Журнал «Безнең мирас»

Мөхәммәт Мәһдиев турында истәлекләрем

Мөхәммәтләр Галиевләр урамындагы фатирларына 1968 елны килеп урнашкан икән. Без дә Новаторлар урамындагы фатирыбызга шул ук елның августында Әлмәттән кайтып төпләндек. Әнә шул вакыттан бирле безнең балалар бер мәктәпкә йөрде, Наилә белән Гәүһәр классташлар иде, бер почта бүлегенә, бер үк саклык кассасына, бер аптекага, бер азык-төлек кибетенә йөрдек, шактый еллар талонга ала идек бит әле ризыкны, шул сәбәпле очрашулар, сөйләшүләр гел булып тора иде.


Мөхәммәт Мәһдиев хатыны Лилия һәм кызы Гәүһәр белән

Гомәр абый белән Кәримә апа да Новаторлар урамына килеп урнашты бит әле – Лилия белән Мөхәммәтнең кулында зур-зур икешәр сумка булыр иде. Озын буйлы кешеләрдә ул авыр сумкалар алай ямьсез күренмәс иде. Без, Гарифҗан белән мин, мәзәгрәк күренгәнбездер инде, сумкалар үзебездән әз генә бәләкәй булгандыр. Әле поездда да очраша торган идек, дөресрәге, Новаторлар тукталышында. Алар – Васильево янындагы дачаларына, без 774 нче километрдагы дачабызга барырга чыксак, бер вагонга утырыр идек тә, Мөхәммәт белән Гарифҗан юл буе сөйләшеп барырлар иде. Без дә балалар турында, ирләребез турында, тагын әллә ниләр, әллә ниләр турында сөйләшер-көлешер идек. Ихлас күңелле, туры сүзле Лилияне беренче күрүдән үк яраттым, әле дә бик якын күрәм, авыр хәсрәте минем дә йөрәгемне телгәли...


Очрашуларны санап китүе шуңа, димәк, 1968 елдан башлап Мөхәммәтнең авырып киткән көннәренә чаклы тормыш-көнкүреш, иҗат бергә-бергә үткән диясем килә. Мөхәммәт Мәһдиевнең әсәрләрен дә китап булып басылып чыгуга укып бардым, хисемне, фикерләремне телефон аша да, очрашкан чакларда да әйтә идем, ул исә минем белән гәпкә кермичә генә тыңлап торыр иде дә, рәхмәт, рәхмәт, кенә дияр иде.


Безгә кергән чакларда китап киштәләрен карарга ярата иде ул. Кем китабының кайсы киштәгә куелганын барлап, шуңа нәтиҗә чыгаргандыр инде, мөгаен. Гарифҗанга язып биргән китаплары татар язучыларының китаплары белән янәшә – Әмирхан абый Еники китаплары артыннан ук аныкылар тезелеп китә иде. 1980 елда басылып чыккан «Ут чәчәге» китабына: «Гарифҗан! Бу китап гел безнең яшьлек еллары, гел безнең тормыш китабы. Моны дөньяга чыгарганчы, син бу китап турында байтак җылы сүз әйткән кеше бит. Ихтирам белән, М.М. 4.1.81», – дип язган.


...Беркөнне шулай Мөхәммәтләргә кердек. Кердек дип әйтүем шуңа, без инде әйләнгеч юлдан түгел, чокыр аркылы чыгып, туп-туры Галиев урамына киләбез, биш-ун минутлык юл. Чәйләп-мәйләп, дөньябызны онытып утыра торгач, төннең үтеп киткәнен, вакытның таңга авышканын да сизми калганбыз. Шунда Мөхәммәт үз башыннан узганнарны китап итеп яза башлавын сөйләп утырган, язганнарыннан бер бүлек тә укыган иде. Анда заочникларның, диплом яклаганнан соң, Казансу елгасы өстендә, күпер төбендәге ресторанда мәҗлес оештырулары турында язылган. Ул мәҗлестә Гарифҗан белән мин дә булган идем, безне Мөсәгыйть Хәбибуллин чакырган иде. Башыннан узганнарны ул «Ачы тәҗрибә» исемле китап итеп язып чыгарды. Хәер, аның күп әсәренең төп герое ул үзе бит...


Җәйге төн үтеп, таң беленә башлады. Без китәргә дип кузгалдык. Чыгып киткән чакта Мөхәммәт безгә поши мөгезен бүләк итеп тоттырды. «Бу менә Гөберчәк янындагы урман пошыеның мөгезе булыр, сезнең аны башка урында күрәчәгегез юк, бу мөгез безнең йортта гына булыр!» – диде. Зур, әллә ничә тармаклы мөгезне күтәреп, бу юлы инде турыдан чокыр аша түгел, Галиев урамы белән Себер трактына чыгып, аннан үзебезнең Новаторлар урамына кереп бара идек, каршыбызга әзмәвердәй ике егет килеп чыкты. Алар бик тә күтәренке күңел белән ниндидер мәҗлестән кайталар иде бугай, икесе дә кызмача иде, безгә бәйләнә башладылар. Тарткалашу куркыныч төс алды. Нишләргә дә белми аптырагач, мин боларга:


– Ни кылануыгыз бу, егетләр, без бит ирле-хатынлы, без әнә теге йортта гына яшибез, кирәк дисәгез, без сезне сыйлый да алабыз... – дидем. Шунда берсе, озынрак буйлысы:


– Ну вас, фәлән-фәсмәтән, блины! – диде дә Гарифҗанның кулыннан мөгезне йолкып алып китеп тә барды, икенчесе аның артыннан иярде. Без инде көләргә дә, еларга да белмәгән хәлдә өйгә элдердек. Әгәр Мөхәммәт безгә мөгез бирмәгән булса яки без: «Үзебездә дә бар, улыбыз Рәшит Әгерҗе урманы пошыеның мөгезен алып кайтты, шундый ук зур, авыр, берне түгел, икене», – дип, алмаган булсак, нәрсә белән бетәр иде мондый очрашу?!. Тәпәләгән булырлар иде шул. Алай гына булса әле...


Икенче көнне Гарифҗан якташы Мөхәммәткә хәлләрне сөйләп бирде телефоннан. Янәсе Гөберчәк урманы пошыеның мөгезе безне бәладән коткарып калды. Көлештек. Ә иң яхшысы – вакытында кайтып китү. Рәхмәт әйтеп.


Шулаен ул шулай да, җәйге төн бик кыска шул, сөйләшә башлагач, сүз бетми. Мөхәммәт кебек теленә шайтан төкергән язучыны тыңлавы дөнья рәхәте, бәхетнең дә бәхете бит ул...


Шуларны уйлыйм да аһлар орам, бигрәк иртә китте, бахыр, җитмеш бишкә тикле яшәгән булса да, таулар актара иде әле, Ходай Тәгалә биргән таланты ун кешегә җитәрлек иде аның.


Аның хакында сөйлиселәрем күп минем. Агачлар, үләннәр, йорт хайваннары белән сөйләшүен, аларның серен-сихерен белүен, насыйп булса, күп итеп язармын.


Шәһидә Максудова


Безнең мирас. - 2020. - №9. - 84-86 б. 

Теги: Шәһидә Максудова Яңалыклар Хәтер сандыгы

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру