Мингалиев Минефатых Минегали улына хат

Исәнме, кадерле Минефатых бабай! Сиңа туган якларыңнан, Тайсуган авылыннан кайнар сәламнәремне җибәрәм. Шушы сагыну һәм юксыну тулы рәхмәт хатым синең рухыңны шатландырыр дип ышанып калам.
Кызганыч, Минефатых бабай, без синең белән бер тапкыр да күрешмәдек… Әмма дә ләкин синең турында миңа улың – минем бабай Минзаһит Минефатых улы сөйләде.


Мин еш кына сине уйлыйм, батырлыкларың алдында башымны иям. Син 1941нче елда Бөек Ватан сугышы башланып киткәч тә үк, аның беренче көннәреннән башлап, соңгы көннәренә кадәр илебезне дошманнардан саклагансың.
Фронттан килгән барлык хатларыңда, һәрберсендә куркыныч граната тавышлары ишетелә сыман. Әбием бу хатларны укыганда шатлыгыннан елаган, чөнки син исән.
Хәтимә әбием син киткәч, дүрт баланы туендырыр өчен колхозга эшләргә керә. Ул вакытларда синсез аңа бик авыр була. Әби бу авырлыкларны җиңеп балаларны аякка бастыра, кеше итә.
Бөек Ватан сугышының куркыныч чоры үтте инде, ләкин җиңү өчен үз гомерләрен биргән солдатларны онытып булмый. Хәзер, әбигә язган хатларыңны укыганда, битемнән ачы яшь ага. Синең авыртуларыңны мин күңелемдә тоям. Синең киң күкрәгеңне кочасым, яныңа утырасым, синең белән сугыш, тормыш турында сөйләшәсем килә…
Хәзерге көндә балаларың барысы да сезнең кебек хезмәт сөючән, яхшы гаиләләр корып яшиләр. Алар кайда эшкә керсәләр дә, үз эшләрен җиренә җиткереп, яратып эшлиләр. Шулай тырышып эшләгәнгә күрә, улларыңны һәм кызларыңны мактау грамоталары, рәхмәт хатлары, орден-медальләр белән дә бүләклиләр.
Кызларың һәм улларың әлеге көндә инде лаеклы ялга чыктылар һәм һәрберсенең оныклары, оныкчыклары бар.
Кадерле бабам, син минем генә түгел, безнең гаиләнең саклаучысы, яклаучысы, илебез батыры, чын герой. Мин сине үзем күрмәсәм дә фотосурәтләреңнән күреп, бабам сөйләгәннәрдән белүемә бик бәхетлемен һәм сиңа тыныч балачагым өчен башымны иеп олы рәхмәт әйтәм!
Яратып һәм сагынып, оныкчыгың Ләйсән.

Комментарий язарга