Журнал «Безнең мирас»

Татарстан мөфтие Яңа ел белән котлады

Татарстан мөфтие Камил хәзрт Сәмигуллин республика халкын Һиҗри исәп буенча Яңа ел белән тәбрикли. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Иртәгә кояш баеганнан соң бар мөселман дөньясы Һиҗри буенча 1441 елга аяк басачак. Мөфти сүзләре буенча, Яңа елны башлап җибәрүче әлеге ай мөселманнар өчен аеруча әһәмияткә ия.
«Татарстан Республикасы мөселманнары Диня Нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да әлеге истәлекле көн белән тәбриклим! Бездә, мөселманнарда, яңа ел Мөхәррәм аеннан башлана – ул Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтеп узган изге һәм мөбарәк айларның берсе»,- ди мөфти.
«Аллаһы хозурындагы китапта айлар саны унике, җирне һәм күкләрне яраткан көннән бирле, ул унике айдан дүртесе хәрам айлар: ягъни Рәҗәб, Зүлкагъдә, Зүлхиҗҗә, Мөхәррәм айлары. Ул дүрт айда үзегезгә золым кылмагыз, бер-берегезгә ярдәмдә булыгыз, ташламагыз!» (“Тәүбә” сүрәсе, 36 нчы аять), - дип аңлатыла.
«Мөселман календаре буенча яңа 1441 ел якынлашу алдыннан мин Раббыбыздан һәрбер йортка иминлек бирүен, безнең изге гамәлләрне һәм ниятләрне кабул итүен, илебезне һәм республикабызны тынычлыктан аермавын, шулай ук мөселман өммәтенә иминлек, муллык, хәерле тормышлар бирүен сорап дога кылам. Аллаһы Тәгалә безгә киләсе елда да Аның рәхмәтенә һәм гафу итүенә өмет белән яшәү мөмкинлеген бирсә иде. Әмин», - диелгән котлау сүзләрендә.
Чыганак: Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру