Журнал «Безнең мирас»

Мишәр татарлары "Ц" хәрефенә һәйкәл куярга җыена

Чувашиянең Урмай авылы мәдәният йорты янында “ц” хәрефенә һәйкәл урнаштырачаклар. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Чувашстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов сөйләде.
“Бәлки “ц”лаштырып сөйләшүче мишәрләргә, мәдхия буларак, һәйкәл куярга кирәктер дип уйландым. Бу идеяне халык хуплады. Проект буларак ул кабул ителде, якын айларда, Алла теләсә, Урмай авылы мәдәният йорты янына һәйкәл куячакбыз”, - диде ул.
Фәрит Гыйбатдинов фикеренчә, “ц” хәрефе урнаштырылса, килгән халыкка, туристларга да кызыклы урын булачак. “Һәйкәл җирле халыкка уйланыр өчен әйбәт булыр иде”, - диде ул.
“Бөтенесе тел, милләт турында кайгыра. Без, татарлар, төрле диалектларга бүленгән, мишәрләр, типтәрләр, Себер татарлары һ.б. бар. Шул ук вакытта мишәрләрнең дә “ц”лаштырып сөйләшүчеләре бар. Кызганыч, шушы аерма югалып бара”, - диде рәис.
Фәрит Гыйбатдинов сүзләренчә, “ц”лаштырып сөйләшүче мишәрләр күбесенчә Чүпрәле, Мордовия, Башкортстан, Чувашиянең татар районнарында бар.
“Элек, Казан татарлары сөйләменә күчсәң, “әй, лыгырдап торма әле”, дип әйтәләр иде, ягъни җирле халык ул сөйләмне кабул итми иде. Соңгы вакытта авылыбызга мөнәсәбәт башка. “Ц” хәрефе сөйләмнән югала бара, сөйләмгә күбрәк рус сүзләре кыстырыла. Кызганыч, глобальләшү процессы үзенекен итә”, - ди ул.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/29/190572/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру