“Моңнар булып кайтсын җырларым”

Китсәм сагынам, кайтсам назлыйм,
Зәй буе әремнәрен.
Әрсез диеп әремнәргә,
Нахакка бәрелгәнмен.

Бу сүзләрне туган җирен, туган авылын өзелеп яратучы, җырга-моңга бай кеше генә яза аладыр. Сүзем якташым, туганым, керәшен сәнгатен үстерүгә, аның гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш керткән Геннадий Максимов турында.

Ул хәзерге вакытта гаиләсе белән Казанда яшәп иҗат итсә дә, күңеле аның туган якларында. Һәр ел саен Зәй сабантуйлары, Питрау бәйрәмнәрендә якташы, дусты мөхтәрәм профессор Миңнегулов Хатыйп Йосыпович белән бергәләп көтеп алынган кунак ул. Геннадий Григорьевич — композитор-музыкант, педагог, Сөббух Рәфыйков исемендәге премия лауреаты, Татарстанның мәдәният хезмәткәре.

Геннадий Григорьевич 1955 нче елның 25 январенда Зәй төбәгенең Сармашбаш елгасы буенда яшеллеккә күмелеп утыручы Федоровка авылында дөньяга килә. Җырчы Ксения һәм гармунчы Григорий гаиләсендә туып, тутасы Светлананың моңлы керәшен җырларын тыңлап үсә ул.

Әтисе Григорий 1939 нчы елда Совет Армиясе сафларына алына. Авыр сугыш елларында исән калып, 1947 нчы елда техник-лейтенант званиесендә авылга кайта. Зәй районы Федот балалар йортында һәм Федоровка мәктәбендә директор, колхозда партия оешмасы секретаре булып эшли. Ләкин Геннадий Григорьевичка өч яшь тулганда, 39 яшендә, әтисе вафат була. Әнисе Ксения түти бер ялгызы балаларын аякка бастыра, ул күп еллар буе авылда китапханәче булып эшли.

Әтисенең улы турында: “Эх, гомерләрем булып, әгәр малаем туса, соңгы телем икмәгемне сатып булса да гармун алып бирер идем…”, -дигән сүзләрен исендә тотып, Ксения түти, ничек итсә итә, кечкенә улына гармун алып бирә. Шуннан бирле Геннадий Григорьевичның бүгенге көнгә кадәр гармун кулыннан төшми.

1972 нчы елда Сарман урта һәм музыка мәктәбен тәмамлый. Аннан соң Казанга юл тота. 1979 нчы елда Казан дәүләт университетының физика факультетында радиоэлектроника белгечлеге буенча кичке бүлегендә укып диплом ала. Университетта укыганда, Казанның урта һәм музыка мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1982нче елдан 2002 нче елларга кадәр мәгариф- агарту хезмәткәрләре йортында ветераннар хорының җитәкчесе булып та эшли.

1990 нчы елларда Казан шәһәрендә татар гимназияләре ачуда актив катнаша. Ш.Мәрҗәни исемендәге Татар гимназиясенең директор урынбасары булып эшли. “Әйдәп баручы укытучы” исеменә лаек булуына карамастан, аның җырга, музыкага булган мәхәббәте һәрвакыт көчлерәк була. Ул 1975 нче ел урталарыннан башлап Республика артистлары, шагыйрьләре, җырчылары белән тыгыз элемтәдә тора. Җырлар иҗат итү беләлн бергә профессиональ сәхнәдә танылган артистларга аккомпаниаторык итү белән дә шөгыльләнә.

Алар күп еллардан бирле профессиональ сәхнәдә Мирсәет Сөнгатуллин, Нәфисә Василова, Георгий Ибушев, Рафаэль Ильясов, Зөһрә Сәхәбиева, Галина Казанцевалар белән бергә концерт эшчәнлеге алып баралар. Аларга концерт программасы белән халык алдында Мәскәү, Түбән Новгород, Ижау, Уфа, Казан, Красноярск, Лесосибирск, Омск, Екатеринбург, Чиләбе кебек төбәкләрдә чыгыш ясарга туры килә.

Композиция, ягъни җырлар язу белән дә шөгыльләнә. 1996 нчы елда “Тургайлы тугайларым” исемле үзе иҗат иткән җырлар җыентыгын чыгарды. Аның “Әнкәм җыры”, “Зәем гүзәле”, “Тагын кайтам”, “Сагыну”, “Зәй буе әремнәре” кебек җырларын халык җылы кабул итте.

1999 нчы елда ул Зәй шәһәре администрациясе тарафыннан Сөббух Рәфыйков премиясенә лаек булды. Мәгълүм ки, ул татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үстерүгә аеруча зур өлеш керткән шәхесләргә бирелә.
2008 нчы елда Татарстанның мәдәният Министрлыгы тарафыннан керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле оештырыла. Аның оештыручысы һәм беренче директоры, 2010нчы елга кадәр, Геннадий Максимов була. “Ансамбльнең Уставын төзегәндә, милли киемнәр тектергәндә, миңа Татарстанның элекке мәдәният министры Зилә ханым Вәлиеваның ярдәме чиксез булды,”- ди ул. Ике ел эчендә ансамбль халыкка танылып өлгерә. Зәй Сабантуйларына халык “Бәрмәнчек” ансамблен көтеп ала.

Җыр-музыкадан бушаган арада, газета-журнал битләрендә аның мәкаләләре дә басылып тора. Аның “Зәй офыклары” газетасында басылган “Югалган моң” исемле мәкаләсен искә төшерәсе килә. Бу мәкалә аның авылдашы, җырчы, сәнгатькә гашыйк керәшен егете Владимир Майоров турында. “Володька дәдәйнең Татар дәүләт филармониясендә эшләвен, аның хезмәттәшләренең кемнәр икәнен белдем. Ә ул кемнәр белән эшләгән бит әле… Легендар җырчылар- Сөләйман абый Юсупов, Габдулла абый Рәхимкулов, Флера апа Сөләйманова, Рәисә апа Тимофеева, Анастасия Васильева (псевдонимы Нәфисә Василова)”, — дип искә ала ул аның турында.

Хәзерге вакытта да Геннадий Григорьевич танылган артистларыбыз
белән тыгыз элемтәдә. Ел саен филармония залында үтүче халык артисты
Георгий Ибушев концертларында, язучылар союзында узучы чараларда гармунчы-аккомпаниатор буларак чыгыш ясый. Музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткәне һәм 60 яше тулу уңаеннан Геннадий Максимов Татарстан Республикасы мәдәният Министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Бу язмамны төгәлләп әйтәсем килә: кечкенә генә керәшен авылында туып-үскән егет башкалабыз Казанның зур сәхнәләрендә дә югалып калмаган. Аның җырлары танылган артистларыбыз башкаруында хәзер дә яңгырый. Шуларның кайберләре — М.Сөнгатуллин “Зәй гүзәле” (Г.Музафин сүзләре), “Туган илем- Татарстан” (Г.Рәхим сүзләре), “Әткәемнең якты карашы” (Р.Валиева сүзләре), Г.Ибушев- “Халкым гүзәле” (М.Разов сүзләре), Г.Казанцева- “Уйларым-ак челтәр” (Г.Зәйнәшева сүзләре), А.Хисамиева- “Килерсең әле, килерсең”… Без аңа алга таба да иҗади уңышлар теләп, яңа җырлар көтеп калабыз.

Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Шауламаган агач калмасын.
Кай җирләрдә йөрсәк, яхшы булыйк,
Сокланмаган кеше калмасын.

Кулланылган әдәбият:
1. “Без бер тамырдан” //Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2002 .
2. “Тургайлы тугайларым” //Казан “Мәгариф нәшрияты, 1996 .
3. “Зәй офыклары” газетасы, гыйнвар, 2015 .
4. “Зәй офыклары” газетасы, июль, 2008.

Валентина Валериан кызы Тазирова, Зәй муниципаль районы Сарсаз-Баграж гомуми төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Комментарий язарга