Минем соңгы археологик табышым…

Август-сентябрь, 1962 ел.

28 июньдә 6 кеше Казаннан киттек. «Клара Цеткин» теплоходы белән. Юлда эшләп булмады, шулай да «Киек эзләреннән» дигән сериядән 3 хикәянең караламасын яздым…

31.07.1962.

Сарай-Бәркә хәрабәләренә килдек. Мәскәүлеләр килгәнче 3-4 көн киләп сарып йөрдек.

4.08.1962.

Мәскәүлеләр килделәр, 30лап кеше. 5 августтан башлап эшкә тотындык.

10.08.1962.

Казылма бик хәерче… Мин тапкан бер «сөңге башы»н исәпләмәгәндә, бернәрсә дә юк диярлек. Тиле яһүд Вайнерның уйлап чыгарган «манара»сында (бер дә манара түгел!) тагын берәр атна ахмак булырга туры килер. Дурак!

14.08.1962.

Менә ярты ай узып та китте. Көндезен, дөресрәге, Мәскәү вакыты белән көндезге бергә хәтле сукыр тычкан күк җир чукыйбыз, ә төштән соң су керәбез, балык тотабыз. Балык!..

Һәр көнне диярлек 6-7 балык. Кайбер көнне 5-6 калкан була! Хозур яшәсен Актүбә!

16.08.1962.

Бүген әллә ничек чирләп торам. Кәеф юк. Ятам.

Хәсрәт «манара»ны бүген бетерәләр бугай… Чәнчелеп китсен. Мин археолог булсам, анда вакыт та, акча да әрәм итеп тормас идем.

Ярар, Вайнерга ялган сатарга азрак булыр әле…

Бүген кичен дежур торам. Ә кәеф юк…

18.08.1962.

Лагерьдан 3 км җирдә сыер сарае салалар иде. Шунда әллә нинди сөякләр табылган. Безнең И.В[айнер] (тиле) шуны казырга уйлап (нәрсәсенә кызыкты икән ул сөякнең), шул сыер абзарының эчен казый башладык. Туфрак – масса, сөяк – аз. Ә И.В[айнер] әтәчләнә генә.

22.08.1962.

Кичә бер каберлек ачылган иде, аның яртысы стена астында булып чыкты, мин җир стенаны уеп казый башладым. Мәетнең баш очында әллә нинди чүлмәк күренә башлады, мин уекның астына карап казырга тотындым…

Кинәт әллә нәрсә өстемә капланды, бөтен дөньяны караңгылык каплаган кебек булды – бер ярым метрлы җир ишелеп, мин балчык астында калдым. Һушымны югалтмадым, чөнки йөзтүбән ятып, терсәгемә таянган килеш калганмын, ягъни күкрәк астында суларлык һава калган. Бөтен дөнья караңгы иде. Мин үземнең якты дөньяны күрәчәгемә ышандым, чөнки безнең егетләр анда бик күп иде. Берничә мәртәбә кычкырып та җибәрдем бугай. Сулыш кысылып, тыным буыла башлады. Өстән бик нык баса, хәл бетә. Аңымны җуям дигән арада, иптәшләремнең тавышлары ишетелде һәм борынга саф һава бәрелде. Бу беренче сулыш иң саф, иң шифалы, иң хозур сулыш иде… [Г. А. Ф[едоров]-Давыдов И.В.-ның җәзасын биргән, күрәсең, ул әйләнә дә бөгәрләнә… Сатлык!]

Күпме ятканмындыр, аны белмим, әмма, миңа калса, бер гомер узып, икенчесе башланган кебек… Иптәшләрнең әйтүләренә караганда, 5-6 минут күмелеп ятканмын. Билгеле, бөтенесе бик нык курыкканнар иде!..

Шулай итеп, тарих өчен каберлекләр казыйм, дип, үзем дә кабердә ятып чыктым. Әгәр хорафый кеше булса, бу «Ходайның каргышы» булып күренер иде…

Һәрхәлдә, мин бик җиңел котылдым: 3-4 кубометр туфрак басып мускулларны изгәләве генә булмаса (аркалар, уң як кабыргам, сул кул, сул аягым һәм җилкәм ярыйсы гына авырта), үлемнән дә, сыну фаҗигасеннән дә котылдым… Ә тәннең авыртуы 3-4 көннән бетәчәк. Гомумән, зарыгып көтүче хатынымның, корсактагы баламның бәхетләре бар икән. Начар ата булсам да, бар ата булыйм… Яшерен генә елап алдым. Шатлыктан…

Хәзер түшәктә ятам…

Миркасыйм Госманов (уңнан өченче) КДУ галимнәре һәм студентлары арасында. 1961 ел

25.08.1962.

Бүген ял. Ләкин мин бик иртә уяндым. Йоклап булмый. Төрле уйлар томаны томалады…

Менә дүрт көн инде, җир астында булып чыккач, чатырда тик яттым. Укыдым. «Киек эзләреннән» исемле китабыма берничә хикәя дә сызгалап куйдым. Бик эшлисе килә бу әсәр өстендә: мин аны 1957 нче елларда башлаган идем, хәзер якынча 13-14 хикәянең караламасы бар. Якынча яртысы булыр… Иртәгәдән эшли башлыйм. Ләкин күпкә хәтле әле балта-көрәккә тотынып булмас…

Безнең отряд командиры И.В. бик әшәке кеше икән: костырырлык дәрәҗәдә ялагай, ләкин түзәм хәзергә. Минем авария аңа бик зур сабак булды бугай: шапырынуы кимеде…

27.08.1962.

Бүген эшкә чыктым. Җиңел генә ул-бу белән шөгыльләндем. Көч тә, хәл дә юк, тиз арыйм. Гомумән, Сармат кабере танытты үзен…

2.09.1962.

Ял. Хәзер яңгыр ява. Иртәнге якта елгага барып ике судак тотып кайттым. Бик аз калдык – 13 кеше. Көннәр начар булгач, кәеф тә шәптән түгел… Әйтүләренә караганда, элекке профессор Туган-Барановскийның малае килгән, имеш. Минем белән бик кызыксына, имеш. Нигә? Кичен сөйләшербез.

3.09.1962.

Т[уган]-Барановский начар кеше түгел кебек; китаплар да яза икән, ләкин күбрәк бөгештереп җибәрә малаең. Алтын Урда тарихы белән кызыксына икән…

8.09.1962.

Быел берничә җирне казыдык: 1) былтыргы №2 казылманы; 2) мине җир басып калган сыер абзарының эчен; 3) И.В. уйлап чыгарган хәсрәт төрбәсен (хәер, аннан ХХ гасыр әйберләре шактый чыккан; чыккан, дим, чөнки мин үзем ул казуда эшләмәдем, авырый идем) һәм 4) былтыр казый башлаган «валны» (№10 раскоп). Соңгы участокта әйберләр күп табылды. Шулай да канәгатьләнерлек түгел. Хәер, бер әйбәт кенә хәнҗәр чыкты, мин казыган каплан.

Көннәр бер көе уза. Көндезләрен эшләп, кичләрен балык тотабыз. Мин быел да зур судак тоту буенча рекорд куйдым! Балыкчыларның күзләре янды!.. Их, соңра үзем дә төштә генә күргән кебек булырмын.

14.09.1962.

Кичә эштән кайтышлый, бер чуен кисәкләре яткан җиргә очрадым. Җентекләп карагач, җирдән чыгып яткан казан кырые күренгән иде. Бүген башлыкларга әйтеп казыган идек: төгәл бер казан килеп чыкты. Шәп! Материаллар табуда да рекорд куйдым: бу Европадагы бөтен казаннарның иң беренчеседер, чөнки моңарчы Болгарда да бөтен казан табылмаган икән!..

Беренче казан – минем соңгы археологик табышым…

16.09.1962.

Эшләрне бетердек. Иртәгә китәбез. Бүген көндез Маләй дигән татар авылына барып, җырлар язып алып кайттым. Ярыйсы гына матур әйберләр. Иртәгә сәфәр!..

17.09.1962.

Көндезге берләрдә Волгоградка килдек, йөкләрне музейга төшерешкәч (монда Алтын Урда буенча күргәзмә булачак), иптәшләр белән саубуллашып, елга портына киттем. Шушы айның 2-3ләрендә Мирфатыйх абый Зәкиевкә хат язган идем, Әстерхан архивына керер өчен таныклык сорап, чөнки миңа кайчан да булса ул архивка бер килергә кирәк булыр иде, шуңа күрә мин хәзер барып разведка ясарга булдым. Махсус килгәндә, нәрсәләр барын ачыграк белер өчен. Мирфатыйх абый бик әйбәт документ җибәргән (ул числоның уннарына килеп җиткән иде, уңган кеше шул Мирфатыйх абый). Менә хәзер «Герцен» теплоходында китеп барам. Иртәгә анда булачакмын. Анда 3-4 көн булырмын. Теплоходка утыру белән душка кереп юындым: и сагынганмын җылы суны! Шундый рәхәт каһәр суккан комнан соң… Кайбер киемнәремне юдым…

Теплоходта баруы бик рәхәт!.. Ләкин өйгә дә кайтасы килә: сагындырган, шайтан алгыры…

21.09.1962.

Кич сәгать 6да «Воровский» теплоходына утырып, Казан тарафына сәфәр тоттым.

Әстерханда булган 3 көн бушка узмады: архив материаллары белән таныштым – бик бай, бик борынгы, бетмәс хәзинә! Бу өч көндә, әлбәттә, бөтен фондлар белән танышырга мөмкинлек булмады, нибары ике генә фондтан 40лап дело карадым; шулай да архивның байлыгы турында шөбһә юк. Исәнлек булса, киләчәктә махсус килеп, айлар буенча өйрәнеп, кирәкле материалларның фотокопияләрен алырга туры килер.

…Ә хәзер кайтып барам. 1 класс каютада берүзем: чиста, аулак, күңелле! Ике ай комда ятудан соң җәннәт диярсең!

25.09.1962.

Иртәгә, ягъни 26 сентябрьдә иртәнге 6да Казанга килеп җитәчәкмен. Пароходта баруы бик күңелле булды. Ашадым, эчтем, йокладым, палубада «ак күмәч белән һава ашадым»! Көненә бер 4-5 сәгатьләп утырып, аучылык истәлекләрен язам. Кайбер кыска хикәяләр ярыйсы гына уңышлы чыга кебек. Ләкин, кем белсен, укучылар ничек каршылар? Ә минем өчен ул истәлекләр бик кадерле! Искә төшерә язган чакларымда яңадан бер дулкынланып алам!..

Фарсы теле белән шөгыльләнәм. Тел өйрәнер өчен яшьнең узган булуы күренеп тора: хәтер сиземсезләнгән…

Тәүфикъ әл-Хәкимнең «Рухына кайтуы» исемле романын укыйм. Шәп әсәр, бик сөйкемле юмор.

Һәрхәлдә, әйбәт кенә эшләдем бу 4-5 көнне, өстәвенә, бик начар түгел ял иттем. Чисталык, комфорт. Әйе, беренче класста баруы бик шәп! Уңайлы пароход өчен чехословак дусларга кычкырып рәхмәт әйтәсе килә!..

Иртәгә иртә белән Казанга җитәм; шулай итеп, археологик экспедициягә нокта куела…

Сәлисәм каршы алырмы икән? Былтыр бу вакытта ул бары таныш кыз, бик артып китсә, кәләшем генә иде, ә хәзер хатыным. Йөкле хатын бик сөйкемле булырга тиеш. Күз алдыма булачак миһербанлы ана килеп баса… Их, хәят, кызык син!..

 

Көндәлекне басмага Диләрә Госманова әзерләде.

Безнең мирас. — 2021. — №8. — 21-25 б.

Комментарий язарга