Журнал «Безнең мирас»

Ризаэддин Фәхреддин милләтләр үсеше турында

1917 елда Оренбургта чыга торган «Шура» журналында Ризаэддин Фәхреддин «Карт милләтләр үләләр, яшь милләтләр туалар» исемле мәкалә бастыра. Мәкалә авторының үз алдына ике бурыч куйганлыгы ачык күренә. Беренче бурыч – иҗтимагый фәннәрне үстерүдә көнчыгыш галимнәренең көнбатыш галимнәренә караганда алга китүе, икенче бурыч – милләтне саклап калу юлларын күрсәтү.


Риза Фәхреддин ни өчен мондый бурычлар куя соң?


Беренче бурыч болай ачыклана. Автор сүзләренчә, XIX гасыр ахырында-ХХ гасыр башында көнбатыш галимнәренең үзләрен җәмгыятьне өйрәнү фәненә нигез салучы итеп күрсәтүләре дөрес түгел, чөнки 500 ел элек гарәп галиме Ибне Хәлдун үзенең «Мөкаддимә»сендә дәүләт яшәешен кеше тормышы белән чагыштырып аңлаткан. Шулай итеп, көнбатыш галимнәре күптән билгеле булган белемнәрне яңа фән итеп күрсәтергә теләсәләр дә, бу чынбарлыкка туры килми. Әмма көнбатыш галимнәре бу фәнне үстерүгә зур өлеш керткәннәр, дип яза Риза Фәхреддин. Шул ук вакытта ул, бер яктан, Ибне Хәлдунны якласа да, икенче яктан, галим аның дәүләт яшәеше теориясенә тәнкыйть күзлегеннән карап, кимчелекләрен күрсәтә. Мәсәлән, Ибне Хәлдун фикеренчә, һәр дәүләт 100-120 елдан соң юкка чыга. Риза Фәхреддин, үз чиратында, бу фикер белән ризалашмыйча, һәрбер дәүләтнең яшәү вакыты башка сәбәпләргә нигезләнгән, дип әйтә. Шуны да искәртеп китәргә кирәк, Р.Фәхреддин бу мәкаләдә дәүләт белән милләт төшенчәләрен бер итеп күрә, алар арасында аерма тапмыйча, бертигез куллана. Шул яктан ул милләт яшәешенең сәяси теория тарафдарларына якын тора. Әлеге теорияне беренче булып XVIII гасыр голланд философы Гуго Гроций аңлата һәм аның нигезендә милләтнең сәяси берлек мәгънәсе ята, ди. Әлеге берлек башка бер дәүләт эчендә үзбилгеләнүгә омтыла һәм аның вәкилләрен уртак тел, билгеләр, дәүләткә һәм аның кануннарына лояль караш берләштерә.


Дәүләткә һәм милләткә булган карашыннан чыгып, Ризаэддин Фәхреддин икенче төп темасын да ача: ул – милләтне ничек саклап калырга?


Үз алдына галим мондый сораулар куя:


1. Зур милләт, һичшиксез, югалырга тиешме?


2. Милләтнең бетүе нинди нәтиҗәләргә китерә?


3. Милләтнең көчсезләнүендә һәм бетүендә нинди сәбәпләр ята?


4. Милләт бетүдән сакланып буламы?


Шул сорауларга җаваплар Ризаэддин Фәхреддиннең милләт үсеше теориясен тәшкил итә.


Куелган сорауларга ул болай җавап бирә:


1. Милләт бетүдән куркырга кирәкми, бу гадәти хәл, кайбер очракларда кирәкле дә. Милләтнең үлүе кеше үлеменә охшаш, ул ике очракта да тышкы һәм эчке элемтәләрнең өзелүенә бәйле.


2. Милләтнең үлеме аның кешеләре дә юкка чыга дигән сүз түгел, киресенчә, алар исән калырга һәм тагын да куәтләнергә мөмкин. Риза Фәхреддин фикеренчә, һәрбер милләт эчендә вак яшь милләтләр яши һәм карт милләт үлгәндә, алар, аның варислары буларак, элек куелган максатларга ирешәләр, җәмгыятьне, фәннәрне яңарталар. Димәк, бер милләтнең үлүе икенче бер яңа көчле милләт барлыкка килүгә сәбәп була.


3. Милләт үлүенең сәбәпләре нәрсәдә?


А) Нәселдәнлек югалу. Ягъни бер милләт икенче бер милләт арасына кереп, аның эчендә югала, икенче милләт исә, шул сәбәпле яңарып, зураеп китә.


Ә) Икътисадый сәбәп. Бу сәбәпне Ризаэддин Фәхреддин ике яктан ачып бирә. Беренчедән, ул икътисадны гореф-гадәтләр белән бәйли. Гореф-гадәтләрен онытып барган халык төшенке була, эшләргә теләге, алга таба үсешкә омтылышы булмый, шулай итеп, тормышы бозыла һәм артка таба тәгәри.


Р.Фәхреддин икенче бер хезмәтендә икътисады фәкыйрь булган халык горефгадәтләрен дә саклап кала алмый, дип билгеләп үтә. Ул киләчәктә аларның кайбер күренешләрен төрле музейларда гына күрә алачагын искәртеп уза. Икенче яктан, Ризаэддин Фәхреддин салымнарның артуын, тимер юл билетларына бәяләрнең күтәрелүен дә милләтнең юкка чыгуына икътисадый сәбәп итеп күрә. Моны ничек аңлатырга була? Безнеңчә, ди ул, халык өстендә зур салымнар булганда, тимер юл билетларына бәяләр күтәрелгәндә, кеше күбрәк үзенең көндәлек тормышын кайгырта, гаиләсен ашатырга-эчертергә акча эзли, шуңа күрә аның милләт, мәдәният турында уйланырга вакыты юк, еракта яшәүче милләттәшләре белән аралашырга мөмкинлеге аз, димәк, милләтнең эчке элемтәләре югала башлый һәм милләт үләргә мөмкин.


Б) Әхлаксызлык. Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрендә әхлак мәсьәләсе еш күтәрелә һәм күпчелек очракта ул аны гаилә темасы белән бәйләп күрсәтә. Галим фикеренчә, әхлак гаиләнең нигезендә ята һәм аннан башка ул бетә. Шул ук вакытта милләтнең нигезендә дә гаилә ята дип саный Р.Фәхреддин. Димәк, гаиләнең әхлаксызлыгы милләтнең бетүенә сәбәп була.


В) Зәгыйфь, кечкенә милләтләрне кимсетү. Көчле, зур дәүләт яки милләт аның янындагы кечкенә милләтне кимсетә башласа, бу исә зур милләтнең бетүенә сәбәп була. Р.Фәхреддиннең билгеләп үтүенчә, бу очракта зур милләтнең юкка чыгуы тиз булмый, ә кайвакыт ул тукталып калырга да мөмкин. Мәсәлән, әгәр дә зур милләтнең аны алыштырырлык варисы булмаса яки ул кечкенә милләткә золым кылудан туктаса, милләтнең таралуы кичектерелеп тора.


4. Милләтне саклап калу, аны инкыйраз юлына чыгармас өчен бердәнбер юл – алдарак күрсәтелгән сәбәпләрдән сакланырга кирәк. Ул очракта милләт яки дәүләт озак һәм яхшы яши. Шулай ук киләчәк буыннарга милләтләрнең ни өчен үлгәннәрен аңлатырга кирәк, бу исә алар үлгән милләт юлыннан бармас, ул җибәргән хаталарны кабатламас өчен әһәмиятле.


Шулай итеп, йомгак ясап, Ризаэддин Фәхреддин милләтне сәяси-мәдәни берәмлек итеп күз алдына китерә, дип әйтә алабыз. Милләт белән дәүләт аның өчен бертигез, шул ук вакытта һәрбер милләт мәдәниятен саклап калырга һәм алга таба үсеш өчен икътисадын үстереп, башка милләтләр белән катышмаска тиеш.


Лилия Байбулатова


Безнең мирас. - 2021. - №7. - 74-75 б.

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру