Журнал «Безнең мирас»

Мин сездән, авылдашлар...

Таныйсыңмы мине? Чит итмисеңме? Онытмадыңмы? Әйе, мин инде синең болыннарыңда юрга тайдай чапкан яланаяклы малай түгел. Мин сиңа дөнья күргән, сабырланган, аз сөйләп күп тыңларга өйрәнгән ир булып кайттым. Сиңа җитәр-җитмәс тау башында машинадан төштем дә, чемоданымны җиргә куеп, туктап калдым.


Илдар Юзеев туган ягына кайткач

Кайларга гына бармадым, ниләр генә күрмәдем! Ярты дөньяны әйләнеп чыктым дип мактана алмыйм, кызганычка каршы, минем әле чит илләрдә сәяхәттә йөргәнем юк, шулай да үз илебезне аркылыга-буйга иңләдем. Казакъ дусларның тәнгә сихәтләре булган шифалы кымызын авыз иткәндә, мин синең иркен болыннарыңның хуш исле печәнен ашаган сыерның күбекләре ташып торган җылы сөтен сагындым, каракалпак дусларның, су сорамасаң да, ширбәт итеп биргән ал-кызыл карбызларын иреннәргә тидергәндә, мин синең йомшак тиреслегеңдә үскән кабагыңны күз алдыма китердем. Украин дусларның җылы нурларда иркәләнеп үскән алмаларын кулда тотканда, мин синең бакчаларыңда үскән бәрәңгеңне уйладым. Үз гомеремдә нинди генә тәмле-шифалы сулар эчмәдем: шәфталу соклары, кока-кола, коктейль, тагын әллә ниләр... әмма кырык градуслы салкында күршебез коесындагы чиләктән эчкән судан да тәмлерәге очрамады. Әгәр бар дөньяның иң оста-маһирлары эшләгән будильникларны тезеп куеп: «Теләсә кайсын сайла», – дисәләр, мин, һич тә икеләнмичә: «Туган авылымда сызылып таң атканда моңлы тавыш белән кычкырып уяткан әтәчне китерегез!» – дияр идем. Сабый чакта йокы бигрәк тә тәмле була. Шуңа күрә микән, безнең авылда, без бәләкәй чакларда, йокларга гына түгел, җырларга да яраталар иде.


«Кара дуга, пар кыңгырау
Безнең атларда гына.
Рәхәтләнеп йоклап калдым
Сабый чакларда гына...»


Музейда шагыйрьнең шәхси әйберләре
Музей шагыйрь турындагы хатирәләрне саклый
Өч баш мөхәррир – Вахит Имамов, Ләбиб Лерон һәм Рөстәм Галиуллин Ямады авылы балалары белән
Илдар Юзеевның әнисе Шәкүрә ханым язган шигырь

Безнең мирас. - 2021. - №9. - 55-57 б. 

Теги: Илдар Юзеев Яңалыклар Татар гаме

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру