Журнал «Безнең мирас»

Җиденче “Әдәби марафон” классик язучыларның әсәрләрен укуга багышлана

Җиденче тапкыр уза торган “Әдәби марафон” чарасы татар классик язучыларның әсәрләрен укуга багышлана. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә марафонны оештыручы, “Белем.ру” оешмасы һәм “Татнетны үстерү фонды” җәмгыяте директоры Раил Гатауллин әйтте.


“Быел Татарстан китап нәшриятының 100 еллыгы уңаеннан, без җиденче марафонда катнашучыларның игътибарын күбрәк татар классик язучыларының әсәрләрен укуга юнәлтергә уйлыйбыз. Татарстан китап нәшрияты үзе бу идеяны тәкъдим итте. Без моннан йөз ел һәм аннан да элеккерәк чорда иҗат иткән язучыларның әсәрләрен кертергә планлаштырабыз”, - диде Раил Гатауллин.


Аның сүзләренчә, әле бу вакыт аралыкларын Татарстан китап нәшрияты белән ачыклап, раслап бетерергә кирәк. Бу мәсьәлә буенча төгәл ачыклык 24 мартка кадәр билгеле булачак.


“Җиденче бәйге татар халкының әдәби, мәдәни мирасын күрсәтү максатыннан эшләнә”,- диде марафонны оештыручы.



  • “Әдәби марафон” – 2017 елдан башлап ВКонтакте социаль челтәрендә даими үткәрелә торган онлайн-проект. Җиденче “Әдәби марафон” бәйгесе 1 апрельдән 21 апрельгә кадәр була. Соңгы тапкыр уздырылган “Әдәби марафон”да барлыгы 343 кеше катнашкан.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/07/182183/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру