Журнал «Безнең мирас»

Минтимер Шәймиев дәрәҗәле исеме турында: “Бу - барыбызның да уртак хезмәте, уртак бүләге”

Бүген Татарстанда һәм Россия субъектлары җитәкчеләре арасында иң беренчеләрдән Россиянең Хезмәт Герое исеменә лаек булган Минтимер Шәймиевны “Казан” аэропортында зурлап каршы алдылар.  Мәскәүдән Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе белән бергә Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да кайтты. ТР парламенты башлыгы Мәскәүдә шәһәр территорияләрен үстерү буенча утырышта катнашты. Минтимер Шәймиевны "Казан" аэропортында каршы алу тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Президенты администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, министрлык җитәкчеләре катнашты.
Минтимер Шәймиевны бер төркем журналистлар да тәбрикләде. “Яхшы кәеф белән кайттым. Татарстан, аның халкы, республика белән озак идарә иткән җитәкчеләренең берсе “Россия Федерациясе Хезмәт Герое” дигән дәрәҗәле исемгә лаек булды”, - дип башлады сүзен Дәүләт Киңәшчесе, үзе турында өченче заттан сөйләп. Минемчә, бу бүләк берсүзсез барыбызныкы да! Бу - безнең уртак казаныш. Бу бүләкнең төшенчәсенә килгәндә, ул дәүләт һәм халык алдындагы зур казанышлар өчен бирелә. Бу яктан ул - аеруча кадерле бүләк, иң мөһиме – халкыбызга күрсәтелгән хезмәт. Мин әйтер идем, бу барыбызның да уртак хезмәте, уртак бүләге. Башкача була да алмый. Бер кеше дә, бервакытта да барысын да үзе генә эшли алмый. Барыгызга да рәхмәт! Хөрмәт белән каравыгыз, түземлегегез өчен! Ачулансагыз да, сүксәгез дә, сез - үз эшегезне, без үз эшебезне башкарабыз, ә инде уртак нәтиҗәбез – яхшы. Иң мөһиме – халкыбызда булган мөнәсәбәт”, - дип билгеләп узды Дәүләт Киңәшчесе.
Журналистлар: “Минтимер Шәрипович, бераз гына басып торыгыз әле, йолдызны төшерергә өлгермәдек” дигәч, “Җитешмәгәнсез икән, тагын берәр кеше лаек булыр да, тагын төшерербез”, - дип шаяртты Дәүләт киңәшчесе.
“Татар-информ”

Теги: Гөлнар Гарифуллина

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру