Журнал «Безнең мирас»

Татар халкы ни өчен мандолинаны үз итә?




 1900-1907 нче елларда татар милләте милли яңарыш чорын кичерә, азга гына булса да, чикләүләрдән котыла. Шул елларда алдынгы карашлы татар яшьләре мандолина уен коралында яратып уйный башлыйлар. Хәтта аны татарның милли уен коралы дип тә йөртәләр. Мандолина турында шигырьләр, җырлар иҗат итәләр, профессиональ башкаручылар барлыкка килә. 1930-1960 нчы елларда мәшһүр мандолиначы Исмәгыйль Һилаловның эшчәнлеге истә калырлык була. Ул уйнаган дистәләгән әсәр хәзер дә Татарстан радиосы фондында саклана. Аның сәхнәдә кулларын шулкадәр килештереп, төрле хәрәкәтләр ясап уйнавын һәм көчле алкышларга күмелүен үзем дә сокланып тыңлый идем.


 Махсус музыка уку йортларында мандолина уен коралын укыту программасына кертәләр. Мәсәлән, мин белгән Арча педагогия училищесында студентларга 1970 нче елларга кадәр мандолинада уйнарга өйрәтү дәресләре керә иде.


 Мандолина саз уен коралына бик охшаган. Ул - аның үзгәртеп, кечерәйтеп ясалган бер төре: шундый ук парлап тарттырылган кыллар, кылларының көйләнелеше һәм уйнау алымнары. Итальянча да мандолина сүзе «кечерәйтелгән» (mandola) дигәнне аңлата. Татар халкы шуңа да мандолинаны үз итә. «Җан тартмаса да, кан тарта», диптер инде, яратып уйный, яратып тыңлый.


  Мандолинаның кыллары мондый тәртиптә көйләнелә:
- беренче парлап тарттырылган түбән тавышлы кыллар кече октаваның -Соль тавышына;
- икенче, өченче кыллар беренче октаваның -Pe, -Ля тавышларына;
- дүртенче кыл икенче октаваны -Ми тавышына.



Ринат Гыйләҗев, «Сорнай» фольклор ансамбленең сәнгать житәкчесе

Фото: pixabay





Теги: Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру