Милли театр һәм тел

Җәй башында башкалабыз Казанда Төрки халыкларның XII «Нәүрүз» халыкара театр фестивале булып узды. Әлеге чарага Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Азәрбәйҗан, Татарстан, Кырым, Алтай, Саха-Якутия, Чувашстан, Башкортстан респуб­ликаларыннан килгән милли театрлар катнашты.Шул уңайдан, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының директоры Илфир Илшат улы Якуповка драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди берничә сорау белән мөрәҗәгать итте.

– Илфир әфәнде, әлеге чара элеккеләреннән нәрсә белән аерылды, гомумән, фестиваль төрки дөньяның милли театрлары үсешенә нәрсә бирә?

– Фестивальне уздырыр алдыннан бер ел кала үзебезгә шундый максат куйдык: биредә катнашкан театрларның саны түгел, ә алар куйган спектакльләрнең сыйфаты иң беренче урында булырга тиеш. Әлбәттә, сан мәсьәләсе бөтен регионнарга да кагылмый. Мәсәлән, Якутиядә дүрт милли театр эшли. Ә Алтайда нибары бер милли театр. Бу очракта безнең сайлау мөмкинлегебез юк. Кайбер театрларның нинди милли спектакле бар, шуны чакыртып алдык. Икенче үзенчәлек – бу елгы фестиваль Казакъстанга багышланды, алардан өч театр һәм бер фольклор төркем кабул иттек. Гадәттә Казакъстаннан ел саен унлап гариза килә. 1989 елны Россия театр әһелләре беренче «Нәүрүз» фестивален дә Алматыда үткәргән.

Без бит әле «Нәүрүз»гә Мәскәү, Петербург калаларыннан, чит илләрдән продюсерларны, театр белгечләрен һәм тәнкыйтьчеләрен дә чакырабыз. Фестиваль кысаларында аларның төрки театрлар белән элемтәсе ныгый, төрки менталитетны ныграк аңлый, төшенә башлыйлар. Бу милли театрлар өчен искиткеч файдалы. Мәсәлән, Колумбиядән килгән кунагыбызны Алтай театры артистларының тамак төбе тавышы белән җырлау ысулы бик кызыксындырды. Ул алтайлылардан бер артистны Колумбиягә, үз театры артистларын өйрәтергә чакырды. Бу төркиләрнең гореф-гадәтен, осталыгын бөтен дөньяга таныту, дигән сүз. Төрки, татар театрлары үз эчләрендә генә ябылып яшәргә тиеш түгел.

Алтай теле – үлеп баручы борынгы тел. Сер түгел, бүген күп кенә театрлар керем, тамашачы артыннан куып пьесаларны урыс телендә сәхнәләштерә башлады. Берзаман алтайлылар фестивальгә урыс телендәге спектакльнең видеоязмасын җибәргән иде. Урыс телендә алтай акценты белән искиткеч гүзәл итеп уйный башладылар. Әмма мин шунда ук видеоны туктаттым, аларның сәнгать җитәкчесенә: «Ничек сез милли театрлар фестиваленә русча спектакль җибәрергә ниятлисез?! – дип шылтыраттым. – Мин афишага ни дип языйм? Монда килгән тамашачыларга ничек аңлатыйм?» Нәтиҗәдә алар спектакльне үз туган телләрендә тәкъдим итте. Шулай итеп, фестивальнең төрки телләрне саклауда, аны дөнья халык­ларына танытудагы өлеше дә бәһасез.

«Нәүрүз» – милли театрларны бер мәйданга җыючы зур чара. Россия Федерациясенең матурлыгы аның төрлелегендә. Без төрле телдә сөйләшәбез, төрле телдә уйныйбыз. Иң мөһиме: туган телеңне һич тә онытырга ярамый! Ә милли театр үлсә, нинди регион булуга карамастан, тел дә бетә, дигән сүз. Үзебез турында дөнья халкына әйтеп, үзебезнең миллилекне күрсәтеп торырга кирәк. Төрлелектән Россия Федерациясе таркалмый, ә ныгый гына. Фестиваль тәэсирендә шуны да әкренләп аңлый башладылар.

– Аңларга тиешләр! Аңламасалар, кораб бер якка аварга мөмкин.

– Илнең бербөтенлеген саклар өчен милли фестивальләр кирәк тә инде! Бу чараны бары тик Камал театры залларында гына да үткәрү мөмкинлеге бар. Әмма без аны берничә урында – Камал, Рус яшь тамашачылар, Качалов, Тинчурин һәм «Әкият» театрларында оештырабыз. «Нәүрүз» бер үк вакытта безне дә берләштерсен, бер казанга салып бутасын! Бер елны Качалов исемендәге Рус драма театрының җитәкчесе Александр Славутский үзендә төрекләрне кабул итте. Шуның нәтиҗәсе буларак, алар Төркиягә гастрольгә барып кайтты. Бу бит «Нәүрүз» фестивале аша килгән багланыш! Артистлар үзләре эшләгән театрга килеп фестивльнең спектакльләрен карый, кызыксына, тәҗрибә туплый. ГИТИС профессоры, мәшһүр театр тәнкыйтьчесе, чит илләр театры кафедрасы мөдире Алексей Бартошевич та бирегә килде, безнең театр әһелләре белән күрешеп аралашты.

– Без төрки театрлар фести­валенә нигәдер урыс, Мәскәү, Петербург театр белгечләрен чакырабыз. Алар безнең хәлне, гореф-гадәтне, традицияләрне аңлап бетерәме соң?

– Әлбәттә, күбесе – Мәскәү, Петербург белгечләре. Шул ук вакытта Уфа, Казакъстан тәнкыйтьчеләрен дә чакырабыз. Мәскәү белгечләре алга таба да фестивальдә мәртәбәле кунакларыбыз булачак. Аларны чакырмасак, бу белгечләр Мәскәү һәм Петербург казанында гына батачак. Без аларга менә мондый дөнья да бар әле, менә болай да була әле, дип үзебезнең төрки дөньяны күрсәтергә тиеш.

– Мәскәү, Петербург белгечләре үзәктәге урыс театрлары белән чагыштырып карагач, безнекеләргә нинди бәя бирә?

– Сәнгатьтә монысы начар, монысы әйбәт дип әйтергә ярамый. Безнең үз юлыбыз. Алар безгә сокланып, ә кайвакыт көнләшеп тә карый. Кайберләренең – ак көнләшү, ә кайберләренең кара көнләшүләре сизелә! Милли театрның рухын аңламаучыларны без бүтән чакырмыйбыз. Ә Казанга килергә теләк белдерүче театр белгечләре искиткеч күп. Без бит әле аларны биредә театрлар белән генә таныштырып калмыйбыз, төрле экскурсияләргә дә йөртәбез. Театр белгечләре Казан, татар халкы тарихы, мәдәнияте белән киңрәк таныша, еш кына безне үрнәк итеп тә куялар. Чит милләтне белмичә, аны тәнкыйтьләсәң яки аның белән ниндидер уртак эш алып барсаң бу зур наданлык булыр иде һәм алар моны бик яхшы белә.

– Киләчәктә дә төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара театр фестивале шушы күркәм рухта дәвам итәрме, аны кайсы төбәккә багышларга уйлыйсыз?

– Төрки дөньяның театрлары «Нәүрүз» фестивале белән елдан-ел ныграк кызыксына. Азәрбәйҗан театр җитәкчелеге килеп, кайчан безгә багышларсыз икән, диде. Шундый ук сорау белән бүтән төбәк вәкилләре дә мөрәҗәгать итте. Кунаклар бу чараның матурлыгын, асыл мәгънәсен күрде. Икенче елга безнең мәдәни-агарту форумы булачак, ә 2017 елда янәдән милли театрлар Казанга килеп спектакль куячак. Без ул елны исә Саха-Якутия Республикасына багышларга ниятлибез. Аларның театры һәм фольклор сәнгате гаять кызык һәм үзенчәлекле.

Әңгәмәнең журналдагы исеме: «Милли театр үлсә, тел дә бетә»

Комментарий язарга