Журнал «Безнең мирас»

Милләт өчен курыкмыйча эшләргә кирәк — Миләүшә Айтуганова

Журналистика факультетының татар төркемнәрендә укучылар, рус төркемнәре студентларына караганда, күпкә тырыш. Продюсер һәм Казан дәүләт мәдәният институтының кино режиссурасы һәм телевидение факультетының телевидение кафедрасы мөдире, тарих фәннәре кандидаты, профессор Миләүшә Айтуганова шундый фикердә.
“Рус төркемнәрендәге студентларда инициатива, креативлык дигән әйберләр күбрәк. Татар төркемнәрендә алай ук түгел, әмма алар тырыш һәм тәртипле. Ләкин журналистикада тырышлык белән генә булмый, безгә үткен сүзле, үткен каләмле кешеләр кирәк. Татар журналистикасында Данил Сәфәров, Рәмис Латыйпов кебек шундый журналистлар бар. Алар үз фикерен әйтә ала һәм курыкмыйча шул фикерләре белән яши. Укыганда ук үткенлекне күрсәтергә, милләт өчен курыкмыйча эшләргә кирәк”, - диде М. Айтуганова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.
“Милли журналистикага яшьләрне тарту, миңа калса, сәясәткә кагылышлы мәсьәлә. Милли проблемалар беренче урында булып, җәмгыятьтә милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучылар булса, милли кадрларга нәрсә турында язарга, нинди проблемаларны күтәрергә кирәклеген күрсәтүчеләр булса, яшьләр дә милли журналистикага тартылыр иде”, - дип саный ул.
“Яшь журналистлар өчен студент вакыттан ук практика мөһим. Икенчедән, студентлар өчен остазлар мәктәбе булдыру кирәк. Мисал өчен, данлыклы журналист үзенә курс җыя һәм журналистика нигезләренә өйрәтә. Шул вакытта бу юнәлештә алга китеш булыр иде”, - дигән фикердә Миләүшә Айтуганова.
Журналистлар арасында грамоталылыкны арттыру өчен, татар телен мәктәптән үк яхшылап укытырга кирәк, ди ул.
“Бу гаиләгә дә бәйле. Бала белән балачактан ук балалар бакчасында, мәктәптә матур әдәби телдә сөйләшү мөһим. Бер көндә генә матур сөйләмгә өйрәтеп булмый”.
Мәгълүм булганча, 19 май - Татарстан Матбугаты көне. Шуңа бәйле рәвештә, милли журналистикада зур тәҗрибәсе булган шәхесләр татар матбугатын саклау һәм үстерү өчен нәрсәләр эшләргә мөмкинлеге хакында фикерләрен "Татар-информ" агентлыгы укучыларына да җиткерә.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/16/140692/

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру