Журнал «Безнең мирас»

Мөхтәр Ауэзовның әсәрләрен хәзер татар телендә дә укырга мөмкин

1 март көнне Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә танылган казакъ язучысы, галиме һәм драматургы Мөхтәр Ауэзовның татар теленә тәрҗемә ителгән китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Бу матур вакыйга иҗатчының тууына 125 ел булуга багышланган иде. Бирегә Мөхтәр Ауэзовның иҗатын сөючеләр, иҗаты белән танышырга теләүчеләр һәм аның әсәрләрен ныклап өйрәнгән, тәрҗемә иткән кешеләр җыелды.


Мөхтәр Ауэзовның китабын җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү чарасында аның улы – танылган казакъ культурологы Мурат Ауэзов та катнашты. Очрашуда ул татар һәм казакъ халкының борынгыдан килгән тыгыз элемтәләре һәм әдәби яктан тугандаш булулары турында сөйләде. Милли китапханәдә Мөхтәр Ауэзовның хәзерге вакытта якынча 56 китабы һәм аның иҗатына багышланган башка бик күп төрле китаплар саклана. Мурат әфәнде китапханә базасын тагын да яңа, эксклюзив китаплар белән баетты, аларны татар укучыларына бүләк итте.


«Без Мөхтәр Ауэзовның инглиз телендәге тәрҗемә китапларын беләбез. Хәзерге вакытта «Абай» романы инде өченче тапкыр кытай теленә тәрҗемә ителә. Алар үзләре тәрҗемә белән канәгать түгел. Классик әсәрләр һәрвакыт үзенчәлекле, четерекле мөнәсәбәт сорый. Тел ягыннан проблемалары булган татар дөньясында шундый яхшы тәрҗемәче барлыкка килә һәм Мөхтәр Ауэзовның 3 әсәренә бер утыруда камил тәрҗемә ясый. Бу бит язмыш!», - дип фикере белән уртаклашты ул.


Мөхтәр Ауэзовның күпчелек әсәрләре 30 чит телгә тәрҗемә ителгән. Татар телендә исә аны тәрҗемәче, КФУ доценты Гайнуллина Гөлфия Расил кызы булдырды.


«Тәрҗемә өстендә хезмәт куйганда, минем өстәлдә һәрвакыт Әмирхан Еники китаплары торды. Бу юкка гына түгел. Язучы һәрвакыт мәдәнияткә, әдәбиятка зур ихтирам һәм хөрмәт белән караган, һәр сүзне мәгънә белән баеткан, һәр җөмләне уйлап язган. Мин дә, Әмирхан Еники сыман, Мөхтәр Ауэзовның язган һәр сүзенә игътибар иттем, аның уйларына төшенергә һәм хисләрен җиткерергә тырыштым», - дип тәрҗемә нечкәлекләрен сөйләде Гөлфия ханым.


Китапны тәкъдим итү  чарасында шулай ук М.О.Ауэзов исемендәге әдәбият һәм сәнгать институтының халыкара әдәби элемтәләр бүлеге мөдире, Казакъстан язучылар берлеге идарәсе әгъзасы Светлана Ананьева, филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов, Казакъстан Республикасының Казан шәһәрендәге генераль консулы Искаков Ерлан, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин  да катнашты. Әлбәттә, зал әдәбият белгечләре, галимнәр, китапханә җитәкчеләре, Казакъстан һәм Татарстанның җәмәгать эшлеклеләре һәм журналистлар белән тулы иде.


Әлеге очрашу әдипнең иҗатын искә алу ниятеннән генә уздырылмады дип җавап бирде оештыручылар. Иң беренче чиратта, ул татар һәм казакъ халыкларының милли һәм әдәби бәйләнешен саклап калуга, ерак араларыбызны тагын да якынайтуга юнәлдерелгән. Бу очрашу, гомумән, Мөхтәр Ауэзовның әсәрләре - моның ачык дәлиледер дә.





Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру