булса да, рухи дөнья сай. Җәмгыятьтә булган фаҗигаләрне мин шуның белән бәйлим.

  • Кешенең рухи дөньясын камилләштерү – иң алдынгы юнәлеш. Тирә-юньне матурларга, гүзәл биналар төзергә була, ә анда нинди рухлы кеше яши?! Монысы бигрәк тә актуаль.

  • Ватанпәрвәрлек булдыру – төп максат. Үз җирлегендә туып, үз телендә сөйләшеп, милләтенә, туган авылына тугры, әби-бабасын, үз тарихын белгән кеше генә җәмгыятькә файдалы булып, үз урынын таба ала.

  • Тарих, тел, әдәбият, мәдәният, мәгариф, дин бергә кушылса гына көчле. Ә аларның барысын да шушы җир – Мөслим туфрагы берләштерергә тиеш.

  • Тарихы булган, үткәнен белгән, җирлектәге шәхесләре белән горурланган кешенең генә киләчәге бар.

  • Тормыш – театр ул. Әгәр дә син бу тормышта үз ролеңне тапмасаң, һәрвакыт пәрдә артында булачаксың. Ә безгә һәрчак сәхнәдә, алдынгылар сафында калырга кирәк!

  • Музей иске әйбер җыю гына түгел! Ул – зур тәрбия чарасы, мәгариф учагы!

  • Иман нуры белән яшәсәң, җирлектә бәрәкәт була. Кешенең тәкәбберлеге, мин-минлеге аңа күп вакытта комачаулый. Гамәлеңне Аллаһы Тәгалә рәхмәте өмет итеп кыласың икән, әлһәмдүлилләһ, Аллаһы Тәгалә җиңеллек бирә. Милләтебезне, телебезне сакларга уйласак, бу эшне иман нуры белән алып барырга тиешбез. Кайда иман нуры көчле, анда халык бай һәм матур яши.

  • Мөмкин булганча милли чаралар үткәрик. Битараф булмыйк! Татар һәрвакыт басылган, әмма ул хикмәтле халык булган. Дин, тел шул сәбәпле генә сакланып калган. Бүген дөньяның нигъмәтенә баттык, әмма хикмәт җитми. Бар нәрсәне хикмәт белән эшләргә кирәк.

  • Кеше ләззәтне аракыда, зина кылуда түгел, ә китап укуда, гыйлем-тәрбиядә табарга тиеш. Әгәр дә без балаларыбыз алдына зур максатлар куймасак, аларга төпле тәрбия бирмәсәк, безнең киләчәгебез дә юк дигән сүз.

  • Рус телен һәм мәдәниятен ихтирам итәм, әмма иң зур теләгем: үз балаларым, райондагы балалар татарча сөйләшсен, иманлы булсыннар иде!

  • Үз баласы катнашкан Сабан туе, беренчедән, бала өчен кадерле, икенчедән, әти-әнисе мәйданга: «Минем улым-кызым катнаша бит!» – дип килә. Аның өчен бәйрәм аеруча кадерле булачак, чөнки ул – аның мирасы, аның традициясе һәм аның киләчәге!


Рамил Муллин


Безнең мирас. - 2021. - №6. - 34-36 б.

Теги: Рамил Муллин Яңалыклар Татар гаме

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру