Журнал «Безнең мирас»

Көрәш мәктәбе яңадан ачылырмы?

Мари Эл республикасының көрәш һәм билбаулы көрәш федерациясе рәисе Наил Галәветдинов республикада татар-башкорт көрәше мәктәбе ябылуына борчылу белдерде. Ул Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевтан мәктәпне яңадан ачуда ярдәм сорады.

“Хөкүмәт 2007 елда Мари Элда татар-башкорт мәктәбе оештырган иде. 2017 елда, оптимальләштерү программасына эләгеп, мәктәп ябылды, көрәш секция рәвешендә генә калды”, - дип сөйләде Наил Галәветдинов.
Ул мәктәпнең 10 ел эшләү дәверендә 6 спорт мастеры әзерләвен әйтте. Алар арасында Көрәш буенча дөнья чемпионатында абсолют батыр калган Муса Галләмовны атады. “Грек-рим көрәше буенча мәктәпне калдырдылар, гәрчә аларның нәтиҗәләре безнекеннән күпкә начар иде. Хәтта ирекле көрәшне дә калдырдылар. Ә татар-башкорт көрәше мәктәбен яптылар”, - дип сөйләде федерация рәисе.
“Хәзер аерым мәктәп булмагач, гомуми составта безнең тренерлар да юк”, - дип аңлатты Наил Галәветдинов.
Милли Шура рәисе әлеге мәсьәләне хәл итәргә булышырга әзер булуын әйтте. “Безнең федерация (Татарстан көрәш федерациясе – ТИ) ягыннан да әйтербез, башлыкка хат та язармын”, - диде ул.
Алсу Исмәгыйлева, "Татар-информ"

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру