Журнал «Безнең мирас»

Минтимер Шәймиевның позициясе иң дөрес икәнен тормыш үзе раслады — Индус Таһиров

Татарстан һәм Минтимер Шәймиев Россияне таркалудан саклап калды. Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Россия һәм якын чит илләр тарихы кафедрасы профессоры Индус Таһиров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.


“Минтимер белән минем танышу КПСС таркалып, аның җитәкче роле югалган вакытта булды. Шул чорда партиянең республика комитеты соңгы тапкыр төзелде. Минтимер Шәрип улы да, мин дә бюро әгъзалары идек”,- дип искә алды Индус Таһиров Татарстанның беренче Президенты белән танышу мизгелләрен.


Бераз соңрак алар бергә Татарстан суверенитетын булдыру буенча эш алып бара башлый.



“Кайбер каршылыкларны бергәләп җиңәргә туры килде. Безгә каршы кешеләр, суверенлыкны Россия составында гына игълан итәргә кирәк дип, шуны булдырырга тырышты. Без исә, тулы суверенитет игълан итеп, бөтен хокукларыбызны күрсәтеп, шуннан соң гына Россия белән мөнәсәбәтләребезне аныкларга кирәклеген билгеләдек. Без үзебезне Россия составында күрсәтмәүне беренче урынга куйдык”, - диде Индус Таһиров хәтер яңартып. Моны ул Татарстанны Россия белән тигез хокуклы итеп, союздаш республикага әйләндерергә адым булуын да билгеләп үтте. Әмма алар демократлар белән крашылыкка очрый.


“Безнең декларациянең беренче вариантында татар теле бердәнбер дәүләт теле буларак күрсәтелгән иде. Без компромисс табып, демократларга ике теллелеккә риза булуыбызны күрсәттек. Алар исә суверенлыгыбызны бер нинди дәүләт составында булмауны кабул итте. Шул рәвешле килешү барлыкка килде, моны Минтимер Шәрип улы булдырды. 30 август көнне әлеге уникаль суверенлык декларациябез кабул ителде. Шунда мин Минтимер Шәймиевның һәр адымын үлчәп, һәрбер эшен ныклап уйлап эшли торган кеше икәнлеген күрдем”, - диде Индус Таһиров.


Декларация кабул итү бер нәрсә, ә Россияне моңа күндерү — икенче, ди академик. Әлеге процесс 1 ел дәвам итә. Аннан Россия һәм Татарстан ягыннан ике делегация төзелеп, сөйләшүләр алып барыла. Нәтиҗәдә, Россия Татарстанның суверен дәүләт булуына күнә, протокол кабул ителә.


“1991 елның 19 август көннендә сәгать 16.00 дә очрашып, ике Президент — Борис Ельцин һәм Минтимер Шәймиев протоколга имзаларын куярга тиеш иде. Минтимер Шәрип улы сөйләшенгән вакытка Кремльгә килә, әмма анда Ельцин булмый. Чөнки бу вакытта ГКЧП башлана. Россиядә Минтимер Шәймиевны да фетнәдә катнашуда гаепләп чыктылар. Татарстан рескомының беренче секретаре Рево Идиәтуллинга һәм Шәймиевка карата җинаять эше ачылды”, - дип искә алды И.Таһиров.


“Ул республикада иминлекне, гражданлык мөнәсәбәтләрен, дуслыкны, милләтара мөнәсәбәтләрне, дин арасындагы мөнәсәбәтләрне, гомумән, республикада тынычлыкны саклап калуны беренче урынга куйды. Монда аз гына хата җибәрсә дә, бик кыен хәлләр була иде. Чөнки ул көннәрдә Идел буе федераль округы командующие Альберт Макашов, Татарстанда берәр нинди хәл була калса, гаскәр кертү планын әзерләгән булган”, - диде Индус Таһиров.


Гаскәр кергән булса, Татарстандагы хәлләр башка төбәкләргә дә таралып, гражданнар чуалышы барлыкка килер иде, дип фаразлый академик.


“Минтимер Шәрип улының зирәклеге аркасында ул хәлләр булмый калды. Соңыннан моны аңладылар, әлбәттә. Шәймиевның позициясе иң дөрес икәнен тормыш үзе раслады. Татарстанны суверен республика гына түгел, яшәү рәвеше башкалар өчен үрнәк булырдай республика итүе өчен хөрмәт итәләр аны. Без беренче булып, Россия белән ике яклы килешү төзедек. Аннан башка төбәкләр безгә иярде. Шул рәвешле Татарстан Россияне федератив рельсларга бастыра алды. Ул чорда Татарстан һәм Шәймиев Россияне таркалудан коткарып калды”, - дигән фикердә И. Таһиров.


“Татар-информ”

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру