Журнал «Безнең мирас»

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Матбугат көне белән котлады

«Кадерле дуслар! Сезне Татарстан Республикасы Матбугат көне белән чын күңелдән котлыйм.


1998 елда Дәүләт Советы гамәлгә куйган бу һөнәри бәйрәм журналист, фотокорреспондент һәм редакторларны, блогер һәм интернет-контент булдыручыларны, нәширләр һәм полиграфистларны, басма матбугат таратучыларны — үз хезмәте белән республикабызның бердәм мәгълүмат кырын һәм гражданнарның төп конституциячел хокукларының берсе булган сүз иреген тәэмин итүче барлык һөнәр ияләрен берләштерә. Бу безнең өчен — миллионлаган битараф булмаган укучылар өчен дә бәйрәм.



Россиядә кебек үк, республикада да массакүләм мәгълүмат чаралары инде күптән мәгълүмат чыганагы гына түгел, журналистлар, актуаль көн тәртибен булдыруда турыдан-туры катнашып һәм кешеләрнең кәефенә актив тәэсир итеп, заманны чагылдырып кына калмыйча, аны тудыра да.


Татарстан медиабергәлеге һәрвакыт мәгълүматны объектив бирүе, җаваплылыгы, актив граждан позициясе, үзенең көннән-көн кирәк булуы белән аерылып торды. Моның турында республика массакүләм мәгълүмат чаралары язганнарны өземтә итеп китерүнең һәм аларның йогынтысының даими югары рейтинглары да сөйли.


Республика матбугатының гасырлар буена килгән традицияләре һәм бай тарихы бар. Газета һәм журналлар, вебсайт һәм социаль челтәрләр сәхифәләрендә республиканың йөзьеллык тарихының төп вакыйгалары гына түгел, ә төрле чорларның мохите, рухы да чагылыш тапты. Басма журналистикада һәрвакыт иҗади, талантлы һәм битараф булмаган кешеләр эшләде. Шулар арасында — күренекле язучылар, шагыйрьләр, драматурглар. Шуңа күрә дә Басма сүзгә ышаныч зур, ә журналист һөнәре зур хөрмәткә һәм танылуга лаек. Журналист осталыгы башлангычларына өйрәнүчеләргә дә, тираж саны һәм «кликбейт»лар артыннан куганда, үз исеменә һәм эшлекле репутациясенә тугры булу, элек-электән килгән традицияләрне саклап калу гаять әһәмиятле.


Коронавирус пандемиясе безнең көндәлек тормышыбызга үз төзәтмәләрен керткән бүгенге вакытта бу тагын да зур әһәмияткә ия. Турбулентлык зонасы икътисадның һәм иҗтимагый тормышның күп кенә тармакларын, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чараларын да, үз эченә суырып алды. Яңалыкларны бирү форматлары һәм тизлеге үзгәреп тора. Кайчакта каршылыклы мәгълүмат ташкыны бара торган процессларны аңлауны сизелерлек авырайта, шуңа күрә көн вазгыятенә анализ ясый, алдан ялган икәне билгеле фактларны һәм «фейкларны» аралый, мәгълүматның бихисап күләмен максатчан аудиторияләргә һәм яңалык каналларына бүлә белү журналистның югары осталыгы булып тора.


Хөрмәтле коллегалар! Һөнәри бәйрәмегез көнне уртак эшегез һәм нәтиҗәле хезмәттәшлегегез, барган вакыйгаларны дөрес яктыртуыгыз һәм Татарстанда гамәлгә ашырыла торган күләмле проектларны мәгълүмати тәэмин итүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә күтәренке рух, яңадан-яңа иҗади казанышлар һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар телим. Үзегез һәм якыннарыгыз сау-сәламәт һәм имин булсын!»

Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру