Журнал «Безнең мирас»

«Матур булсын» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».

Габдулла Тукай


Матур булсын
(Татар халык җыры, Җәүдәт Фәйзи эшкәртүендә)
Син дә җырла, матур егет,
Син дә җырла, матур кыз!
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш!
Безнең ил кояшы балкый
Якты булып көн саен;
Якты булсын, якты булсын,
Якты булсын көн саен!
Илебезнең халыклары
Матур тормыш коралар;
Тыныч булсын, тыныч булсын,
Тыныч булсын дөньялар!

Сугыштан соң чыккан бу җыр тынычлыкка багышланган җырлар арасында иң матуры һәм популяры иде.


Композитор Җәүдәт Фәйзи (1910-1973) әлеге җырны 1951 елның көзендә Чаллы районының (ул вакытта шулай дип йөртелә иде) Борды авылында укытучы Наилә Әхмәтовадан язып ала.


Күренекле композитор, фольклорчы, ТАССРның (1944) һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1957), ТАССРның халык артисты (1964), Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1966), Оренбург шәһәре тумасы Җәүдәт Харис улы Фәйзи (1910-1973)

«Халык җәүһәрләре» китабында бу җыр турында композитор менә нәрсә ди: «Җыр минем күз алдымда туды дип әйтергә була. Болай булды бу. Борды мәктәбендә яңа җырлар турында сораштырып утырганда, бер ханым:


– Менә бер җыр искә төште әле. Аны укытучылар да яратып җырлый, – дип, баянда уйнаучы яшь егеткә: – Теге көйне уйна әле, – дип ымлады.


Бүлмәдә, баянга кушылып, матур тавыш белән җырланган шушы сүзләр яңгырады:


«Тынычлык турында бик матур җыр бит бу» дигән уй йөгереп үтте минем баштан...»


Ләкин алга таба җырның башка сүзләре беренче куплет белән бәйләнешсез булуы, аның таушалып беткән сүзләр белән җырлануы композиторга ошамый. Әмма, шулай булса да, җырны мактый, яңа сүзләр кирәклеген, җырның эчтәлеге матур, тыныч тормыш турында булырга тиешлеген аңлата.


Шулай итеп, укытучылар коллективы ярдәмендә, җырның яңа сүзләре языла.


«Күпмедер вакыттан соң, минем алда 5-6 куплетлы җыр ята иде инде. Икесен бер итеп, берсен юк итеп, дигәндәй, сүзләрне укмаштырып, яңадан өстәмә ике куплет барлыкка китердек. Аннары җырны баштанаяк хор белән җырлап карадык. Җыр менә шулай туды. Без аңа «Матур булсын» дигән исем бирергә булдык», – дип искә ала композитор.


Бу җыр Резеда Төхвәтуллина һәм Рузалия Гарифуллина репертуарында да бар.


Сәхифәне, «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы


(авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева)
материалларына нигезләнеп, Ләбиб Лерон әзерләде.


"Безнең мирас". - 2023. - №1. - Б. 106-107. 

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру