Журнал «Безнең мирас»

Мәрҗани хәзрәтнең вафаты (1818-1889)

Мәрҗани хәзрәте соңгы елларда үзенең картайганлыгын вә ашаган ашларының эшкәртелүе читенләшкәнлеген сөйли иде. Үлем хастасыннан элекке җәйдә Урдага кунакка барып кайтуында пароходта сөйләгән сүзләре арасында гаиләсенә бәйләнеше булган бер кешедән зарланып сөйләгәндә: «Минем гомеремнең ахыр вакытлары җитте, мин инде озак яшәмәм, Аллаһы әгъләм [яхшырак белүче], мин бу кыштан гына чыгармын», – дигән иде. Чыннан да, ошбу сәфәреннән кайткач та Ташкичүгә барды, ата вә бабаларының каберләренә зиярәт итеп, сәламәт кардәшләре белән күрешеп кайтты, кыш ахырларында авырый башлады. Авыруы көчәеп, мәдрәсәгә килүдән гаҗиз булгач, ханәсенә чакырып, дәрес бирде. Ханәсенә дәрескә шәкертләрнең яшьрәкләре дә барып, күп шәкерттән ханәнең һавасы да бозылмасын өчен, «Тәүзыйх» дәресенә керүчеләрнең генә баруы мәслихәт табылып, беренче шартның икенче бүлегеннән булды, бу дәрес 1306 ел, 13 рәҗәбтә иде, вә икенче дәрескә гакыйдә укучылар гына барып, дәрес алып кайттылар.


Вә шулай дәрескә шәкертләр бүлеп-бүлеп кенә җибәрелеп торды. Соңра, хәзрәтнең хәле авырлана башлагач, шәкертләрне дәрескә барудан туктатты. Беркөнне остаз хәзрәтләре безнең иптәшләрдән Хафиз бине Шаһиморат вә Кәшшаф бине Шәһимәрдан вә бу фәкыйрь өчебезне чакыртты. Без барсак, остаз рахимәһүллааһү [Аллаһы Тәгалә аны ярлыкасын] тәмам үлем түшәгенә яткан иде. Яткан урынында безгә бу васыятьне сөйләде: «Минем китәр вакытым якынлашты, мин сез өчегезне «Хашийәтет-Тәүзыйх»ны төзәтүдә үземнән соң калдырдым, яхшы игътибар берлән төзәтегез, мин язган дип кенә асыл нөсхәгә туры китерү белән канәгатьләнмәгез, әгәр дә өчегез бергә каршылыклы тапкан урыныгыз булса – үзегезчә төзәтерсез, мин дә сезнең кебек бәндәмен, хата кылуым бик мөмкин, хатадан бәндә азат булмас», – дип, янә берничә нәсыйхәтләрдән соң: «Хушыгыз! Аллаһыга тапшырдым», – диде, безгә мәдрәсәгә кайтырга рөхсәт итте.


Соныннан янә көннән-көн хәле зәгыйфьләнде, вә, ниһаять, 1306 һиҗри ел, шәгъбанның 28ендә дүшәмбе көнгә каршы кичтә сәгать сигездә бу галәмне калдырып китте, вә дүшәмбе көн сәгать икедән соң җеназасын мәйданда бик күп халык белән улы Борһанеддин хәзрәт үтәде. Рахимәһүллааһү Тәгаалә рахмәтән вәәсигаһ [Аллаһы Тәгалә аны киң рәхмәте белән ярлыкасын].


Авыруы вакытында даими рәвештә Коръән укыган вә: «Коръән мәгънәләре күңелгә җиңеллек бирә», – дигән. Вафат булачак көн көндез бер арада: «Бу көн сәгать сигездә алырга киләләр», – дип әйтеп куйган. Гомеренең соңгы вакытларында әйткән сүзләре: «Һәрвакыт Коръән укыгыз, һич иренмәгез, рәхәтлек күрерсез». Соңрак «...вә ләү әннә күръәнән сүййират биһил-җибәлү әү кутыйгат биһил-әрду әү күллимә биһил-мәүтә, бәл лилләһил әмру җәмига...» [Ул Коръән белән таулар урыннарыннан авышыр, җир ярылыр йә үлеләр телгә килер. Бәлки, һәр эш тә Аллаһ хозурында] аятен кабатлап укыганнан соң, «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр; лә иләһә илләллаһу вәллаһу әкбәр; Аллаһу әкбәр вә лилләһил хәмдү»не, аннан соң «Сөбханәлләзи әгъта күллә шәйэин халькаһү сүммә hәдә...» [Һәрнәрсәне бар кылып, соңыннан аңа туры юл күрсәткән Аллаһы Тәгалә һәр кимчелектән азаттыр] аятен укыган, актыкта «Аллаһу раббүнә вә раббүл галәмин» [Аллаһ безнең Раббыбыз һәм барча галәмнәрнең Раббысы], дигән.


Мәрхүм остазның «Хашийәтет-Тәүзыйх» китабын бастырырга үзенең яшәгән вакытында ук җитәр кадәр чыгымны Салих бине Сабит Гобәйдуллин биргән иде, вафатыннан соң ошбу китап басылды. Баштагы биш төпне без өч иптәш дөресләдек. Соңыннан берничә кыенлыктан Хафиз белән мин төзәтү мәҗлесенә килүдән гозерле булдык. Биш төптән соңгыларын Кәшшаф әфәнде берүзе төзәтте, вә бу турыда җаваплылык аның җилкәсендә калды. Гафаллаһу Тәгалә ганнә вә ганһу әҗмәгыйн [Аллаһы Тәгалә безне дә, аны да, барчабызны кичерсен].


Габдеррахман бине Исмәгыйль бине Гомәр әл-Хаҗитарxани (1867–1933).
1331 ел, зөлхиҗҗә 29


Безнең мирас. - 2020. - №5. - 86-87 б. 

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру