Мөхәммәт Мәһдиев: Корал да, кешеләр дә, дәүләтләр дә саклый алмый торган бер нәрсә бар дөньяда

…Дөньяда зур-зур складларны, урманнар, диңгез-океан чикләрен саклап була. Алтын-көмеш, кыйммәтле ташлар куелган музейлар, банкларны саклап була. Бөтен бер илләрне, утрауларны саклап була. Боларны саклау өчен корал, кешеләр, дәүләтләрнең куәте кирәк. Әмма корал да, кешеләр дә, дәүләтләр дә саклый алмый торган бер нәрсә бар дөньяда: ул кыз бала намусы. Моны саклый ала торган куәт, кораллы көчләр дөньяда бер генә кеше кулына тупланган. Ул кешенең эшчәнлеге беркем тарафыннан контрольгә алынмый, ул кешенең эшенә берәү дә тыкшынмый. Кыз баланың намусын саклаучы хикмәтле бу кеше — кыз бала үзе. Әйе, үзе.

Кыз бала үстерү… Кыз бала үзен сакламаса, аны кем саклый ала соң? Кыз бала ничек тотарга тиеш соң үзен? Аны кем белеп бетерсен?

…Була шундый кызлар, буй җитә, сылу, чая кыз булып җитешә, егетләрне якын да китерми, үзенең бөтен тәнен, холкын бербөтен итеп саклый, бөтен кешенең ихтирамын казана, әмма ни үкенеч — кияүдән уңмый…

Була икенче төрлеләр, башта җиңел кулдан гына тегесен-монысын рөхсәт итә, аннан аз-азлап рөхсәт рамкалары киңәя бара, ә егет халкы әрсез! Шулай итә-итә бичара кыз баланың бервакыт рөхсәт итмәслек әйберсе дә калмый, азган егетләр гел моның тирәсендә. Яманаты чыккан кыз да бераздан барысын да аңлап читкә чыгып китә, дүрт-биш елдан йә Кизил, йә Чиләбе ягыннан менә дигән бер егет белән кунакка кайтып төшә, үзе — хан кызы диярсең, кияү шәп, чалбарын подтяжкалар белән аскан, акчаны санап тотмый, балалары бар, җитмәсә. Аларны кунак итәләр, алар урамнан узганда, төрле кеше төрлечә уй белән кала, теге азган егетләр дә инде өйләнгәннәр, алар да кияү белән күрешкәндә берни сиздермиләр:

— Нихәл тагын, әйбәт кайттыңмы? — дип, подтяжкалы егетнең кулын нык кына кысып күрешәләр… Ләкин ни өчендер читкә борылалар.

Комментарий язарга