Миллият сүзлеге

Кадер кичәсе – Күп кенә галимнәр фикеренчә, Рамазанның 27 нче кичәсе, ләйләт әл-кадер. «Кадер кич» тә диләр. Шулай да Кадер кичәсенең кайсы төнне булганы төгәл итеп кенә билгеләнмәгән, ул сер булып саклана. Пәйгамбәр үзе Кадер кичәсен Рамазанның соңгы 10 көнендә эзләргә киңәш иткән.
Бу кичәдә изге гамәлләрнең савабы башка кичәләргә караганда күпкә артык дип исәпләнә, чөнки Мөхәммәд галәйһиссәламгә Коръән-Кәрим аятьләре («Галәк» сүрәсенең биш аяте) шушы кичәдә иңдерелә (вәхи килә) башлаган. Кадер (кадир, ягъни кодрәт) кичендә тәүбә кылган бәндәнең барлык гөнаһлары ярлыканыр. Мөселманнар бу төнне йокламый үткәрәләр: мәчеттә намаз укыйлар, дога кылалар, Коръән-Кәримне укыйлар. Бу кичәдә Аллаһы һәр бәндәсенең язмышы турында, аның тәкъвалыгына һәм догаларына нисбәтән, карар кабул итә.

«Кадер кичәсендә Мөхәммәд галәйһиссәламнең җаны, җиргә иңү өчен, Аллаһы Тәгаләдән рөхсәт сорар. Аллаһы Тәгалә рөхсәт бирер, гареш астыннан Мөхәммәд галәйһиссәламнең җаны иңәр, һәр мөселман-мөэмингә сәлам бирер». (Җәмаледдин Бикташидан.)

Халык арасында бу кичәдә күктә якты күренә һәм шул балкышны күзәткән кешенең барлык теләкләре кабул була, дип ышану бар. Гомумән, бу төннәрдә төрле гаҗәеп хәлләр, могҗизалар булырга мөмкин икән.

Коръән-Кәримдә 97 нче сүрә «Кадер кич сүрәсе» дип атала, аның өченче аятендә: «Ләйләтү-л-кадри хәйрун мин әлфин шәһрин», ягъни «Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк», диелгән.

Гомумән, Мәүлана Мөхәммәд Али комментарийларында ләйләт әл-кадер рамазанның 25 нче, 27 нче яки 29 нчы кичәсенә туры килә, дип искәртелә (Исламның төрле мәзһәпләрендә).

Тукайның «Кадер кич» шигыре бар. Текстолог Рашат Гайнанов фикеренчә, бу шигырь «Кадер» сүрәсендәге һәм кайбер башка сүрәләрдәге аятьләрнең татарча шигъри яңгырашыннан гыйбарәт.

//Һәр кешене Хозыр Ильяс дип бел, һәр кичне кадер киче дип бел. Сөләйман Бакыргани.

Казан адмиралтействосы (адмиралтиясе) тар. – Пётр I фәрманы буенча, 1718 елда Казансу буенда Елантау тирәсендә (Бишбалта бистәсе) Идел һәм Каспий флотилияләре өчен кораблар төзү өчен оештырылган. Кораблар төзергә йөзьяшәр нарат һәм имәннәрне кисеп кайтару өчен бик күп халыкны, нигездә татарларны шушы адмиралтиягә беркеткәннәр. Аларны алман сүзе белән – лашманнар дип атаганнар.

Кораблар өчен кайтарылган агачны адмиралтия тирәсендәге чокырда «тозлаганнар».

1710 елда Казанда Балтыйк диңгезе өчен «Орёл», «Солнце», «Полумесяц», «Северная звезда», «Город Казань» кораблары, аннары Азов диңгезе өчен 8 кораб төзелгән.

Казан адмиралтиясе 1829 елга кадәр эшләп килә. Тулаем алганда, биредә Каспий һәм Балтыйк флотлары өчен 400 чамасы төрле кораблар – фрегатлар, бриглар, люгерлар, аллиотлар һ.б. төзелә. Адмиралтия конторасы 1827 елда Әстерханга күчерелгән.

Соңрак та әлеге урын Адмиралтия бистәсе дип атап йөртелә. 1767 елның 26 маенда Казанга Идел буйлап Екатерина II «Тверь» исемле галерада килә һәм бу зур ишкәкле корабны Казанда калдырып китә. Галера озак еллар Адмиралтия бистәсендә (совет чорында – Кызыл армия бистәсе дип тә йөртелгән) агач ангарда тарихи ядкяр сыйфатында саклана һәм 1963 елда ут төртеп яндырыла. (М.Глухов «Казанский ретро-лексикон»ында бу ангар бала-чага шуклыгы аркасында 1955 елда янган дип яза, башка чыганакларда 1954 датасы да очрый. «Тверь» галерасының моделе Татарстан дәүләт музеенда бар.

Император Павел I Идел аркылы чыккан ботик та «Тверь» галерасы белән бергә торган, ул да шул вакытта харап була. Бусы Казан верфьләрендә төзелгән һәм сакланып калган бердәнбер судно булган.

Казан егылган көн тар. – Һиҗри белән 959 нчы, миляди белән 1552 нче елда, шәүвәл аеның 22се, ягъни 1 октябрь (сишәмбе көн). Унике еллык (төрки) хайван календаре буенча Сычкан елының Гакрәб аенда булган фаҗига.

Сугышта 150 мең кешедән торган Мәскәү гаскәре катнаша. Казанны 33 мең яугирдән торган милли гаскәр саклый (3 меңе нугайлар, чирмешләр дә күп булган).

//«Рас килде – фаразлар хаклыгын кара син! /Ачып хәтернең тоз сибәр ярасын. /Кан һәм сөякләр түшәлгән бу кала /Котырган этләргә каласы…» дигән тетрәндергеч юллар бүгенге шагыйрьнеке (Мөхәммәт Мирзаныкылар). Яна Казан! Дөрли-дөрли яна. /Утта яна изге Коръән, әфтиякләр. /Җиргә чүгә-чүгә тәре үбә /Сатлык җанлы, зәгыйфь аңлы бәкләр. Флёра Гыйззәтуллина.

Комментарий язарга