Журнал «Безнең мирас»

Минтимер Шәймиев: "Соңгы елларда Болгарда эшләнгән эшләр - могҗиза"

"Соңгы елларда Болгарда башкарылган эшләр күңелебезгә хуш килә. Бу эшләр могҗиза бит. Чын тормышта могҗиза күрәбез", - дип белдерде Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Изге Болгар җыены тантаналы чарасында.
"Хөрмәтле ватандашлар, мөселман кардәшләребез, кунакларыбыз! Чын тормышта могҗиза күрәбез. Халкыбызның рухи көче турында сүз бара. Бабаларыбыз ислам динен кабул иткән биредә. Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән хәзер монда изге эшләр башкарыла. 7 ел эчендә күпме эшләр эшләнде. Болгар академиясен булдыру дөрес фикер булды. Узган елда беренче ташка нигез салган идек. Быел сентябрьдә ачарбыз, дип хыялланабыз гына түгел, эшне башларбыз, дип ышанабыз. Иң мөһиме - шартлар тудырылган", - дип билгеләп узды Минтимер Шәймиев.
Дәүләт Киңәшчесе бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның "Без шушылай яшәргә тиеш" дигән сүзләренең күңелгә ятышлы булуын билгеләп узды. Минтимер Шәймиев камил ислам белеме бирү системасы булмавын, ислам дөньясында дөрес юнәлеш кирәклеген, Болгар ислам академиясенең шул максаттан төзелүен әйтте.
"Болгар ислам академиясе башка урында була алмавына тагын бер кат инандык. Без булдырабыз!" - дип белдерде Минтимер Шәймиев һәм сәламәтлек, иминлек теләде.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/20/140954/

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру