Журнал «Безнең мирас»

«Мән Чурамын, Чурамын...»

(«Чура батыр» дастаны – татар һәм казакъ милләтенең кардәшлеге ноктаи назарыннан)
«Чура батыр» дастаны – төрки халыкларның уртак мирасы. Татарларда дастан «Чура батыр» исеме белән мәгълүм. Казакъ кардәшләребездә исә «Шора батыр» дип атала. Шулай ук нугай һәм кыргызлар да әлеге тарихи ядкярне «Шора батыр» диләр. Дастанның төрекмән шивәсендәге нөсхәсе дә бар. Аның сюжеты барлык төркиләрдә дә охшаш булуга карамастан, тел, фактик мәгълүмат һәм кайбер детальләрдә үзгәлекләр дә күзәтелә.


Казакъ дастанында Шораның атасы Нарык – бай кеше, эреле-ваклы, бихисап терлек-малга һәм тибен (ягъни көтүлек) җирләргә, күп хезмәтчеләргә хуҗа. Ул Алтын Урда дәүләтендә, хәзерге Казакъстан, Татарстан арасындагы киң далада күчмә тормыш алып барган. Әмма Гөлханыс белән аларның баласы булмый. Казакълар, борынгы мәҗүси йола нигезендә, Баба Туклас каберен зиярәт кылып, аңа бәхетсезлек вакытында ярдәм сорап ялвара торган булганнар. Шулай итеп, дөньяга Шора аваз салган. Ир углан «ай үсәсен көн үскән», зирәк, куәтле, гадел булган. Көннәрдән беркөнне, бил алышкан вакытта, Шора айратканнарның ыру башы Али бәйнең угылын бергә-бер көрәштә үтергән. Дөрес, бу егет элек тә Шораны гына түгел, аның гаиләсен, ырудагы башка кешеләрне дә гел кыерсытып, рәнҗетеп яшәгән. Шора бу башкисәрдән күпләрне яклый һәм дан-мәртәбәгә ия була.


Али бәй, угылының үлеме турындагы хәбәрне ишеткәннән соң, таминлылардан һәм Шорадан үч алырга уйлый. Кара хан аңа әүвәле Шора янына күзәтчеләр җибәрергә, таминлылардагы хәлне белергә киңәш итә. Икейөзле хан шултикле мәкер белән эш итә ки, күзәтчедән Шорага Али бәйнең яу белән киләчәген һәм башын чабачагын хәбәр иттерә. Бу хәбәре өчен Шорадан Али бәйнең башын чабып китерүен сорый. Әлеге вакыйга кабилә арасындагы ызгыш-талашның бер күренеше генә: хан, тәхетенең иминлеген тәэмин итәр өчен, мәкерле һәм үҗәт, көчле кабилә башлыгы Али бәйне үз юлыннан юк итәргә теләгән.



Казакъларда шундый гадәт бар: әгәр дә кеше кемне дә булса үтерсә, ул аның ата-анасына яки туган-тумачасына кон түләгән һәм үтерүчене гафу иткәннәр. Кон, гадәттә, тугызар баш дүрт төрле аяклы мал – дөя, җылкы, мөгезле эре терлек, сарыктан гыйбарәт булган. Җинаятьче үзе түли алмаса, аның ыруы түләргә тиеш булган. Кабилә өчен әлеге авыр йөкләмәне башкармый калу гаять зур хурлык саналып, бөтен ыру-кабиләнең вәкиле кеше үтерү кебек олы җинаятьне кылудан сакланган. Ягъни казакъларда кеше үтерү кебек җинаятькә каршы профилактика булган.


Шора батыр тарафыннан тәкъдим ителгән конны Али бәй алмый. Кис­кен көрәш вакытында Али бәй беренче ата, ләкин аның угы Шорага тими. Шораның угы Али бәйнең йөрәгенә кадала. Шора, аның башын чабып, Кара ханга җибәрә. Нугай, татар вариантларыннан аермалы буларак, казакъ дас­танында Шорага ата-анасы, ырудашлары, гомумән аңа иминлек теләүчеләр торган җирен ташлап китәргә киңәш итә. Казан – Шораның әтисе туган төбәк, аның күп кенә туган-тумачасы, ырудашлары шунда яшәгән. Казанда ул тулысы белән үзен имин-тыныч хис итә алган. Анасы Гөлханыс, китмәсәң, имезгән сөтем хәрәм булсын, дип кичермәячәген дә белдерә.


Дастанның казакъларда булган башка версиясендә Чура батыр, үзенең Казан ханлыгында яшәүче ырудашлары белән кушылып, казакъларның кан дошманы калмыклар белән сугыша. Калмыклар (калмаклар, ягъни калучылар) Кытайның төньяк-көнчыгышындагы Җүнгәр иленнән Көнбатыш Себер, көнбатыш казакъ җирләрен кичеп, Идел буена кадәр барып җитәләр. Күчмә җүнгәрләр, кытайлар тарафыннан кысрыкланып, ХVI гасырда казакъ җирләренә һөҗүм итә. Алар, казакъ кабиләләрен куып җибәреп, көтүлекләргә хуҗа булып кына калмый, хәтта халыкны, шул исәптән картларны, хатын-кызны һәм бала-чаганы да юк итә. Кече җөзнең казакъ кабиләләре һәм аларның Казан ханлыгында яшәүче тама ыруы калмаклар белән даими ызгыш-көрәштә була.


Казан ханлыгындагы тама ыруы­ның гаскәр башында Исым белән Шо­ра торган. Исым – Казан ханының карачыбәге. Казакъ галиме Мөхәммәтҗан Тынышбаев язуынча, Исым, ягъни Ислам Нарыков – Чура Нарыковның бертуган энесе. Татар галиме Дамир Исхаков та Казан ханлыгының өч дәүләт эшлеклесе – Чура, Аликәй һәм Ислам Нарыковлар арасында туганлык мөнәсәбәте булганлыгын таный. Алар барысы да Кече җөздәге тама ыруы вәкиле, Нарыкның бертуган балалары.


Дастанның казакъча бер вариантында Нарык Кырымга түгел (татарча варианттагы кебек), Үргәнеч каласына күченә. Ошбу каланың хакименә хезмәт итә. Көннәрдән беркөнне ханның яраткан эте куяннар артыннан ауга китеп югала. Нарык, аны эзләгән вакытта, мәгарәләрнең берсендә алтын хәзинәсе таба һәм бу турыда ханга хәбәр итә. Рәхмәт йөзеннән, хан аңа би титулын бирә. Көнләшүче адәмнәр ханны Нарыкка каршы котырта башлый. Шунлыктан Нарык Казанга китәргә тели һәм бу хакта ханның рөхсәтен сорый. Хан, намуслы хезмәтчесен сарайда калдырырга теләп, айтыс (әйтеш) оештыра.


Айтыста катнашучылар Нарыкка Үргәнечтә калырга киңәш итәләр, ә ярышта җиңүче Миңсылу исемле туташны хан Нарыкка кияүгә бирә. Бу никахтан аларның улы Шора һәм кызы Ширин туа (татар вариантында Кәнибәк). Малайлар Шораны «килмешәк углы» дип үртиләр. Үргәнечкә Казанга руслар һөҗүм итүе турында хәбәр килеп җиткәннән соң, Шора, үз халкын якларга дип, тарихи ватанына ашкына. Ул Казанны талаучылар белән көрәшә, башкаланы азат итеп, яңадан Үргәнечкә китә.


Дастанның нугай вариантында Чура батырның атасы Нарыкның Дагыстаннан куылып җибәрелүенә аның Казы бәкнең энесе Канмирзаны үтерүе сәбәп, диелә. Канмирза Нарыкның хатыны Миңсылуны «кулга төшерергә» хыялланган була. Нарык, Дагыстаннан куылганнан соң, Хаҗитарханга килә һәм Акча солтанга хезмәт итә башлый. Акча солтан да Миңсылуга гашыйк була. Нарык, Акча солтанны да үтереп, чабаннар арасында яшеренә. Юлда барганда Миңсылу ир бала таба һәм аңа Шора дип исем кушалар.


Флүс Латыйфи, дастанның добруҗа татарлары хикәяләвенә нигезләнеп, Нарык батырның куылуына Казан ханының углын үтерүе сәбәп булды, ди. Бу ханзадә дә Нарыкның хатыны чибәркәй Миңсылуны көчләп «кулга төшерергә» талпынып караган. Казаннан Кырымга кайтканда аларның балалары туа. Бу балага Чура дип исем кушалар.


Добруҗа татарлары сөйләвенә караганда, Али бәй, Чура батыр булмаганда, хан белән килешеп, Нарык йортына һөҗүм итә. Нарыкны кыйный, хатыны Миңсылуны һәм сеңлесе Канибәкне җәберли, аларны мәсхәрә кыла һәм яраткан чабышкысы Тасмагерне урлап кача. Әтисе, булган хәл-әхвәлне хәбәр итеп, улын чакырта һәм үч алуны таләп итә. Чура батыр, Али бәй янына килеп, атны кире бирүен үтенә, моның өчен алмашка башка мәшһүр чабышкы атларны тәкъдим итә. Али бәк катгый рәвештә баш тарта. Чура батыр, Али бәйне йорт талауда, әтисен кыйнауда, әнисе һәм сеңлесен мәсхәрәләүдә гаепли һәм көрәшергә яки ук атышырга тәкъдим итә. Али бәй уктан атуны сайлап ала. Беренче булып атып җибәрә һәм ук чак кына Чура батырга кадалмый кала. Икенче чиратта Чура батыр атып җибәрә, ук Алинең йөрәгенә кадала. Шулай итеп, Чура яраткан чабышкысы Тасмагерне ала, атасы янына әйләнеп кайта. Ата һәм угыл Чыңгыз ханнан калган канунны яхшы хәтерли: «Караны үтергән – каралмас, түрәне үтергән котылмас!» Гади кешене үтерүчене аклау мөмкин, ә түра-чыңгызыйны үтерүче гафу ителми, качып котыла алмый. Алар шуны аңлый: Кырым ханлыгында калу шактый хәвефле һәм тизрәк китәргә кирәк. Әтисе Нарык улына шундый киңәш бирә: «Бар, анаңның рөхсәтен ал, ул бит сине сиртмәле бишектә үстергән!» Чура батыр, анасының фатихасын ала, туган-тумачасы һәм сөекле яры Алтын белән саубуллашып, Казан ханлыгына китә. Казак (ягъни урыс) гаскәриләре Казан ханлыгына һөҗүм итә калса, шәһәр халкы азатлыгы өчен сугышачагын белдерә.


Миңсылу йөкле вакытында ук бер төш күргән икән: аның улы мәшһүр баһадир булачак һәм суга батып үләчәк... Дастанның бер варианты буенча, Чура батыр бар көч-куәте белән Казан халкы азатлыгы өчен көрәшә. Берүзе калгач, әсирлеккә төшәргә теләмичә, Иделгә ташлана һәм аты белән батып үлә.


Чура батыр дастанының нугай, казакъ, татар вариантларын һәм та­рихи фактларны чагыштырып тик­шерү әсәрнең булган вакыйгаларга нигезләнеп язылганын күрсәтә. Шулай да татар варианты тарихи чынбарлыкка күпкә якынрак. Нугай, казакъ телендәге дастаннарда юлбарыслар, аҗдаһалар белән көрәш, тау, елга һәм чүлләрне кичүне тасвирлаган күренешләр бар. Ә бит таулар казакъ даласында юк, ә арысланнар, аҗдаһалар Дагыстанда да, Казакъстанда да булмаган. Чура батырның тарихи шәхес булуын һәм аның Кече җөздәге тама ыруыннан чыкканлыгын казакъ тарихчысы Мөхәммәтҗан Тынышбаев 1925 елда ук «Материалы к истории киргиз-казакского народа» дип исемләнгән китабында Карамзин һәм Левшиннарга сылтама биреп яза. Казан татарлары арасында Урта җөзнең аргын, кыпчак, ширин, барын, Кече җөзнең алчын, тама, адай һ.б. кабиләләренең вәкилләре булган. Барыннан да бигрәк аргын, кыпчак, барын һәм шириннәр Әстерхан, Кырым ханлыкларындагы кебек үк Казан ханлыгында да идарә итүче ыру булган. Ә легендар Чура батыр Нарыков – Казан ханлыгы хакимияте әгъзасы булган һәм Сафагәрәйне тәхеттән куып җибәрүдә катнашкан шәхес. Сафагәрәй, яңадан Казан тәхетенә утырганнан соң, Чура Нарыковны үтертә. Чура батырның кардәше хан диванының әгъзасы, карачебәк Аликәй, һәм Казан ханлыгы карачебәге, хакимият әгъзасы Ислам 1552 елда Казанны Явыз Иван гаскәриләреннән аяусыз саклыйлар һәм кирмән янында батырларча һәлак булалар.


Татар һәм казакъ халкының уртак тамырлары турында Татарстан җирлегендәге казакъ кабиләләре топонимнары да дәлилли. Татарстан Республикасының Буа районындагы Әлки, Азнакайдагы Әлкәй авыллары, Актаныш районындагы Чурай һәм Чуракай авыллары, мөгаен, татар халкының батыр угыллары исеме белән бәйледер. Хәзерге Актаныш районында 1747 елдан ук мәгълүм булган Адай авылына да, мөгаен, казакъларның Кече җөзендә яшәүче Адай ыруы вәкилләре күченеп, нигез салгандыр. Кукмара районында 1678 елдан ук мәгълүм булган Адай авылының да әлеге ыруга мөнәсәбәтле булуы мөмкин. Хәзерге Казакъстан Республикасының Мангистау өлкәсендә (Мангышлак) хәзер дә Кече җөзнең Адай токымы казакълары яши.


Дастан буенча Чура батырның нәсел-шәҗәрәсе болай: Арыслан, Бай­хуҗа, Ир-Түләк, Нарык. Нарык белән Миңсылудан Чура, Аликәй, Ислам, Канибәк исемле балалар туа. Аларның социаль чыгышы турында дастанда турыдан-туры дәлил бар. Чура батыр:


«Мән Чурамын, Чурамын,
Түрә түгел, карамын»,


– ди, ягъни үзенең чыңгызый түгел­леген, гади халыктан күтәрелгәнлеген белдерә.


Әсәрдә игътибарга лаеклы тагын бер әйбер бар: Миңсылу Чура батырны сиртмә бишектә тирбәтеп тәрбияли. Казакълар үз балаларын җирдәге бишектә йоклата һәм аны бер яктан икенче якка тирбәтә. Үзбәк һәм кыргызларда да шул рәвешле. Бары тик татар хатын-кызы гына баласын ак биләүгә биләп, сиртмәле (пружиналы) бишеккә сала. Аңлашыла ки, Чура батырның (Шора батырның) атасы Кече җөзнең җиде ыру кабиләсендәге тама ыруыннан, ягъни хәзерге казакъ милләтеннән, ә әнисе Миңсылу Урта Идел буеннан, ягъни аның нәсел-нәсәбе хәзерге татарларга нисбәтле. Шунлыктан әсәрнең һәр вариантында да вакыйгалар урыны Казан ханлыгы белән бәйләнешле булу очраклы күренеш түгел.


Тагын шуны да әйтергә кирәк: «Чу­ра батыр» дастаныннан кала, «Иде­гәй», «Кузы Көрпе белән Баянсылу», «Алпамша», «Камбар» кебек халык авыз иҗаты ядкярләре дә татар һәм казакъ халкының уртак иҗат җимеше.

Теги: Мурат Кәримов Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру