Мәрҗанинең кабер ташы

Мәгълүм булганча, мәшһүр галимебез Ш.Мәрҗани Казан шәһәренең атаклы Яңа бистә зиратында җирләнгән. Аның кабере зиратның 15 һәм 16 нчы аллеялары арасында. Әле үләренә өч ай кала ук, ягъни 1889 елның 25 гыйнварында үзенең шәкерте мулла Гобәйдуллага ул хат белән ошбу васыятен язган: «Үлсәм, каберемә бер таш яздырып куй. Бик кечкенә, бер-ике кеше генә күтәреп китәрлек булмасын. Һәм рус сүзе, рус елы куелмасын».

Галимнең каберенә көрән төстәге граниттан эшләнгән зур, мәһабәт бер таш куелган. Аның тексты гарәп графикасында, татар һәм гарәп телләрендә язылган, вафат булу датасы һиҗри ел исәбе белән күрсәтелгән.

Таштагы текстның укылышы:

Алгы ягы (уеп язылган):

1) «Мәрхүм Шиһабеддин бине Баһаэддин

2) Мәрҗани

3) хәзрәтләринең җәмегъ итдеге асаре

4) фазыл вә кәмалинә борһан катыйгдыр бәлдәи Казанда

5) кырык сәнә микъдары ләвазиме имамәт вә нәшре голүм идеб

6) 1306 сәнә һиҗриййә шәгъбан мөбарәкнең ахыр йәүмендә

7) 73 синнендә иртихаль даре бәка әйләде рахимәһүллааһү Тәгааләә рахмәтән вәәсигаһ».

Уң ягы (уеп язылган):

1) «Нәзым

2) әл-мәүтү фииһи күллүн-нәәси йәштәрикүү

3) вә ләә сүүкатүн йәбкаа вә ләә мәлик».

Сул ягы (уеп язылган):

1) «Нәзым

2) ә-ләә иннәмәәд-дүнйәә кә-зыйлли сәхәәбәтин

3) әзалләткә йәүмән сүммә ганкә идъмәхәлләт

4) фә-ләә тәккә фәрхәәнән биһәә хиинә әкъбәләт

5) вә ләә тәккә җәзәгаанән ләһәә хиинә вәлләт».

Арткы ягы (уеп язылган):

1) «Мәшһәдүл-имәәми галләәмәтил-гаалими

2) саахибит-тәсаанииф3)–ил-фәәикати вәт-тәхкыйкаатир-рааикати Шиһабеддин бине

4) Баһаэддин әл-Мәрҗани иртәхәлә иләә рахмәти

5) Раббиһи тәгаммәдәһү Сүбхәәнәһү би-гафвиһи вә кәрамиһи гашиййәтә йәүмил-әхәди

6) ли-ләйләтин бәкыййәтин мин шәгъбәәнин сәнәтә 1306

7) ситтә бәгъдә әлфин вә сәләәсәмиъәтин минәл-һиҗраһ».

Текстның хәзерге татар теленә күчермәсе:

Алгы ягы:

1) «Мәрхүм Шиһабеддин бине Баһаведдин

2) Мәрҗани

3) хәзрәтләренең җыйган әсәрләре

4) хөрмәт һәм камиллегенә катгый дәлил. Казан шәһәрендә

5) кырык ел микъдары имамлык вазыйфаларын [үтәп] һәм гыйлемнәр таратып,

6) һиҗри 1306 ел мөбарәк шәгъбанының ахыргы көнендә

7) 73 яшендә мәңгелек дөньяга күчте. Аллаһы Тәгалә аны киң рәхмәте белән рәхим кылсын».

Уң ягы:

1) «Шигырь:

2) Үлем алдында һәр кеше бертигез,

3) гади халык та, патша да».

Сул ягы:

1) «Шигырь:

2) Чынлыкта, дөнья болыт күләгәсе кебек:

3) бүген сине күләгәдә тота, соңыннан югала.

4) Ул килгән вакытта аның белән шатланма

5) һәм ул киткән чакта аның өчен кайгырма».

Арткы ягы:

1) «Имам, күренекле галим,

2) бик яхшы әсәрләр

3) һәм гүзәл хезмәтләр иясе Шиһабеддин бине

4) Баһаведдин Мәрҗани кабере. Раббысы

5) рәхмәтенә (Аллаһ Сөбханәһү аны гафу итсен һәм хөрмәтләсен) кич белән якшәмбе көн

6) һиҗри 1306 (мең өч йөз алтынчы) елның

7) шәгъбаны тәмамланырга бер төн кала күчте».

Таш үлчәмнәре: 206(223)х52-55х35-38.

1911 елда Р.Фәхреддин якын дусты һәм фикердәше Г.Баруди белән бергә Мәрҗани каберен зиярәт кылган. Шул вакытта ул, ташның тулы текстын язып алып, аны үзенең хезмәтендә теркәп калдырган. Әмма шунысы бар: Р.Фәхреддиннең тексты белән хәзерге вакытта сакланган таш тексты арасында бераз аерма бар. Мәсәлән, аның укылышыннан аермалы буларак, «Мәәтәл-гаалимү вә мәәтәлгааләм» җөмләсе хәзерге ташта юк. Шулай ук «Рахимәһүллааһү Тәгааләә рахмәтән вәәсигаһ» җөмләсендә Р.Фәхреддин текстында «Тәгааләә» сүзе төшеп калган. Башка җирләре исә туры килә. Димәк, Мәрҗани вафат булганнан соң куелган кабер ташы соңыннан икенчегә алыштырылган, дип әйтергә нигез бар.

Галимнең беренче ташы Гобәйдулла исемле шәкерте тарафыннан утыртылган булган. ХХ гасыр башында Мәрҗани кабер ташының тузган булуы хакында Борһан Шәрәф болай язып калдырган: «Шиһаб ахунд»ның кабер ташы берничә заманнар Казан мәкъбәрәсендә иң гүзәл таш булып торган иде. Инде таш өстендәге тулы айның алтыны бетеп, бөтенләй кызганыч хәлдә калган». Элек Мәрҗанигә куелган таш өстендә тулган ай торган. Г.Тукай үзенең мәшһүр «Шиһаб хәзрәт» шигырендә юкка гына галимне шуның белән чагыштырмаган:

«Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт».

Димәк, тулган ай – Мәрҗанинең символы. Әле 2017 елның язына хәтле ул тулган ай бар иде, ләкин соңыннан, галимнәр белән дә, җәмәгатьчелек белән дә киңәшләшмичә, аны ак төстәге ярымай сурәтенә алыштырып куйганнар. Әгәр дә элеккесе урынына тагын шундый ук яңа тулган ай сурәте куйган булсалар, яхшырак һәм дөресрәк булыр иде. Ярымайлы кабер ташлары күп, ә менә тулган ай куелган таш татарларда берәү генә иде, тик, кызганыч ки, хәзер юк инде.

Комментарий язарга