Журнал «Безнең мирас»

МИНЕМ УКУЧЫМ - ПРЕЗИДЕНТ!

Дәфтәр, йолдызлар һәм фараз


Минтимернең бала вакыты авыр чорга, авыр заманга туры килде...


Эт шомырты җыя идек – язу карасы өчен. Хәзерге авторучкалар юк бит ул чакта. Шомыртны кайнаткач, зәңгәр кара чыга иде. Шуңа манып яздык инде. Корымнан да кара ясаган чаклар булды. Укучы санына карап перо (каләм) бирәләр иде. Каз каурыйларыннан каләм ясадык. Дәфтәргә дә кытлык. Минтимер матур язуга дип бирелгән дәфтәргә йолдызлар ясаган. Минтимер, нишләп, минәйтәм, матур язу дәфтәреңә йолдызлар ясадың, дим. Шулхәтле дәфтәрне бетерәләрмени, дим. Үземчә орыштым инде үзен. Кечкенәдән сабырлыгы үзенә җитәрлек. Сабыр гына әйтә бу: «Апа... ни бит... күктә бернәрсә дә юк бит... Чип-чиста бит... Йолдызлар – чиста күктә... Минем дә чиста дәфтәргә йолдызларны ясыйсым килде», – ди.


Мин хәзер уйлыйм. Минтимернең алдан күрү сәләте, алдан күрүчәнлеге Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сыйфат булгандыр инде: Җир шарының бер ноктасында үзенең дә йолдыз буласын фаразлаган мизгел булгандыр ул...


Безнекеләр дөмбәслиләр


Мин балаларга җырлар өйрәнеп килергә куша идем. Сугыш чоры бит, сугыш турында булсын, дип әйтә идем.


Минтимер дә өйрәнеп килгән:


– Бөтенесен дә белмим, менә шушы өлешен генә беләм, – ди:


Дөмбәслиләр, дөмбәслиләр
Безнең кызыл армислар...
Тәгәриләр, тәгәриләр
Фашистлар!..


«Мин шул җирен генә отып калдым», – дип шуны җырлап күрсәтә.


«Щорс турында җыр» бар иде. Урысча ул:


«Шел отряд по берегу,
Шел издалека...»


Бу җырны бик яратып җырлый иде Минтимер...


«Ул безне өлкәннәрнең күзенә туры карарга, алдашмаска өйрәтте...» М.Шәймиев беренче укытучысы Хәдичә апа Әхмәдуллина белән. Сентябрь, 2007 ел

«Почём проса?»


Чор бик авыр булса да, балалар, шул исәптән Минтимер дә укуга да, җыр-биюгә дә сәләтле иде.


Диалоглы сөйләмле концертларда катнаша иде Минтимер. Мин өйрәткәннәрне генә түгел, үзләре уйлап табып та уйныйлар иде. Сыйныфташы Инсаф белән. Сатучы белән сатып алучы булыйп уйныйлар:


– Почём проса? – дигән була берсе.


– Әйе, әйе, улым... Мичтә кипкән корысы! – дигән була икенчесе.


Көнбагыш сатучыдан тегесе, урысча белмәгәч, «проса» дип сорый. Көнбагыш коры бит инде, тегесе «коры» дип әйтә...


Уйлар, хыяллар


– Мин прокурор булам, дигәч, бик усал кеше буласыңмыни? – дим Минтимергә.


– Юк, апа, прокурорны усал дип әйтеп булмый. Закон нәрсә куша, шуны эшлисең дә – бетте-китте! – дигән була...


Бервакыт диктант яздык. Диктантның исеме «Валерий Чкалов» иде. Диктантны язгач, Минтимер:


– Менә, апа, мин дә Чкалов кебек очучы булырга уйладым әле, – дигән була.


– Ярар, – минәйтәм, – кем булсаң да булырсың... Тик әйбәт укырга кирәк, акыллы булырга кирәк! – дим.


(2006 елның 12 декабрендә М.Ш.Шәймиевнең сеңлесе М.Ильясова белән
беренче укытучысы Х.Әхмәдуллина сөйләгәнне Ләбиб Лерон кәгазьгә төшерде.)


Безнең мирас. - 2017. - №1. - 50-51 б. 

Теги: Хәдичә Әхмәдуллина Яңалыклар Татар гаме

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру