Миллият сүзлеге

Казан губернасы тар. – Русия­не губерналарга бүлү турындагы указга Пётр I 1709 елның 3 февраленнән соң кул куйган, дип уйлыйлар 1. Бары­сы 8 губерна оештырыла, болар: 1) Мәскәү губернасы – барлыгы 39 шәһәр; 2) Ингерманланд губернасы (1710 елда Санкт-Петербург губернасы итеп үзгәрә) – җәмгысы 29 шәһәр; 3) Киев губернасы – җәмгысы 56 шәһәр; 4) Смоленск губернасы – җәмгысы 17 шәһәр; 5) Архангелогород губернасы (Архангельск) – җәмгысы 20 шәһәр; 6) Казан губернасы – җәмгысы 71 шәһәр; 7) Азов губернасы – җәмгысы 25 шәһәр; 8) Себер губернасы – җәмгысы 339 шәһәр.

Димәк, баштагы чорда Казан губернасы, Себер губернасыннан кала, иң зурлардан исәпләнгән. Чыннан да, Казан шәһәренә Җаек, Терек, Әстерхан, Царицын (Сарысу), Дмитров, Саратов (Сарытау), Уфа, Самара, Сембер, Царев Санчурск, Кокшайск, Свияжск (Зөя), Царев Кокшайск, Алатырь, Цивилск, Чабаксар, Кашпир, Ядрин, Козьмодемьянск, Яренск, Василь, Кормыш, Темников, Нижний Новгород (Нижгар), Арзамас, Кадом, Елатьма, Касыйм, Гороховец, Муром, Мукшы, Уржум, Балахна, Вязники, Юрьевец Повольский шәһәрләре буйсынган. Болардан тыш, Казан губернасына Азов губернасыннан Пенза шәһәрен дә кушалар.

Административ бүленеш буенча Казан шәһәренең түбәндәге бистәләре (пригородки) була: Лаеш, Алатырь, Ар Малмыжы, Тәтеш, Оса, Минзәлә, Зәй, Старый Темшинск, Новый Темшинск, Тиакс, Биләр, Малинск.

Уфа каласының бистәләре: Бөре, Каракүл, Соловарный.

Шушы вакытлардан алып Русиянең административ бүленешендә «Казан патшалыгы» дигән төшенчә бетерелә.

1714 елда Казан губернасы яңача оештырылып, аңа Казан, Зөя (Свияжск), Вятка, Көнгер (Кунгур), Сембер (Симбирск) һәм Пенза шәһәрләре кергән.

1780 елларда Казан губернасы түбәндәге провинцияләргә бүленгән:

1) Вятка җире яки Вятка шәһәре. 1780 елның 22 декабре;

2) Каманың югары агымы яки Пермь шәһәре;

3) Идел белән Кама арасындагы җирләр яки Казан шәһәре. 1781 елның 23 декабре;

4) Идел белән Сура арасындагы җирләр яки Сембер шәһәре. 1780 елның 27 декабре;

5) Мукшы белән Сура арасындагы җирләр яки Пенза шәһәре. 1780 елның 31 декабре;

6) Сура белән Идел арасындагы җирләрнең көньяк өлеше яки Сарытау шәһәре;

7) Уфа җирләре инде 1734 елдан ук Казан төбәгеннән аерыла һәм 1744 елда Оренбург өлкәсе дип атала башлый, 1782 елда губерна шәһәре Уфа дип билгеләнә. (Карл Фукс буенча.)

Крәстияннәр кузгалышыннан коты очкан әби патша (Екатерина II) 1781 елда Казан губернасын наместниклык («урынчылык») итеп үзгәртә. Наместниклар императрица тарафыннан билгеләнә һәм турыдан-туры аңа буйсына. 1796 елда император Павел I Казан наместниклыгын бетереп, кабат губернага әйләндерә (1920 елга кадәр).

1913 елда Казан губернасының хәзерге Татарстанга кергән өязләрендә 156 ярминкә эшләгән.

«Казан туфаны» – Казан шәһәрендә 1926 елның язында гадәттән тыш көчле су басуны шулай дип атаганнар. Бу вакытта 2600дән артык йорт зыян күргән, барлык сәнәгый биналар су эчендә калган, дамбалар җимерелгән, тимер юл һәм трамвай хәрәкәте тукталган. Су кайбер урыннарда көзгә хәтле торган әле. Казанлылар 1927 елның кышына гына гадәти тормышка кайта алганнар.

Камай мирза – Казан ханлыгында Хөсәен бәкнең улы. Кайбер чыганакларда Камай морза Хөсәенов дип тә телгә алына. Ватанына һәм ханына хыянәт итеп, 7 казак белән Иван Грозный ягына качкан һәм шәһәрдәге вазгыятьне түкми-чәчми дошманга җиткергән сатлык җан. Урыс чыганакларында аның түбәндәге сүзләре китерелә: «Казанның үз эчендә гарнизон һәм шәһәр кешеләреннән торган утыз меңгә якын сугышчы бар. Шәһәр тышында исә атлы гаскәр һәм тышкы казаклардан торган гаскәр Япанча бәк, Чапкын белән кардәше Шунак һәм Арча бәге Яуш җитәкчелегендә сугышырга җыеналар. Аларга уңайлы вакытны күрсәтеп, биек манарадан милли әләм белән болгап, хәбәр биреп торырга тиешләр».

1552 елның 1 октябрендә Казан каласын тупка тотканнан соң кенәз Иван Камай мирзаны берничә Тау ягы кешесе белән казанлыларга илче итеп җибәрә, бирелергә тәкъдим итеп карый. Ләкин Камай мирза казанлылардан: «Баш бирмибез!» – дигән катгый сүзне генә ишетеп кайта. Камалышта калган казанлыларның җир астындагы юлдан чыгып, суны «Таһир мунчасы»ннан ерак түгел, Казан елгасы кырыендагы бер чишмәдән алулары турында да Иванга сөйләүче – шушы зат. Шуннан соң урыслар ун көн буена мунча яныннан чишмәгә таба юл казып, 4 сентябрь көнне казанлыларның яшерен юлы астына 11 кисмәк дары куеп шартлаталар.

Яшерен чишмә (Тайницкий чишмәсе – Җәшерек чишмә) моннан соң да озак вакытлар буена файдаланылып килгән әле. 1953-1955 елларда дамба төзегән вакытта чишмә күмдерелә, өсте асфальтлана. Ә бит аны татарның иң Изге чишмәсе дип игълан итәргә кирәк иде. Ихтимал, бу урынның исемен мәңгеләштерү турында уйларга хәзер дә соң түгелдер әле.

Казан алынганнан соң, Камай мирзаның урыс хакимиятләренә каршы баш күтәргән халыкны бастыруда катнашканлыгы билгеле. Газиз Гобәйдуллин Камай мирзаның «замогы» (сарае) хәзерге Әйшә авылы янындагы Иске Казан дигән җирдә булуы турында яза.

Комментарий язарга